Уфада Яшьләр һәм Опера театрларының элеккеге директоры Владимир Савельев вафат
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Савельев 73 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Владимир Андреевич Савельев 1947 елның 18 апрелендә БАССРның Белокатай районы Карантрав авылында туа. 1973 елда драма театры актеры белгечлеге буенча Казан театр училищесын тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң Республика рус драма театры актеры булып эшли. 1979-1982 елларда Республика рус драма театрының сәнгать-кую өлешен җитәкли, ә 1982 елда директор урынбасары итеп билгеләнә. Рус драма театрының яңа бинасын төзүнең соңгы этабында актив катнаша. 1982-1984 елларда театрның зур гастрольләрен уңышлы оештыра. 1990 елда Уфа яшь тамашачы театрының (хәзер – Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) беренче директоры була). Владимир Савельев 1995-1997 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры генераль директоры вазифасын били. Бу чорда театрда балет һәм опера сәнгате фестивальләре актив үткәрелә, балет труппасының Франция, Голландия һәм АКШка гастрольләре оештырыла. 2006-2007 елларда Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясендә директор вазифаларын башкаручы, кинопроизводство буенча директор урынбасары була.