Ульяновск өлкәсендә Хәнәфи Рамазанов истәлегенә мәчет диварына истәлек тактасы куелды
0
120
![Ульяновск өлкәсендә Хәнәфи Рамазанов истәлегенә мәчет диварына истәлек тактасы куелды](https://tatar-inform.tatar/attachments/69f674608548f93e74377085af9d552ea865179a/store/crop_and_fill/59/308/432/243/780/440/a46769e6149e4fbe52772ba118d376bd51623da3b6f819c54d6c6b120c87/Screenshot_2021-10-31-18-51-51-516_com.instagram.android.jpg)
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Чынлы районы татар автономиясе һәм Үзәк диния нәзарәте тырышлыгы белән Зур Нагаткино бистәсендә Ханәфи Вәли улы ярдәмендә сафка бастырылган мәчет диварына истәлек тактасы куелды. Чарада Ханәфи Вәли улының якыннары һәм мәхәллә халкы катнашты.
« Өмет » газетасы хәбәр иткәнчә, Чынлы районын 26 ел дәвамында җитәкләгән милләттәшебез, Ульяновск өлкәсенең һәм Чынлы районының Почетлы гражданины, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ханәфи Вәли улы Рамазанов бер ел элек вафат булды.