Ульяновскида үзешчән татар халык театрлары Тарханов исемендәге фестивальгә җыелды
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасында «Сәхнәдә — „Бердәмлек“ театры» дигән язма чыкты.
Ульяновскида үзешчән татар халык театрларының ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге 7 нче төбәкара фестивале дәвам итә. Татар мәдәният үзәге һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән үткәрелгән традицион фестивальдә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан районнары театрлары катнаша.
Үткән якшәмбе көнне Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә төбәгебезнең данлыклы сәнгать коллективы — Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» татар халык театры чыгыш ясады.
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкүрова җитәкчелек иткән театр артистлары тамашачы игътибарына танылган драматург Наил Гаитбаевның «Аты барның дәрте бар» спектаклен тәкъдим итте.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин гомерләрен татар сәнгатен үстерүгә багышлаган үзешчән артистларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Ульяновскига, Татар мәдәният үзәгенә без һәрвакыт бик теләп, ашкынып киләбез. Чөнки татар театрын яратучы тамашачылар җылы кабул итәләр, рәхмәт әйтәләр. Шул ук спектальне без 8 март бәйрәме уңаеннан авылдашларыбызга да күрсәттек», — ди Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шәкүров.