Истанбул университеты галиме Ильяс Камаловны Төркия Президенты бүләкләде
0
76
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Ульяновск Мәләкәс районы Филип авылында туып үскән, хәзер Истанбул шәһәре университетында белем бирүче профессор, тарих фәннәре докторы Ильяс Камалов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган кулыннан бүләк алды. «Алтын Урданың Руська йогынтысы» дип исемләнгән фәнни монографиясе өчен Ильяс Камаловны «Фән үсешенә ярдәм күрсәтү» фондының медале белән бүләкләделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Ульяновск дәүләт университетын уңышлы тәмамлаган Ильяс Камалов 2008 елда шушы тема буенча үзенең докторлык диссертациясен яклый. Шуннан соң диссертациясе нигезендә китап бастырып чыгара. Аннары әлеге китапны рус теленә тәрҗемә итә һәм аны Татарстанда нәшер итү бәхетенә ирешә. Галимнең фәнни тикшеренүләре Россия, Төркия һәм Иран архивларында саклана торган тарихи документларга нигезләнә. Китапта Алтын Урданың Русь дәүләтенең сәяси, экономик, дини һәм мәдәни тормышына йогынтысы сурәтләнә. «Алтын Урда заманында рус шәһәрләре үсеш юлыннан бара, кырчылык эшчәнлеге арта, сәүдә өлкәсе җанлана. Шунысы аеруча игътибарга лаек: нәкъ менә шул вакытта салымнардан тулысынча азат ителгән Рус православие чиркәве үзенең йогынтысын сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтә, Мәскәү кенәзләренә булыша, халыкны бергә туплауга ирешә һәм шул рәвешле рус җирләрен католизацияләүдән коткарып кала», — дип яза фән докторы