Агыйдел елгасында бата башлаган баланы коткарганда 19 яшьлек егет һәлак булган
0
21
Уфада Агыйдел елгасы ярында Кояшлы комлыгы янында фаҗига була. 7 июньдә кич белән нәни малай суда бата башлый. Аны коткару өчен суга кергән егет һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Шаһитлар фаҗига турында коткаручыларга сөйләгән. Аларның сүзләренчә, яшләр бергәләп су буенда ял итә. Алардан ерак түгел генә балалар да су кереп йөри. Шул чакта малайларның берсе бата башлый. Яшьләр ярдәмгә ташлана. Нәни малайны ярга алып чыгалар, ул исән. «Егетләрнең берсе балага ярдәм иткәндә хәлсезләнде һәм батып үлде. Аның мәетен судан водолазлар алып чыкты», — дип сөйләгәннәр Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау бүлегендә.