Удмуртиянең «Лудорвай» музей-тыюлыгында мәчет барлыкка киләчәк
0
56
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең Завьялов районындагы «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгының татар бүлегенә борынгыдан сакланып калган мәчетне күчерергә җыеналар.
Бинаны яңа урынга күчерү эшләре якын арада башланачак. Мәчетне 2022 елның көзендә ачарга җыеналар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты .
Балези районының Падера авылында 1892 елда төзелгән мәчет Удмуртия республикасында элеккеге рәвеше сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр бер генә көнгә дә ябылмыйча эшләгән борынгы мәчетләренең берсе.
Падера авылы — Удмуртиянең төньягындагы иң зур татар авылларының берсе. Аңа 1782 һәм 1795 елларда узган халык санын алу вакыты аралыгында Кестым авылыннан чыккан халык нигез салган.
Удмуртиядә татарлар иң зур этник төркем санала. Республикада 98,8 мең татар яши, ягъни республика халкының 6,7 проценты дигән сүз.