Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән
0
97
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән. «Өмет» газетасы шул хакта яза.
Иске Майна районы буенча белгечләр социаль челтәрләрдә Иске Кызылсу авылы халкының «Ханифә карчык кизләве”н төзекләндерүдә ярдәм сорап язган мөрәҗәгатенә юлыккан һәм әлеге хәбәрне район администрациясенә җиткергәннәр.
Шуннан соң бу авыл «Ульяновск өлкәсендә тирә-юнь мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу» дип аталган региональ программага кертелгән. Кизләү — чишмә уртак тырышлык белән төзекләндерелгән дә инде.