Добавить новость

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Бездә дәүләтчелек алып бирердәй шагыйрь булмаган»: Шәехзадә Бабичны искә алу

0 116

Ачык лекциядә Шәехзадә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Галимҗан Гыйльмановның шәхси архивында саклана.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шәехзадә Бабич – турыдан-туры Тукай мәктәбе әдибе»

– Шәехзадә Бабич – йөрәгемдә, бәгъремдә, күңелемдә, уемда, язмышымда ул. 1972-1973 еллардан башлап мәктәптә укыганда ук Шәехзадә Бабичка багышланган беренче хезмәтләремне яздым. Бүгенге көнгә кадәр Бабич – көн тәртибендә, - дип лекцияне башлап җибәрде Галимҗан Гыйльманов.

– Әле берничә көн элек кенә Башкортстанга кайтып килдем. Мин Дүртөйле районы Әсән авылында туып үстем, Бабич та әлеге авылда туган. Шәехзадә Бабич Башкортстанда да зур дәрәҗәдә йөри. Башкортстанның бөтен дәреслекләре һәм фәнни хезмәтләрендә: «Ул – классик шагыйрь һәм башкорт милли әдәбиятына нигез салучы», - дип әйтелә. Дөресен әйткәндә, ул башкорт телендә язган беренче шагыйрь. Башкорт фольклорын да беренче булып җыйган. Гомумән, беренче башкорт моңын, аның мәдәниятен өйрәнгән. Башкорт халыклары арасында популярлык казанган. Бу милли хәрәкәт белән бәйле.

Ул – сәясәтче. Кабинетларда гына утырган сәясәтче түгел, халык арасына чыгып йөргән. Халык белән ул сөйләшкән! Димәк, милли хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган һәм аны алга алып барган. Шуңа күрә башкорт халкы алдына чыгу өчен башкорт телендә шигырьләр язарга кирәк булган. Шунлыктан, башкорт милли шигъриятен үзеннән-үзе тудырырга тиеш булган: башкорт яшьләренең «Дулкын» дигән беренче берләшмәсен төзегән. Башкорт телендә беренче газеталар чыгарган һәм бөтен өлкәдә беренчелектә булган!

Башкортстан хөкүмәтен төзегән вакытта да ул аның баш секретаре булган һәм протоколлар, чыгышлар да аның кулы аша үткән. Шуңа күрә Шәехзадә Бабич – башкорт әдәбиятына, мәдәниятенә нигез салучыларның берсе дип әйтә алабыз, ләкин ул бит нигез салырлык шәхес булып ирешкән! Ә шәхес болай гына килеп чыга алмый. Шәхеснең остазлары, мәктәбе, мохите, методологик базасы була. Бу – Габдулла Тукайдан килә.

Шәехзадә Бабич – турыдан-туры Тукай мәктәбе кешесе. Ул инде мәдрәсәгә укырга кергәч тә Тукай шигырьләрен сәхнәдән сөйләгән. Бабич шәхеслеккә юлны кайдан башлаган, дисәләр, Тукай артыннан, эзеннән барган дип әйтә алабыз. Һәм ул анда күңеле өчен бик зур байлык таба. Шуңа күрә Шәехзадә Бабичны турыдан-туры Тукай мәктәбеннән чыккан шәхес дип әйтә алабыз.

Борынгы Көнчыгыш әдәбиятын Бабич яхшы белгән, чөнки ул җәдиди мәдрәсәдә укыган. Әтисе Мөхәммәтзакир Бабич – имам, галим кеше. Көнчыгышны белгән, газета-журналлар алдырган, төрки дөнья белән элемтәдә торган. Гарәп, фарсы телләрендә хезмәтләр язган. Исламга кадәрге гарәп шигърияте дә аны үзенә тарткан. Ул бик көчле символик шигърият. Бабичның бөтен шигърияте көчле, шартлы, романтик символизмга нигезләнгән. Аның фикере халыкчан. Бөтен җирендә халык мәнфәгате. Шул ук вакытта пәрдәне ачып бетерми.

Тукай белән беррәттән, исламга кадәрге гарәп шагыйре Имрелкайс һәм казахларның атаклы шагыйре Абай иҗатын да бик яхшы белгән ул. Чөнки ике ел казах далаларына чыгып йөргән. Төрки дөнья Уфа, Әсән, Казан белән генә чикләнмәгәнен, еракка китүен, далалар мәдәнияте барлыгын аңлый. Шуңа күрә Абайны ул шулай ук күңеленә якын ала. Бу вакытта Шәехзадә Бабичка 15-16 яшь була...

«Галимҗан Ибраһимов: «Киләчәк синең кулда», - дип, Бабичны караватның өстенә яткырган»

– Шәехзадә Бабич – татар шагыйре. Чөнки ул – Тукайчы. Тукайны дәвам итүче кеше. Иҗатының башлангыч чоры – Тукай стиле, методологиясе, образы, иҗат итү манерасы. 1914-1915 елларда Шәехзадә Бабич башка төрле юл сайлый – романтик-хыялый балладик-ироник-пародик стильләр сайлый башлый. Мавыктыргыч, хыялый әдәбият тудырмакчы була. Тукайдан ераклашкан кебек, ләкин база кала. 1913 елда Шәехзадә Бабичны Дәрдемәнд күреп кала: алар якыннан аралашалар. Алга таба Бабич 1913-1917 елларда «Шура» журналына җибәргән һәр шигырен Дәрдемәнд бастыра. Ул шигырьләр кыйтга жанрында языла. Әйтүләре буенча, Дәрдемәнд Бабичка киңәшләрен язып, хатлар да җибәргәләгән. Дәрдемәнд аны өенә дә чакырткан булган. Димәк, алар арасында аралашу булган. Бабич – Дәрдемәнд мәктәбенә якынлаша. Дәрдемәнд – бөтенләй башка бер дөнья, анда фәлсәфә, милли символика һ.б. бар. Бабич Дәрдемәнд юнәлешенә дә кереп ала.

Әлбәттә, Шәехзадә Бабич Сәгыйть Рәмиев белән дә якыннан аралашкан. Мәҗит Гафури – аның дусты, иптәше була. Нәҗип Думави, Зариф Бәшири, Сәгыйть Сүнчәләй һ.б. белән аралаша. Сүнчәләй белән холыклары туры килмәгән, бер-берсенә пародияләр язганнар. Сүнчәләй әз генә һавалырак кеше була, чөнки Тукай белән хат алышкан, аның дусты! Бабич кебек малайларны өнәп бетермәгән. Шуңа да Шәехзадә Бабич пародияләр язып, аны «чеметкән».

Гомумән, татар әдәбияты, әдипләре бөтен Шәехзадә Бабичны шәкерт буларак кына белгән. Ул «Галия» мәдрәсәсендә биш ел укый. «Галия» мәдрәсәсе – хәзерге институтлар кебек – анда хәтта француз теле дә укытылган. Хәтта физкультура дәресенә Төркиядән укытучы чакыртканнар. Биш ел эчендә бөтен төрки дөньяда мәшһүр, атаклы, танылган шәхес булып өлгерә Бабич. Ул вакытта аның бер китабы да чыкмый, әмма әсәрләре бөтен җирдә басылып чыккан.

Карап торышка да гади егет: колаклары тырпаеп торган, ләкин бик мөлаем, яраттыра белә торган кеше була. Гел аңа тартылганнар. Шәкерт-шагыйрь булып, бер китабы чыкмаса да, аны Дәрдемәнд тә, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимов – бөтенесе белгән. Галимҗан Ибраһимов – Бабичның укытучысы! Ул «Галия» мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан. Махсус Бабичны гына укытырга килгән, диярсең... Казаннан бөтен әйберен ташлап килеп, Бабичны укыткан. Ибраһимов Бабичны шәкерт килеш бик югары бәяләгән. Галимҗан Ибраһимов аны фатирына чакырып, көннәр, сәгатьләр буе сөйләшеп утырганнар. Йокларга ятканда Ибраһимов: «Киләчәк синең кулда», - дип, Бабичны өскә яткыра, үзе карават астына ята. Галимҗан Ибраһимов Шәехзадә Бабичны мәдәни-гыйльми мохиткә алып килә һәм аңа гыйльми тәрбия бирә. «Тикшеренүләрендә ул мин күз алдына китерә алмый торган энҗеләр чәчрәтә иде. Мин аңа Чыңгыз хан буенча әсәр язарга бирдем, ул аны шундый итеп язып бирде!» - дип әйтә.

Бабичны Зыя Камали, Зәки Вәлиди, Фатих Сәйфи-Казанлы да укыткан.

«Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Галимҗан Нигъмәти һәм башка бик күпләргә юл күрсәткән»

– Шул вакытта шәкертнең шәкертләре барлыкка килә башлый. Магик шаукым белән шөгыльләнүче шагыйрьләр өчен әдәби түгәрәк оеша. Утны сүндереп, караңгылыкта магик халәткә кереп, шигырь укыганнар. Яки шул халәткә кереп шигырь язганнар. Шул түгәрәктә Хәсән Туфан да булган. «Беренче йолдызлар» дигән шигырен дә ул шушы түгәрәктә булганда яза. Ул гына түгел, Шәехзадә Бабич башка мәдрәсәләрдән дә үзенә шәкертләр эзли башлый. Мәсәлән, «Хәсәния» мәдрәсәсендә Нәкый Исәнбәт укыган. Бабичны ишетеп калган һәм аны барып таба. «Дәфтәреңне биреп тор әле, карыйм әле», - ди аңа Бабич. Бер-ике айдан Исәнбәтнең дәфтәрен китереп бирә. Һәм ул анда Исәнбәтнең иҗатын куәтләп, дәртләндереп, «алдагы тормышың парлак – якты булыр, иҗат ит», - дип җылы теләкләрен яза.

«Яшә, Нәкый! Мин сине тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәт Нәкый! Бик шат улдым, мәмнүн улдым мин сиңа, рәхмәт, Нәкый! Мин өметлемен миңа, истикбалең парлак синең, һәм булачак (инша Алла) мәртәбәң «чарлак» синең... Ихтирам илә кардәшеңез Ш.Бабичев»

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина. Нәкый Исәнбәт архивыннан Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итте

Берзаман шәкертләр арасында дипломация сөйләү конкурсын оештыралар. Шәехзадә Бабич – үзәктә. Риза Ишморат дигән шәкерт килеп чыга. Бабич пәрдә артында аңа киңәшләрен бирә, өйрәтә. Риза Ишморат шул киңәшләрне истә тотып конкурста җиңеп кайта.

Шәехзадә Бабич әдәбият түгәрәге җитәкчесе итеп Галимҗан Нигъмәтине үз урынына калдыра. «Парлак» дигән әдәби стенгазета чыгаралар, аны редактор итеп куя. Казахлардан анда 20ләп бала укыган, алар барысы да атаклы язучылар, классиклар булып киткәннәр. Үзбәкләр, төрекмәннәр һ.б. Бабич барысын да үзенә карата алган. Шуңа күрә дә ул «Галия» мәдрәсәсе ректоры Зыя Камалинең төп ярдәмчесе була, хәтта аның улын өенә барып укыта.

Менә шундый шәхес Уфада формалаша. Анда бөтен нәрсә татарча, татар әдәбияты мохите була. Чөнки татарларның уку системасын башка милләт балалары өйрәнәләр, бөтен дәрес татарча барган. Шуңа да карамастан, Шәехзадә Бабич музыка буенча беренче Казах шәкертләр оркестрының оештыручысы була. Казахлар Бабичка бик рәхмәтле һәм аның турында яратып сөйлиләр. Казахларның беренче әдәби журналын «Галия» мәдрәсәсендә Бабич төзи.

Беренче мәхәббәте Сәрвәр Әдһәмова һәм Тукай белән очраша алмавы турында...

– Әйткәнемчә, ул Тукай, татар әдәбияты нигезендә формалашкан шәхес. Ул Тукайны гомере буе сагынып яшәгән. 1912 елда Тукай Уфага соңга калып килә, ә Бабич аны көткән була. Инде килми дип уйлагач, каникулга авылга кайтып китә. Шәехзадә Бабич Әсәнгә кайтып киткәч, Габдулла Тукай Уфага килә. Бу – Бабичның тормышында иң аянычлы мизгеле, ул Тукай белән очраша алмавына җәфалана, күңеле әрни. Ләкин Тукай Бабичның эзен күрә.

Бу вакытта ул 20-21 яшендә Уфадан Троицкига – Яушевларның мәктәбенә китә. Шунда Шәехзадә Бабич Габдулла Тукай кунган йортта куна, Тукай кымыз эчкән утарда була. Троицкида Бабич беренче мәхәббәтен – Сәрвәр Әдһәмованы очрата (кыз соңыннан Кави Нәҗмигә кияүгә чыга – ред.) Ул – бик зур, бөек мәхәббәт. Бу хакта хәтта Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр Әдһәмованы сөйләтеп, роман язмакчы булган. «Роман яза башлыйм», - дип теркәп тә куйган. Әмма, авыр чор башлана, күрәсең, яза алмыйча кала. Бу очракта Шәехзадә Бабич зур адымнар ясарга кыенсына, алда канлы, фаҗигале көрәшләр көтәсен сизеп ала…

Сәрвәр Әдһәмова ире – язучы Кави Нәҗми белән

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гел Тукай эзеннән йөри ул. Чөнки Бабич үзе әйтүенчә, ул Тукайдан аерыла алмый. Тукай аның өчен эчке ныклык, умыртка сөяге кебек була.

Озак та үтми, Мәхмүт Галәү чакыруы буенча Бабич Оренбургка килә, «Кармак» дигән татар телендә сатирик журнал чыга башлый. Шәехзадә Бабич әлеге журнал редакциясендә бик күп эш башкара. Ул анда прозаик, фельетончы, журналист буларак ачыла. Әсәрләрендә ул «туры бәреп язса» да, укучыга фикерен матур итеп тәкъдим итә, аңа үпкәләп тә булмый. Менә шундый талантка ия була!

Нәкый Исәнбәт архивыннан Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итте. Нәкый Исәнбәт Шәехзадә Бабич турында монография әзерләгән булган

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Җыелган кеше алдында 24 яшендә вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр»

– Һәр халыкның үзенең дәүләте булырга тиеш, дигән фикер белән, милли хәрәкәттә катнаша башлый. Милли-мәдәни мохтарият турында еллар буена хыялланалар, съездларда да бу хакта фикер алышулар була. Мохтарият әле дә бар ул, ләкин аппарат, җитәкчеләр, лидерлар, аның үзенең мәктәбе, мәдәни системасы, армиясе булуы кирәк. Шушы идея Бабичны да Троицкида булган чакта ук кызыксындыра. Андагы Милли-мәдәни мохтарияткә барып, «бу гына җитми» дип, чыгышлар да ясап карый, ләкин нәтиҗәсе булмый. Шуннан ул Зәки Вәлиди җитәкләгән Башкорт тупрак (туфрак) автономиясенә бара. Тупрак – чит һәм бөтен дәүләт системасы дигәнне аңлата. Аның күңелендә көрәшкә омтылу була. Татарларныкы булса – татарларныкына, казахларныкы булса – казахларныкына барып керер иде. Ул анда бөтен гомерен, җанын сала һәм шунда һәлак була. Галимҗан Ибраһимов – татар ягындагы «тупракчы». Татар ягындагы тупракчылар – Ибраһимовчылар – халыктан аерылганнар була. Икесен берләштереп, татар-башкорт автономиясен төзергә телиләр. Ибраһимовчылар ягында кеше күп булмый, тавыш биргәндә дә алар җиңә алмыйлар. «Тупрактан килгәнбез, тупракка барырга тиешбез. Тупрак кына безне коткарып калачак», - дип әйтә Шәехзадә Бабич.

Шәехзадә Бабич – милләтче, автономия төзегән кеше, иң беренче лидерларның берсе. Март аенда Темәс авылында Совет Башкортстан автономиясе игълан ителә. Бабич матбугат эшләре буенча Башревком инструкторы итеп билгеләнә. Газета чыгару, листовкалар басу, бөтен типография эшчәнлеге аңа йөкләнә. Башревком типографиясен Габделхәй Иркәбаев дигән хезмәттәше белән бергә Темәстән Кызыл Мәчет (Морак) ягына алып барганда аларны Зилаер авылында кызылларның Смоленск полкы руслары тоталар һәм җыелган кеше алдында, вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр. Бабич кына түгел, шактый кеше вафат була анда. Атып үтергәннәр, дигән версия дә бар. Милли хәрәкәт бит, рус шовинистлары көчле була. Шулай итеп, Шәехзадә Бабичның җаны 24 яшендә өзелә. Әйтүләренчә, үз халкы, теле, милләтеннән баш тартып, башын исә, исән дә калу мөмкинлеге булган, диләр... Ул баш тартмаган.

Бабич үтерелеп, бер атна вакыт узгач, башкорт хәрәкәтендә катнашкан гаскәрләрне азат итәргә дигән Совет хөкүмәтенең карары чыга.

Шәехзадә Бабич халкы өчен үлгән. Бу бик сирәк очрак. Глобаль масштабта уйлап караганда, Бабич үз гомерен яшәп киткән. Габдулла Тукайны да аның рәтенә кертеп була, алар үз гомерләрен яшәп, үз миссияләрен үтәп киткәннәр. Бабич китә, Такташ килеп чыга... Барыбер, икенче бер үсенте килеп чыга һәм әдәбиятның яшәвен тәэмин итеп тора. Шушы әйбәрләр турында уйланасың да... Бабич исән калса әгәр, 1920 елларда ук аны алып китәрләр иде. Халык күңелендә якты образ булып китеп барган ул.

«Язмышы – атылган йолдыз кебек кенә»

– Җан дусты, шагыйрь Сәйфи Кудаш 1930 елда «Октябрь» журналына «Шәехзадә Бабич – капитал иярчене иде» дип язып чыга. Нинди капитал иярчене булсын? Аннан мәкалә яздыралар. Кудаш аларны исән калу өчен яза. Һәм бик күпләр шулай эшли, исемнәрен әйтеп тормыйм.

...Шәехзадә Бабичның язмышы – атылган йолдыз кебек кенә. Чөнки ул янып яши, бер дә тик тормый. Истәлекләргә карасак, ул гел каядыр чаба, ашыга, йөгерә, очраша. Бөтен кеше белән дус, бөтенесе белән таныш! «Сәйяр» труппасы Уфага килгән саен Бабичка мөрәҗәгать итә торган булган, ул анда төп рольне уйнаган. Кирәк икән, җырлаган да. Мандолина, думбра, скрипкада уйнаган. Хәтта Троицкида булган вакытта күрше авылдагы бер немец кызыннан дәресләр алып, пианинода да уйнарга өйрәнгән. Оренбургтан берәр зур шәхес килә икән, аның янында – Бабич булган. Бабич 1916 елда төрки дөньяда сәхнәдән кичә алып баручылар өчен беренче җыентык чыгарган.

Бабичны өнәмәгән кешеләр дә булган. Мәсәлән, Фатих Әмирхан. Аның белән мөнәсәбәттә булган, ләкин аралары бик үк яхшы булмаган. Шәехзадә Бабич балалыгы белән Фатих Әмирханның «Танс кичәсе» хикәясен журналга керткән. Бик сорап тормагандыр инде. «Ярар, ярар, Бабич», - дип, биргәннәр башкалар. Ә Фатих Әмирханнан җавап итеп бик әшәке репликалар килгән. Бабич эпиграммасында җавап биргән. Ләкин ахырдан Фатих Әмирхан аның иҗатын бик югары бәяли. Сәгыйть Сүнчәләй белән мөнәсәбәтләре бераз «кытыршы» була. Мондый моментлар бар инде, чөнки алар – шәхесләр. Үз заманы өчен шактый билгеле, вакытында бәяләнгән һәм затлы, зыялы шәхес булган.

Фамилиясе кайдан килеп чыккан?

– Шәехзадә Бабичның нәсел-нәсебенә килгәндә, «Бәбеч» дип әйтәбез. Башкортларга әйткәнем дә бар: «Бәбеч булгач, сезнеңчә ул Бәпес булырга тиеш иде», - дим. Бәпес булырга тиеш ләкин, Бабич диләр. Тарихка керәсем килми. Бәпеч дигән бер-ике мәгълүмат бар. Явыз Иван заманында Бәпеч дигән ике морза булган. Ләкин Шәехзадә Бабичның шәҗәрәсе Бәпечкә тоташмый. Ниндидер өзеклек бар. Ә менә Бабич дигән кеше юк. Нәсел бабасы Бәпеч булган дип әйтер идем, ләкин дәлилләр юк. Шундыйрак кеше булгандыр. Ул якта Бәпечләр бар.

«Кармак» журналында авторлары күрсәтелмәгән әсәрләр Шәехзадә Бабичныкы булырга мөмкин

– Архив материалларына килгәндә, «Кармак» журналында Шәехзадә Бабичның тәхәллүсләрен таптым. Шактый көчле әсәрләр бар, ләкин авторлары күрсәтелмәгән. Ул, әлбәттә, Бабичныкы булуы ихтимал. Хәзерге вакытта шуларны «Безнең мирас» журналында бастырып чыгарырга әзерлим. Бабичның бөтен стильләрен тикшереп чыктым. Аның стильләре бик җайлы: мәсәлән, ул яратып кулланган образлар стилистикасы бар. «Ак» сүзен кертергә ярата. Куштырнаклар куллана. Эчтәлек ягыннан үзенә генә хас мәгънәви яктан кулланган сүзләре бар.

Кабере билгелеме?

– Кабере Зилаер авылында туганнар каберлегендә. Мин барып караганда ул каберлек тау өеме кебек иде. Туганнар каберлеге, диделәр. Аның кебере үзенеке генәме, әллә башкаларныкы да бармы – белмим. Баш сөягендә 17 кылыч тишеге бар, диләр. Үзем тикшергән кеше булмагач, әйтә алмыйм. Бары тик истәлекләр буенча гына әйтә алам. Кабер сәясәтенә кысылмыйм. Минем өчен ул – тере Бабич.

Нәкый Исәнбәт архивыннан Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итте. Зәбих Искужинга таянып, Шәехзадә Бабичның үтерелү вакыйгасы язылган

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Бабич тирәсендәге серләр бар. Һәрхәлдә, истәлекләргә караганда, Бабич үлеп, берничә көннән соң Әсән авылыннан кызыл гаскәрләр үтә. «Бабичны күзләрен чокып, штыклар белән төрткәләп, ат койрыгына тагып үтерделәр», - дип әйтеп китәләр. Менә безнең авыл аша үткән шушы гаскәр турындагы истәлекләрне мин кечкенәдән үк ишетеп беләм. Шушы ук чорда «Кызыл армия» газетасында Фәтхи Борнаш: «Зилаерда Бабичны җәзалап үтерделәр», - дип тәфсилләп мәкалә яза.

Башкортлар Шәехзадә Бабичны татар шагыйре дип кабул итәме?

– Башкортстанда «Татар-башкорт шагыйренең 130 еллыгына чакырабыз» дип, районнан чакыру килде миңа. Мин катнашкан чараларда «татар-башкорт шагыйре» дип әйтәләр. Ләкин үзләре башкорт шагыйре дип кенә дә әйтергә мөмкин. Мин нәрсә диим инде? Барып, аларның авызларын каплый алмыйм. Минемчә, ул – татар мохитендә, татар авылында, татар телендә сөйләшеп, татар җырын җырлап үскән чын татар баласы. Тик башкорт халкына бик нык хезмәт иткән, башкортча шигырьләр, башкорт халкы турында гимн язып, башкортка автономия – дәүләтчелек алып биргән кешеләрнең берсе. Ул бик зур нәрсә. Алар аны зурларга тиеш. Ә бездә дәүләтчелек алып бирердәй шагыйрь булмаган...

Шәехзадә Бабичның рус телендәге биографиясе. Нәкый Исәнбәт архивыннан Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итте

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

  • Галимҗан Гыйльманов: Шәехзадә Бабич Тукай мәктәбе кешесе булса да, аны кабатламаган
  • Миләүшә Хәбетдинова Шәехзадә Бабичның Нәкый Исәнбәткә язган төп нөсхә хатын күрсәтте
  • Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәт галим Зәбих Искужин исемен кире кайтарырга омтылган

Татарстан Милли музее тәкъдим иткән белешмә:

  • Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында яза. Укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында 24 яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
  • Үзе исән чагында Шәехзадә Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Галимҗан Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.



Уфа

На реках Псковской области ожидается невысокое весеннее половодье


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Сеть клиник «Будь Здоров» вошла в топ-100 лучших работодателей России по версии HeadHunter

DeepSeek стал самой популярной нейросетью у жителей Карелии

Аналитики Yota: DeepSeek стал самой популярной нейросетью у жителей Ярославля в январе 2025 года

На реках Псковской области ожидается невысокое весеннее половодье

Новости Уфы

Временные ограничения введены в аэропорту Пулково

Свердловская область вошла в пятерку ведущих регионов России по поддержке экспортеров

ПДК изопропилбензола в уфимском воздухе была превышена почти в 7 раз

Генерал армии Виктор Золотов поздравил личный состав подразделений государственного контроля и лицензионно-разрешительной работы с профессиональным праздником


В Сочи перевозившего енотов на крыше авто водителя оштрафовали

Андрей Лунёв рассказал, как едва не перешёл в тульский «Арсенал»

Радий Хабиров рассказал, как наращивают экспорт предприятия Башкирии

Обобрал стариков до нитки: 18-летнего курьера, похитившего миллионы у пенсионеров, судят в Уфе


Обобрал стариков до нитки: 18-летнего курьера, похитившего миллионы у пенсионеров, судят в Уфе

В России зарегистрировано 369 региональных брендов

Радий Хабиров рассказал, как наращивают экспорт предприятия Башкирии

На реках Псковской области ожидается невысокое весеннее половодье


Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

Глава Башкортостана Радий Хабиров поздравил учёных с Днём российской науки


Частные объявления в Уфе



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Тимати

Валентина Иванова и Тимати восхитили поклонников на свежих снимках из Франции



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Диана Машкова поднимет тему работы с приемными семьями и детьми

Mash: Аллегрова подаст в суд на ночной клуб из-за травести-актера

Рэпер Баста с супругой в компании Надежды Стрелец проводят время в круизе по Антарктиде

Бурак, когда вы стали Тимати? Озчивит в меховой шапке прилетел в Россию и поразил сходством с рэпером


«Реал» обыграл «Манчестер Сити» в ЛЧ, Александрова победила Соболенко. Главное к утру

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе

Соболенко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Дохе


‘I think so’ – Real Betis CEO hints Antony’s loan transfer could be made permanent to end flop’s Man Utd nightmare

I lived with Everton boss David Moyes’ mum and dad before going on to make more than 200 Premier League appearances

‘He isn’t good… he doesn’t hurt anyone’ – Michael van Gerwen destroys Luke Littler’s rival with brutal assessment

How to Choose and Where to Buy High-Quality Ball Bearings