КАМАЗ һәм Лада бәрелешкәннән соң өлкән яшьтәге ир һәм аның кызы хастаханәгә эләккән
0
53
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы авариядән соң өлкән яшьтәге ир-ат һәм аның кызы хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Юл-транспорт фаҗигасе бүген көндез, Чүпрәледән Зур Аксуга бара торган юлда булган. Монда «КАМАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән 14нче модельле «Лада» машинасы бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина кюветка очкан һәм әйләнеп капланган.
«Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килде. Алар ике зыян күргән кешене — олы яшьтәге ир-атны һәм аның кызын алып китте», — дип сөйләде фаҗиганең шаһитлары..