Илназ Гарипов Хәмдүнә Тимергалиева белән бер атна элек төшерелгән видео күрсәтте
0
23
Илназ Гарипов Хәмдүнә Тимергалиева үләргә бер атна алданрак төшерелгән видеоны күрсәтте.
«Авыр… „Кара әле, апаем“, - дип башлый иде сүзен, җаным… Бер атна элек кенә төшкән идек бу видеога… Урыныгыз җәннәттә булсын, Апаем… Легенда китте…» — дип яза Илназ.
Видеода: «Мин бит тегеләрне тетәм, турыга чәпим», — ди Хәмдүнә апа.
Илназ комплимент әйтә. «Бигрәк яшь күренәсең әле син», — ди.
«Ник картайым, ди. 72 яшьтә болай булгач», — ди Хәмдүнә апа, үзе чәчләрен төзәткәли.
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып хезмәт куя. 1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында меңләп җыр бар, шуларның 200е татар халык җырлары.
Җырчы турындагы якты истәлекләрне «Интертат» барлады.
Хәмдүнә Тимергалиева үләр алдыннан, Хәния Фәрхинең сеңлесе төш күргән