Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Юрий Шатунов турында истәлекләр: «Соңгы концертлары хушлашу кебек иде...»

0 53
Юрий Шатунов турында истәлекләр: «Соңгы концертлары хушлашу кебек иде...»

Юра Шатунов вафат. Бу хәбәрне ишеткәч бүген «эх…» дип куймаган кеше булдымы икән. Шатунов - миллионлаган халыкның фанатик рәвештә яраткан җырчысы гына түгел, узган яшьлекләренең символы, «Ласковый май» төркеменең төп йолдызы, тулы бер эпоха иде.

Алмаз Миргаязов: «Соңгы концертлары саубуллашу, хушлашу кебек иде»

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов:

 Юра Шатунов белән мин тыңлаучы буларак 1988 елда таныштым. СССРның соңгы сулышларын алган һәм көнбатыштагы пиар-технологияләр буенча шоу-бизнес продуктлары әзерләнә башлаган вакытлар иде ул.

Юра Шатунов һәм «Ласковый май» төркеменең танылу технологиясе бик гади - әлеге төркемне оештыручыларның берсе булган Андрей Разин егетләрне туплап, студиядә артык катлаулы булмаган җырлар яздыра һәм шул кассеталарны алып тимер юл вокзалына китә. Алар тимер юл вокзалындагы проводникларга: «Тыңлагыз, вагоннарда куегыз әле», - дип, шушы кассеталарны таратып чыгалар. Әлеге яңа сулышлы, яңа аранжировкалы кассеталар халык тарафыннан ирек, хөррият кебек кабул ителә.

Шатунов уникаль тавыш иясе түгел иде. «Ласковый май» һәм Юра Шатунов шушы СССР беткәндә барлыкка килгән яңа шоу-бизнес технологияләренең беренче җимешләре.

Ул вакытта Россия буйлап бер үк вакытта концертлар биреп, «Ласковый май» төркеменең уникеләп составы йөргән диләр. Юра Шатунов белән Андрей Разин яздырган җырлар һәм шуларның фонограммасына авыз ачып торучы малайлар меңәрләгән халык алдында, киң стадионнарда концертлар куя. Бу шушы синтетиканың бер өлеше. Хәзерге рус эстрадасында да бөтен нәрсә синтетика бит инде. Бүген синең тавышың булу-булмау мөһим түгел. Син хатын-кыз икәнсең - чыгып торган урыннарың күбрәк булсын. Егет кеше булсаң, «смазливый» булырга кирәк.

Алмаз Миргаязов: «Бүген синең тавышың булу-булмау мөһим түгел. Син хатын-кыз икәнсең - чыгып торган урыннарың күбрәк булсын. Егет кеше булсаң, «смазливый» булырга кирәк».

Фото: © Рамил Гали

Ни өчен соңгы елларда Юра юкка чыкты соң? Ни өчен килеп чыккан булса, шуңа юкка да чыкты. Чөнки синтетик продукт туйдыра. Ясалма сөт эчә башласаң, башта тансык кебек. Әмма аны гел генә эчеп булмый, ә гади сөтне син һәрдаим кулланасың.

Шатуновның сәхнәдән китүе холкы белән дә бәйле дип беләм. Сөйләүләр буенча, ул аралашырга яратмаган. Җырлый башлаган мәлләрендә интервью бирмәс өчен өстәл асларына кереп качкан дип әйтәләр. Аннан төркемне оештыручылар билгеле бер дәрәҗәгә җитеп, зур акчаларны кесәләренә салганнан соң, проектның популярлыгы аска төшә башлый һәм анда эшләгән егетләрнең кирәге калмый. Синтетик юл белән күтәрелгән теләсә кайсы шоу-бизнес продукты белән шулай була. Үзләрен яңа кешеләр эләктереп алмаса, андый кешеләр югалалар. Сәхнәдән төшүен  һәр җырчы авыр кичерә. Әмма популярлыкның чиге бар. Ишетүемчә, Юра да озак еллар кеше арасына чыкмыйча яткан. Соңгы елларда Германиядә яшәде дип беләм.

Соңгы ике -өч ел эчендә миңа аның ике концертында булырга туры килде. Халык аны онытмаган. Аның турында хатирәләр эзләп килгән кешеләр белән концерт карау насыйп булды миңа. Яшьлегебезнең, балачагыбызның беркайчан да кабатланмаячак бер мизгеле кире кайткан кебек булды. Әлбәттә, ул җырлар хәзер актуаль түгел, аларны стадионнардан, миллионлаган аудиториягә яңгыратып булмый. Ләкин нәкъ шушы җырларда үскән, яшьлегенең иң матур мизгелләрен шушы җырлар, шушы мотивлар белән бәйләгән кешеләр өчен кыйммәтле иде аның концерты. Ул шулар өчен җырлады да. Мин аны яңадан күтәреләм, кире сәхнәгә кайтам, яңа җырлар яздырам дип йөргәндер дип уйламыйм. Аның сәхнәдән сөйләшүе дә, концертлар куюы да ниндидер саубуллашу, хушлашу кебек иде, - диде Алмаз Миргаязов.

Илдар Арсланов: «Аларны бер җырын тәрҗемә итеп башкарган идем»

«Хомай» төркеме солисты Илдар Арсланов Юра Шатуновның искиткеч популяр булу, киресенчә, үзенчәлекле тавыш иясе булуда дип саный.

Тавышы да бик матур, җырлары да чорына туры килә торган җырлар иде. Без дә аның җырлары белән тәрбияләндек. «Барс -медиа» «Рус җырлары татарча» дигән проект чыгаргач, мин үзем дә «Ласковый май»ның «Седая ночь» җырын татарчага тәрҗемә итеп башкарган идем, - диде Илдар.

Әнвәр Нургалиев: «Юраны 50 яшьлек юбилеема чакырырга хыялланган идем»

Мин шалтыратканда җырчы Әнвәр Нургалиев кара кайгыга батып утыра иде.

Шушы хәбәрне ишетүгә күз яшьләремне тыя алмадым… Мин аның белән шәхсән таныш түгел. Ләкин быел Уфа-аренада 50 яшьлегемне уздырганда аны да чакырырга дип уйлап тора идек.

Юра Шатунов - тулы бер эпоха, эстрадага аның кебек яңалык алып килгән башка артист юк. Меңләгән кешеләрнең кумиры. Шәхсән минем шәхес буларак формалашуымда аның иҗаты искиткеч зур роль уйнады. Яшь чагымда мин бөтен барлыгым белән аңа охшарга тырыша идем. Мин гитарада уйный белмим. Өч аккордта гына мин аның бөтен альбомнарын җырлап чыктым. Аның кебек джинс костюмнар киеп... Авылга кунакка кайткан шәһәр кызлары мине «Юрик» дип йөртәләр иде.

Без аның белән яшьтәшләр, якташлар. Балалар йортыннан чыккан, түбәннән күтәрелеп, йолдыз дәрәҗәсенә җиткән артист. Үзем дә гади гаиләдә тәрбияләнгәч, аның тормышы, иҗаты ниндидер өмет, яктылык бирә иде. Минем өчен бик зур югалту бу. Хәтта бу сүзләрне сөйләве дә кыен.

Соңгы елларда Юрага игътибар бик булмады. Җырларын бирмичә, алар өчен күпме талашты.

Әнвәр Нургалиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Вокал ягыннан әллә ни сәләте булмаса да, гадилеге белән яулап алды ул тамашачысын.

6 класста укыганда Уфада узган концертына эләгү бәхетенә ирештем. Ләкин ул анда үзе түгел, «двойнигы» килгән иде. Фонограммага җырладылар, ләкин анда җыелган кешеләр өчен бу  бөтенләй мөһим түгел иде. Шатунов ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән артист, аңа һичшиксез һәйкәл куярга кирәк.

Юра белән бер сәхнәдә җырлау минем бик зур хыялым иде. Бик кызганыч, - дип сөйләде Әнвәр Нургалиев.

Илшат Әюпов: «Юраның популярлашуында биографиясе бик зур роль уйнады»

Илшат Әюпов, журналист:

Мин фанатик рәвештә Юра Шатуновның 12 кассетасын җыйган кеше. Институтта укыган вакытта кызлар алып торып, кире кайтармыйча гына чүпләп бетерделәр. Менә шул дәрәҗәдә тыңлаган кеше мин аны.

Юра Шатунов 1988 елда «Белые розы» җыры белән килеп чыкты. Шул елны мин мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киттем. Чыгарылыш кичәбез авылда табигать кочагында узды. Таң каршылаганда төне буе «Ласковый май»ның беренче альбомын әйләндергән идек. Хәзер дә аны ишеткәндә шул вакытларны, яшьлекләрне искә төшерәм.

Ул чакта Казанның һәр ресторан тәрәзәсеннән бары тик «Ласковый май» гына җырлады. Цойны да кысрыклап чыгарды дип тә әйтәләр бит алар турында. Алар дәрәҗәсендә популярлыкка ирешкән төркемнәр ул вакытта әле юк иде.

1989 елның сентябрендә «Ласковый май» Казанга концерт белән килде. Кемдер: «Минем дә карыйсым килә», - дигәч, йөгереп барып, 4әр сумга өч билет сатып алдым. Ул чакта иң шәп концертка да билетлар 1 сум 50 тиен тора иде. Мин билет алган кешеләр кыйммәт, бармыйбыз дигәч, 12 сумлык өч билет белән бер үзем барып утырып, концерт карап кайткан идем. Әле анда Юра үзе  килмәде. «Төркемебез биредә, Шатунов кына килә алмады», - дигән булып нидер әйттеләр. Безгә инде анысы да ярады. Менә хәзерге заманда берәр артист шулай эшләсә, пыр туздырырлар иде. Ә алар 4 сумга билет сатып, ничә мең кешегә фонограммага җырлап кайтып киттеләр. Ләкин яшь чак юләр чак, аңа карап кына Шатуновка карата мәхәббәт аз гына да сүрелмәде. «Ах, алдадың», - дип үпкәләмәдек.

Илшат Әюпов Шатуновның «двойнигы» концертын карый алганга да куанган.

Фото: © https://vk.com/ilshat.ayupov

 Пугачева, Леонтьев кебек җырчылар зур композиторлар язган җырларны башкарып йөргәннән соң болар сәхнәгә хулиганрак, җиңел мотивлы җырлар белән килеп менделәр. Ул вакытта совет режимында яшәп, аның патриотик җырларыннан арган яшьләр өчен чык тамчысы булды аларның иҗаты. Шуңа да аларны күтәреп алдылар. Җырлап та, биеп тә була торган җиңел музыка, бәхетсез мәхәббәт турында халыкчан попса.

Үзгәртеп кору заманнары барганда, бөтен яшьләр группировкаларга берләшеп, подвалларга җыела башлаган мәлдә килеп чыкты алар. Шуңа да егетләрнең биографиясе дә популярлашуларында бик зур роль уйнады. Үзебезнең егетләр, «наши парни со двора» дигән кебек.

Ул вакытта бит әле аларны радио-телевидениедә бирмиләр. Каяндыр ишетеп кенә таралды аларның иҗаты. Чаллыга баргач үзем звукозапись янында басып торып, кассетага яздырып, аларның беренче альбомнарын авылга алып кайткан идем.

Татар эстрадасында алар юнәлешендә беренчеләрдән булып «Айфара» төркеме иҗат итә башлады. Безнең факультет егетләре Айдар белән Айрат башлап йөрделәр. Нигә әле татарда да «Ласковый май» стилендәге җыр сәнгате булмаска тиеш дип, аларга йөз тотып ясалган төркем булды ул, - дип сөйләде Илшат Әюпов.

Алмаз Шәрифуллин: «Юра белән шәхсән таныш идек»

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин:

Без Юра белән шәхсән таныш идек. Казандагы концертлары вакытында мин аңа музыкантлар да биреп тордым. Әйбәт, артык күп сөйләшми торган кеше булып истә калган. Юра элекке вакытларын сөйләргә бер дә яратмады. «Бу хакта кирәкми, зинһар өчен», - дип сүзне икенчегә бора торган иде.

Безнең алай «ооо» дип аралашулар булмады инде. Алар барыбер үзләрен өстен тоталар иде. Аеруча Андрей Разин. Аның безнең студиягә дә килгәне булды. Без «Мираж» төркеме музыканты Алексей Горбашев белән дус. Алексей аңа кыскача безнең тарихны сөйләп күрсәткән дә, ул әйткәнгә генә тыңларга ризалашты ул безне.

Ә Юра артык борынын чөеп йөри торган кеше түгел иде. Безнең җырларны да тыңлаганы булды.  «Кунак кыз», «Ә бүген синең туй» кебек беренче җырларыбыз аларның стиленә аеруча якын бит.

Танышканнан соң аның белән элемтәбез өзелмәде. Күбрәк директоры аша аралаша идек. Мәскәүдә берничә тапкыр очраштык. Кабат Казанга тагын бер тапкыр килде әле ул. Быел Казанда «Айфара» төркеменең 30 еллык юбилее уңаеннан концерт оештырырга уйлап торабыз. Шул чарага Юраны да чакырмакчы идек, үлеп китте…

«Айфара»

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Айфара» төркеме татар эстрадасында «Ласковый май» стилендә җырлаучылар булырга тиеш дигән уй белән оешты. Ләкин «Ласковый май» булырга тиеш дип түгел. Аларның репертуары үзенә күрә бер мәхәббәт бит инде.. Без дә шул юнәлешне үз иттек. 

Әйе, без татар эстрадасына әлеге стильне беренче булып алып килдек. Безгә кадәр анда баян да «ямаха», кылтыр-кылтыр иде. Хәзер генә ул Элвин Грейлар, Тямаевлар заманча аранжировкалар ясап эшләп йөри. Ул вакытта бит әле андый нәрсәләр юк, барысы да «колхозник» иде.

Зур югалту инде, ниндидер бер эпоха, тарих китеп барды. Ул ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән артист. Иҗаты СССР вакытында башланган җырчыны бүгенге көнгә кадәр яратып тыңладылар.

Яңалык алып килүче кеше тамашачыны җәлеп итә. Шатунов ул эстрадага бер яңа дулкын булып, үзенчәлекле тембр, башкару манерасы белән килеп керде. Юраның, «Ласковый май»ның үсешендә Разинның да эшчәнлеге бик зур роль уйный. Йөргән, иренмәгән, кассеталар яздырган, аларны поездларга капчык-капчык тараткан, - диде ул.

Алмаз минем Юра Шатунов соңгы вакытта артык популяр түгел иде дигән фикеремә кискен каршы чыкты.

Нигә сез аны популяр түгел дип уйлыйсыз? Популярлык бит ул ротация, телеэкраннардан күренү түгел. Ротацияләр акча түләп үз-үзеңне күтәрергә тырышу. Әгәр ул  алай итеп йөрмәгән икән, димәк аңа булган кадәр популярлыгы җиткән. Аның үз юлы. Урманда сукмаклар була бит, аның менә үз сукмагы. Ул сукмакны беркем дә яуламаган бүгенге көндә. Кешеләрдән: «Шатуновны беләсеңме?» - дип килеп сорагач: әйе», – ди икән, димәк Юра популяр. Артист сәхнәгә унар ел чыкмаска мөмкин, әмма аны беләләр, аның җырларын тыңлыйлар икән, ул популяр булып калачак, - диде ул.

Гайфулла Авзалов: «Минем Шатуновны кабатлау максатым булмады»

Гайфулла Авзалов: «Ласковый май» һәм Юра Шатуновның минем иҗатыма тәэсире зур булды. Аларга карап, юк кына кешеләр дә җырлап йөри, ә без ичмасам укып чыктык дип, җырлар яза башладык. Аларның гөрләп чыккан вакыты, безнең җырлар иҗат итә башлаган чор.

СССР вакытында син нинди талантлы булсаң да халыкка танылу юллары ябык иде. СССР таркалгач, шул ирекнең беренче җимешләре булып килеп менде алар сәхнәдә. Халык шул дәрәҗәдә күтәреп алгач, дәүләт тә берни эшли алмады.

Җырлый башлаган мәлләрдә мине дә: «Шатуновны кабатлыйсың, аңа охшатып җырлыйсың, татарчаң шуның хәтле генә», - дип сүгәләр иде. Ләкин минем иҗатымда аларны кабатлау максатым булмады. Гел моңланып кына утырып булмый, татарның яшьләре дә бар бит әле. Мөмкинлек булганда, башка юнәлеш белән чыгып калыйк дип уйладык. «Килмә, килмә», «Сау бул, Сәрия»ләрдә алар стиле бар, килешәм. Татар эстрадасына ритмлы, бии торган җырлар белән килдек без.

Продюсеры Разин белән аңлашылмаучанлыклар башланып, хитлары репертуарыннан төшеп калгач, популярлыгы аска тәгәрәде аның. Чөнки ул хит җырлары хисабына популяр иде, - дип сөйләде җырчы.

Фото: © Гайфулла Авзаловның шәхси архивыннан

Балалар йортында кабынган йолдыз

Юра Шатуновның тормыш юлы һәм иҗатына күз салыйк. 

Юрий Шатунов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әниләре аерылышканда Юрага нибары 3 яшь була. Шуннан соң язмыш аны төрле якка суккалап йөртә башлый. Әнисе Вера, Юраны алып, авылга күченеп кайта, кияүгә чыга. Үги әтисе эчкәләү сәбәпле, Юрага еш кына өйдән качып китәргә туры килгәли. Әле әби, әле әнисе белән яши. Шатуновка 11 яшь вакытта әнисе үлеп китә. Туганнары тәрбиясенә калган Юра сукбайлыкка бирелә, өйдән бик еш кача башлый.

 Булачак йолдызның яшүсмер чоры башта Акбулак, соңрак Оренбург балалар йортында уза. Соңгысында Юра «Ласковый май» төркеменә нигез салган Сергей Кузнецов белән таныша. Музыка түгәрәге җитәкчесенең игътибарын музыкаль белеме дә, җырларга теләге дә булмаган Юра җәлеп итә. Юраның табигатьтән биргән музыкаль ишетү сәләтен, яңгырашлы тенорын күреп ала ул.

Кузнецов әңгәмәләрендә баштарак Юраның музыкага карата битараф мөнәсәбәт күрсәтүен искә ала. Шатуновның җырлар яздыру һәм репетицияләр урынына катокка барып шайба суккан көннәре дә аз булмаган. Ләкин Кузнецов егеткә ышана һәм Юрий Шатунов өчен « Вечер холодной зимы» дигән беренче җырын яза.  Үз канаты астына бас-гитарда уйнаучы Вячеслав Пономарев белән Сергей Серковны да алгач, «Ласковый май» төркеме оеша. 1988 елда төркемнең беренче музыкаль альбомы дөнья күрә.

Төркемнең 1986-1988 елларда яздырылган «Белые розы», «Лето», «Седая ночь», «Пусть будет ночь», «Тающий снег» җырлары «Ласковый май»ның төп хитларына әверелә.

«Ласковый май», баш әйләндергеч уңыш һәм куркыныч фанатлар

Төркемгә баш әйләндергеч уңыш 1988 елда килә. Алар турында «Мираж»төркеменең администраторы Андрей Разин белеп ала. Ул Шатуновның җырларын сыйфатлы тавыш яздыру аппаратурасында яздырырга тәкъдим итә. Төркемнең актив гастроль турлары башлана. 

1990 елга кадәр төркем уннан артык альбом чыгара, «Ласковый май» композицияләре барлык дискотекаларда, кафе-ресторан, йорт тәрәзәләреннән яңгырый. Музыкантларның иллешәр мең халыкка көненә берничәшәр концерт биргән көннәре дә була. Музыка тәнкыйтьчеләре «Ласковый май» ның популярлыгын «The Beatles» популярлыгы белән чагыштыра. «Ласковый май» егетләреннән автограф алу өчен кызлар әллә нинди адымнарга бара. Төркемнең чып-чын куркыныч фанатлары да барлыкка килә. Мәсәлән, «Ласковый май»ның гел үзләре артыннан йөрүче бер фанат кызлары трансформатор будкасында төн куна һәм ток сугудан үлә. «Ласковый май» тарихында тагын 20 фанатның тормышы шулай фаҗигале тәмамлана.

Фото: © https://shatunov.com

Сольный карьерасы һәм Юраны тетрәндергән вакыйга 

Соңрак Разин белән Шатунов арасында коллективның иҗади юлына кагылышлы конфликтлар чыга башлый һәм Шатунов «Ласковый май» төркеменнән китәргә карар кыла. «Ласковый май» исә үз юлын Шатуновтан башка, Разин җитәкчелегендә дәвам итә.

1991 елда Шатуновның сольный иҗат юлы башланып китә. 1992 елда җырчы «Вот и кончился май» дип аталган беренче мөстәкыйль альбомын яздыра. Ләкин аның исемен «Знаешь» дип алыштырырга туры килә. Аннан соң да җырчының күп кенә альбомнары дөнья күрә.

1993 елда Юраны тетрәндергән бер вакыйга була. Аның иң якын дусты, «Ласковый май»ның клавишнигы, ялган концертларда аның урына чыгышлар ясаучы Михаил Сухомлиновны үтерәләр. Төрем таркалгач та Юра белән Михаилның дуслыклары дәвам иткән була. Дуслар Юраның фатирыннан чыгып килгәндә үтерүченең Юрага дип төбәлгән пулясы Михаилга эләгә.

Бу хәлләрне бик авыр кичергән Юрага кире сәхнәгә кайтырга Россия йолдызларына чит илләрдә концертлар оештырырга ярдәм итүче оешманың үзен Германиягә чакыруы ярдәм итә.

1998 елда Юрий «звукорежиссер» белгечлеге буенча белем ала. 2001 елдан 2013 елга кадәр ул биш  альбомын чыгарды һәм уннан артык видеоклип төшерде. Концертларында Юрий «Ласковый май» төркеменең таныш композицияләрен дә, яңа җырларын да башкара.

 

Фото: © https://shatunov.com/

Андрей Разин белән катлаулы мөнәсәбәтләре турында

Шатунов белән Разин арасында Кузнецов тарафыннан язылган җырларга хокуклар өчен җитди конфликт килеп чыга. Музыкантлар суд юлын таптый. 2020 елда конфликт яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Разин җырчыны чыгышлар ясаудан тыймакчы була,  хәтта Шатуновның концертларын оештырырга җөрьәт иткән кешеләргә дә суд белән яный. 

2022 елның 17 июнендә Шатуновның судта җиңүе билгеле булды. Шул рәвешле, Юра «Ласковый май» төркеменең барлык хитларын башкару хокукын үзенә кире кайтарган иде. 

Әлеге ызгыш, суд процесслары да Шатуновның сәламәтлеге какшауда шактый нык йогынты ясаган дип яза массакүләм мәгълүмат чаралары.

Җырчының үлеме турында нәрсә билгеле?

22 июнь көнне Шатунов Домодедово районы Растуново авылында дуслары белән сыра эчеп утырганда үзен начар хис итә башлый һәм аны хастаханәгә алып китәләр. Ни сәбәпледер, хастаханәгә аны каталкада алып кермиләр, өстерәп кертәләр. Табиблар аңа инфаркт диагнозы куялар. Ашыгыч ярдәм машинасы җырчыны Домодедово хастаханәсенә алып китә. Җырчы юлда вафат була.

Юра Шатуновның соңгы видеосында аның хәле бик авыр икәне аңлашыла. Ни сәбәпле дуслары һәм табиблар аны шулай азаплаган – билгесез.

 

Юраның хатыны Светлана тол, улы Дэннис һәм кызы Эстелла ятим калды.

Юра Шатунов үзенең соңгы концертын 19 июнь көнне Мәскәүдә куйган булган.

Җырчы белән хушлашу якшәмбе көнне Мәскәүнең Троекурово зиратында узачак.




Уфа

«Ты вернул нам жизнь!» Плакаты из коллекции ГИМ увидят 8 млн россиян


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Лики Пасхальной радости. Какие праздничные мероприятия пройдут в разных епархиях?

«Уникальный шанс». Если лето, то в Крыму

​Забайкальцев пригласили на полуфинал конкурса «Это у нас семейное»

«Ты вернул нам жизнь!» Плакаты из коллекции ГИМ увидят 8 млн россиян

Новости Уфы

Что спасет бездомного от самоубийства: мытарства Виталия

"Паровоз Победы" встретят жители города Рузаевки

ИНДЕКС ПАСХИ

Красота православных храмов (#379)


Ученица ульяновской школы - в числе победителей Всероссийской олимпиады школьников по ОБЖ

Радий Хабиров посетил Башкирский кадетский корпус ПФО имени Героя России Александра Доставалова

Золотую свадьбу в Башкирии отметили почти 1500 супружеских пар: семья Мустафиных поделилась секретом крепкого брака

Красота православных храмов (#379)


Пост №5821657

Во время проведения эстафеты Победы в Уфе 7 мая закроют несколько улиц

В мэрии Уфы опубликовали график дорожных работ на ближайшие дни

Уфимцев предупредили о перекрытии ряда улиц 4 и 7 мая


Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

Радий Хабиров рассказал о VII Гражданском форуме Республики Башкортостан


Частные объявления в Уфе



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Булат Окуджава

В Австралии отметили столетие Булата Окуджавы



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

White Queen Birthday party «Королева морей»

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.

Баста: если Акинфеев на десять минут выйдет за «СКА‑Ростов», мы все будем плакать

Аудио возможности для Поэтов и Писателей.


Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде

Рублев о победе над Алькарасом на турнире в Мадриде: мне очень помогла подача

На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы

Даниил Медведев снялся с четвертьфинала «Мастерса» в Мадриде из‑за травмы


5 Things To Remember When A Friendship Ends

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

Online Alarm Clock for efficient time management

Sci-Fi Short Film Urbance - DUST Throwback Thursday