Мы в Telegram
Добавить новость
Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010 Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Бәрәңге басуы арифметикасы: 60 миллионлык комбайн һәм 5 сум 20 тиенлек бәрәңге

0 36
Бәрәңге басуы арифметикасы: 60 миллионлык комбайн һәм 5 сум 20 тиенлек бәрәңге
Арча — бәрәңге белән дан тоткан район. Быел бәрәңге алырга авылга кайта алмаган идем, шуңа «Кырлай» хуҗалыгына бәрәңге алышу өчен юл тоттык. Ул хуҗалык бөтен Казанга җитәрлек бәрәңге җитештерә икән. Хуҗалыкның офисы Иске Иябаш авылында урнашкан. Анда хуҗалыкның җитәкчесе Марат Габделхәевич белән очрашырга тиеш идек, тик ул Казанга китеп барган икән, шуның өчен урынбасары Әнәс абый Кәримов килде. Аның белән бергә басуга киттек. Кыр тулы бәрәңге ята Кырда күп итеп бәрәңге таралып ята, бөтен кыр бәрәңгедә инде. «Кипсен дип тоталардыр шулай җыймыйча. Бәрәңгеләре вак икән», — дип уйлап барам. Машинадан төштек тә: «Нигә ул бәрәңгене җыймыйсыз?» — дим. «Болары инде иң вак бәрәңге, ул җыеп алганнан соң калган. Эрерәкләрен хайваннарга дип җыябыз да фермаларга таратабыз, монысы кырда кала, теләгән кеше килеп җыеп китә аны», — дип сөйләде Әнәс әфәнде. Искиткеч, күпме бәрәңге исраф булып кала. Сугыш елларында күпме кешенең гомерен саклап калыр иде ул бәрәңге, хәзер кадерен белмибез шул. Мең гектар җирдән ул вак бәрәңгене җыеп бетереп булмавын да, техниканың кирәкле бәрәңге зурлыгына көйләнүен дә аңлыйм, тик шундый кызганыч булды. Бу басудан җыелган бәрәңге сатуга чыкмый, аны орлык өчен җыялар. Элеккеге вакыттагы кебек бөтен кырга таралган, чиләкләр күтәргән апа-абыйлар юк монда. Бер трактор һәм «КамАЗ”лар гына йөри. Тракторның артына махсус бункер тагылган, бәрәңге шунда җыела. Бункерда ике кеше басып тора. Алар бәрәңге белән бергә кергән кантарларны аралыйлар икән. «Йомшак, тиресле җирләрдә кантарлар күп булмый. Иңкүлекләрдә, каты җирләрдә ташлар тагын да күп була, аннан бәрәңге алганда дүрт кеше аралап бара», — дип аңлатты Әнәс абый. Чәчүлек бәрәңгесе гектарыннан 310 центнер чыга икән. Бу трактор инде хуҗалык бәрәңге үстерә башлаган вакыттан, ун ел дәвамында иртәнге сәгать җидедән кичке җидегә кадәр эшли. Арча бәрәңгесен кайдан сатып алып була соң? «Кырлай» хуҗалыгыныкын көзге ярминкәләрдә, Казандагы сату оешмаларында табарга була. Чаллы, Ульяновск, Казахстан халкы да Арча бәрәңгесен ашый икән. «Безнең бәрәңге бөтен җирдә диярлек, бөтен Казанны ашатырлык бәрәңгебез бар, тик анда башка җирләрдән дә кертәләр», — дип елмайды Әнәс әфәнде. Ярминкәләрдә бер килограмм бәрәңгене хуҗалык 12 сумнан сата, ә узган елгы үзкыйммәте 5 сум 20 тиен булган. Бу суммага бер килограмм бәрәңге үстерү өчен кирәк булган ашламалар, ягулык, хезмәт хакы һ.б. керә. «Коры вакытта алган бәрәңге арзанрак була, аннан соң бәясе күтәрелә. Икенче икмәкнең бәясе читтән кергәннең хакыннан да тора, быел бәя әйбәт булыр дип фараз итәләр. Узган елны Белоруссия бәрәңгесе кергәч бәя төшкән иде», — дип сөйләде Әнәс Кәримов. Безнең якта элек чөгендер алганда мәктәп укучыларын, халыкны кырга чыгаралар иде. Бәрәңге алганда да халыкны ярдәмгә чакыралар икән. Тик алар кырдан бәрәңге җыеп йөрми, ә «КамАЗ”лар алып кайткан уңышны конвейерда кәсләрдән аралыйлар. Мәктәпләрне кәбестә җыйганда ярдәмгә чакыралар. Авыл халкы белән сөйләшенгән: бәрәңгедә бер көн эшләгән өчен 750 сум акча түләнә һәм бер тапкыр бушлай ашату каралган. «Хәзер бәрәңге үстерүчеләр кими» Әлбәттә, бәрәңге үстерүнең дә үз авырлыклары бар. «Бу эш оешканлыкны сорый. Техника белән дә сак эш итәргә кирәк, чөнки детальләре җимерелсә, чит илдән кайтартырга кирәк. Быел да зур комбайн чыга алмый торды, заказ биргәндә бер сан буталган да, башка деталь кайткан иде», — ди Әнәс абый. «Сез өйдә бәрәңге үстермисездер инде, кырда да әнә күпме кала бит», — дип шаяртып кына сорадым Әнәс абыйдан. «Үстерәбез, бәрәңге бит ул теләсә кайсы вакытта коткара. Хайваннарга да ашатырга кирәк. Хәзер бәрәңге үстерүчеләр дә кими. Башта бакчаның башына, аннан яртысына печән чәчәләр. Элек авыл башына төрле халыклар бәрәңге җыярга киләләр иде, хәзер алай йөрмиләр шул. Элек безнең якта бәрәңгечелек бик көчле булып алды, һәр колхозда шушы юнәлеш бар иде. Агроном „бәрәңге Шамил абый“, „бәрәңге Камил абый“ бар иде», — дип сөйләде ул. Хуҗалыкны бер көндә танытып та, үстереп тә булмый, аның өчен күп көч түгәргә кирәк. Элекке җитәкче Габделхәй Йосыпович — бу эшкә нигез салучы кеше. Кызганыч, ул февраль аенда якты дөньядан китеп барган. Аның эшен улы дәвам итә. «Шушмабаш авылындагы хуҗалык буларак эшне башлап җибәргән идек, хәзер инде 24 гектар җиребез бар. Марат Габделхәевич әтисе белән бергә бер ел эшләп калды, шуның белән тәҗрибә җыйды. Алма агачыннан ерак төшми дигән гыйбарә дә бар, ул яңалыкка күбрәк омтыла», — ди Әнәс абый. Без сөйләшеп торганда «буханка» машинасында төшке ашны алып килделәр. Эшчеләрне көненә ике тапкыр ашаталар икән, төштә һәм кичен сәгать дүртләрдә. Бүген төшкегә токмач ашы, изелгән бәрәңге белән кәтлит, чәй һәм баллы пирожки алып килгәннәр иде. Безне дә «табын артына» чакырдылар. Арча кырында, шунда ук үскән бәрәңгене ашап кайттым. Ачыккан булгангамы, кырда ашагангамы, ул бик тәмле булып тоелды. «Өйдә хатыннарыгыз бәрәңгедән ниләр пешерә? — дигән сорауга бер абый: «Безнең өйдә бәрәңге юк», — дип елмайды. Комбайныбыз батты Ашап алганнан соң басу юлы белән икенче кырга киттек. Бу кырдан җыелган бәрәңге сатуга китә, анда җир дә йомшаграк, кырда калган вак бәрәңге дә азрак кебек тоелды. Монда зур комбайн эшли. Ул бәрәңгенең сабагын да үзе чаба, җыя да. Без килеп туктаган җирдән ерактарак тирес өелеп тора, бәрәңгеләрне алып бетергәч, ул тирес кырга кертелә. Мин комбайнда йөрү марафонын дәвам итеп, бәрәңге ала торганында да йөреп карарга булдым. Кырга ачык төстәге кием киеп барырга ярамаганын беләм инде, тик җылы булуы мөһимрәк иде. Комбайнга менгәндә үк пычрандым. Комбайнчы Нияз абый Сибаев бишенче ел бу машинаны йөртә. Татарстанда шундый өч комбайн бар, ди, икесе — Арчада. Нияз әфәнденең әтисе дә комбайнчы булган, ул әтисе эзеннән киткән. «Тамбовка дүрт көнгә комбайнчыга укырга бардым, безне Габделхәй Йосыпович җибәргән иде», — ди. Нияз әфәнденең үзенең дә ике баласы бар. «Кызым Казанда табиб булып эшли, ә малай механизатор белгечлегенә укый. Армиядә хезмәт итеп кайтсын әле, соңыннан нишләячәген күз күрер», — ди ул. Комбайн эчендәге экраннан бәрәңгенең бункерга сикерә-сикерә кергәне дә, чыкканы да — барысы да күренеп тора. Комбайн бер үк вакытта дүрт буразнадан бәрәңгене алып бара. Элек үгезләр, атлар белән бәрәңге алганнар, ә хәзер төймәләргә басасы да руль әйләндерәсе. Читтән караганда шулай җиңел кебек ул, чынлыкта алай түгел. Төймәләр дигәннән дә, комбайнның идәнендә басыла торган педаль бар икән, мин шуңа басып барганымны сизмәдем дә. Нияз абый сизеп алды, басмаска кушты. Алдарак елга узган дымлы җир бар икән. Шунда комбайныбыз батып калмасынмы! Мин куркып калдым, тик тәҗрибәле комбайнчы өчен бу каршылыкны җиңү берни тормый инде, аның әллә ни исе дә китмәде кебек. Әкрен генә чыктык ул сулыкны. Комбайн алдыннан кошлар очып йөри, бәрәңге янына кереп китәргә курыкмыйлар да. Мин дә монда бәрәңге алышам дип килгән идем. Комбайнчы янында утырып йөрү ярдәм итүгә керәме ул? Ничек кенә булмасын, 60 миллионлык машинада йөреп кайттым инде. Нияз абый белән дә калган вак бәрәңгенең күп булуы турында сөйләштек. «Ул транспортер аша ике тапкыр уза, тик бик ваклары барыбер коелып кала. Халыкка эре бәрәңге генә кирәк. Ат аунаган җирдә йон кала бит инде. Узган елны бик яхшы иде бәрәңге, тик быел да начар түгел, әйбәт. Өйдә дә унике капчык бәрәңге утырткан идек, йөздән артык капчык уңыш булды», — ди Наил абый. Комбайн ике смена эшли, комбайнчылар атна саен көндезге һәм төнге сменаларны аралаштырып хезмәт куялар. Бункер тулгач, машина сигнал бирде, комбайн туктаганны күрүгә «КамаАЗ» да килеп җитте. Сикерештеләр бәрәңгеләр арбага. Өч кило бәрәңге кило ярым фуражны алыштыра «КамАЗ»лар бәрәңгеләрне яшелчә базасына алып кайталар. Чәчүлек һәм сату бәрәңгесе бер складка кайтмый. Чәчүлеккә дигәнен әле кыш дәвамында аралаячаклар, ә сатуга дигәнен хәзер үк аралап, капчыкларга тутыралар. Йөк машинасының арбасыннан бәрәңге ике якка аерылып китә: 5 сантиметрдан зурраклары сул як конвейерга, ә кечрәкләре — уң якка. Башта уң якны карыйк. Анда барысы дүрт кеше бәрәңгене аралап тора. Черек, начар бәрәңгене, кәсләрне алып аталар да, бәрәңге үлчәнеп, сетка капчыкта чыга. Аннан соң икенче караңгы залга чыгарып куялар. Бигрәк җаваплы эш инде ул, бер черек бәрәңге китсә ялгыш, күпме хезмәт юкка чыга. Сулга киткән вак бәрәңгеләрне ике кеше аралап тора, аннан соң ул бәрәңге юыла һәм терлекләргә азык була. Өч килограмм бәрәңге кило ярым фуражны алыштыра икән. Александр исемле агроном егет быел җиде сорт бәрәңге утыртуларын сөйләде. «Иртә өлгерә торган кызыл бәрәңгене август ахырында җыя башлыйбыз, „зәңгәр күзле“ бәрәңге крахмаллырак була, аңа да сорау бар. Болар икесе дә Россия сортлары. Хәзер җыя торган сары бәрәңге — „Гала“, ул чит ил сорты. Россия сортларын чит илнекеләр белән чагыштырсак, Россия бәрәңгесенең бүлбеләре бик шома һәм түгәрәк булмый, алар төрле формада булалар. Ә сары бәрәңгеләр түгәрәк», — ди ул. Хуҗалыкта бәрәңгенең яртысын да алып бетермәгәннәр әле, эшләре күп. Арча кырларына эшләргә дә, бушлай бәрәңге җыярга да килеп була.



Ульяновск

«Осиновый кол в дворянский Симбирск»


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

В Пензе стартовали соревнования по спортивному ориентированию

Ульяновская «Волга» уступила на своём поле «Спартаку» из Костромы

Новости Ульяновска

В Ульяновске дети росгвардейцев посетили кукольный театр

Ульяновские медики проверили здоровье у тренеров и работников школы олимпийского резерва

Ульяновская «Волга» уступила на своём поле «Спартаку» из Костромы

В Ульяновске разыграли «Кубок военной разведки»


Жители Самарской области активизировались в поиске работы

Прогноз погоды от синоптиков на 13 мая в Ульяновской области

Китайский «Транзит»: тест фургона JMC Fushun

На севере Ульяновска нашли замерзшего мужчину. Он скончался в скорой


Изготовил и хранил у себя наркотики и оружие. Житель региона проведёт в колонии почти пять лет

В Ульяновске стали чаще жениться

На севере Ульяновска нашли замерзшего мужчину. Он скончался в скорой

В Ульяновске стали реже разводиться и делать аборты


Губернатор Ульяновской области Алексей Русских
Ульяновская область

В День Победы Алексей Русских навестил пациентов госпиталя ветеранов


Частные объявления в Ульяновске



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Булат Окуджава

Ивана Урганта исключили из программы концерта памяти Булата Окуджавы



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ульяновск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Вдова Окуджавы извинилась за программу концерта, из которой исключили Урганта

"Они убрали Листьева". Лоза назвал виновников убийства Владислава Листьева

Волочкова опровергла обвинения в алкоголизме

Телеведущего Урганта исключили из концерта памяти Окуджавы "Заезжий музыкант"


Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме


My journey into the dark heart of modern chess

nadal_rafael1280

Mastering the Art of Automotive Enhancement

Camila Giorgi ‘flees Italy with family’ as tennis star-turned-lingerie model breaks silence on retirement mystery