Мы в Telegram
Добавить новость
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015 Апрель 2015 Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Тарихчы Альберт Борһанов: «Күрше халыкларга караганда, татарның перспективасы зуррак»

0 481
Тарихчы Альберт Борһанов: «Күрше халыкларга караганда, татарның перспективасы зуррак»
17-19 март көннәрендә Башкортстан башкаласы — Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы булды. Форумда нинди мәсьәләләр күтәрелгән? Нинди нәтиҗәләргә килгәннәр? Бу турыда «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов белән сөйләштек. Форумда нинди проблемалар күтәрелде, нәрсәләр турында фикер алыштыгыз? Альберт Борһанов: Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, ә Башкортстанда Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы бара. Шуңа багышлап, Уфада V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын үткәрдек. Моңа кадәр форумның Казанда да узганы булды. Быел чарада 224 кеше катнашты. Аларның күбесе фән хезмәткәрләре, галимнәр, төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре. Россиянең 21 төбәгеннән килделәр. Башкортстаннан - 89, Татарстаннан - 51, башка төбәкләрдән 84 кеше чакырдык. Бөтен кешене чакырып та бетереп булмый. Без күбрәк Идел-Урал һәм Көнбатыш Себергә игътибар иттек. Монда Кырым, Марий Эл, Удмуртия, Алтай, Пермь һәм башка төбәкләр турында сүз бара. Катнашучыларның милләтенә карасак, татар темасы булгач, әлбәттә, күбрәк татарлар килде. Шулай да, безнең белән 9 рус галиме дә булды. Архив, музей, һәм фольклор материалларын тикшерүнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим булуы турында да сүз барды. Бу гына да түгел, XVII–XIX гасыр материалларын, ә инде аерым алсак, төрки-татар этнокатламнар төркемнәренең барлыкка килүе һәм үсеше белән бәйле вакыйгалар барланды. 2015-2020 елларда төбәкчеләр хәрәкәте үсеш алды. Татарстанда “Татар төбәкчеләре ошмасы»н төзедек. 2018 елда аның уставын әзерләдек. Башка төбәкләрне карасак, мондый оешмалар оештыру эшләре юк диярлек. 2020 елда Марий Элда да шундый төбәкчеләр оешмасы төзелде. Башка җирләрдә оешмалар күбесенчә Татар милли-мәдәни автономияләре, Татар конгрессы белән бергә эшли. Ульяновскины гына алыйк. Биш конференция үткәрделәр. Ләкин алар татар автономиясе белән эшләнгән иде. «Форумда катнашучыларның 25 проценты яшьләр иде» Гадәттә, тарих белән өлкән яшьтәге галимнәр кызыксына. Сездә дә шул ук хәлме? Без бу традициядән читләшә башладык. Хәзер яшьләрне дә күп чакырабыз. Шунысы сөенечле, бу форумда катнашучыларның 25 проценты яшьләр иде. Шуннан соң кайберәүләр: «Нигә безне чакырмыйсыз?» — дип ачулана. Әмма без позитив рухтагы, нәтиҗәле эшләүче яшь буынны чакыра башладык. Әйткәнемчә, күп кешене җыеп та булмый, 200 катнашучы болай да күп. Җитмәсә, хәзер пандемия заманасы. Финанс һәм техник мәсьәләләре дә бар бит әле. Форумда 140 кеше чыгыш ясады. 3 секциядә эш алып бардык. Башта 4 итәрбез дип уйлаган идек, урыннар җитмәде. Пленар утырышта да докладлар булды. Форумнан тыш, түгәрәк өстәл уздырдык. Семинар форматында булды ул. Анда фикерләшер өчен 8 сорау куйган идек, өлгермәдек. Шуңа күрә 18-20 майда Мөслим районында конференция булачак. Семинардан калган сорауларны шунда караячакбыз. Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсен китап итеп бастырырга һәм төбәкчеләргә тәкъдим итәргә уйладык. Архивлар белән ничек эшләргә, метрикаларны ничек өйрәнергә, шәхси музейны ничек ачарга? Китапта барлык сорауларга да җаваплар булачак. Түгәрәк өстәлдә дәүләт карамагында булмаган шәхси музейлар ачу темасы да күтәрелде. Күптән түгел генә Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Россиянең татар авыллары» оешмасы белән берлектә шундый шәхси музейлар өчен бәйге игълан иттек. Конкурсны гыйнвар азагы — февраль башында башлап җибәрдек. Ни өчен дигәндә, хәзер шәхси музейлар модага әйләнә башлады. Мәсәлән, Балык бистәсендә Нурулла Гарифов үзенең музеен ачты. Шуңа охшаган музей Пенза өлкәсендә һәм Башкортстанда да бар. Бәйге берничә юнәлештә уза. Табигатькә, авылга, яисә аерым бер кешегә багышланган, тематик музей юнәлешләре буенча гаризалар кабул итәбез. Конкурс игълан иткәч, сигезләп проект тупланды. Проектларында нинди музей ачарга теләүләре турында фото, видеолар төшереп, текстлар язып җибәрәләр. Җиңүчеләргә диплом, сертификатлар биреләчәк. Матди ягын да уйладык. Аннан соң махсус бүләк итеп китап, үзебезнең матур милли киемнәребезне, түбәтәйләрне бирербез дип торабыз. Аеруча зур игътибар биргән тема бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, юкка чыккан авыл, яисә башка шундый торак пунктлар тарихын өйрәнү иде. Форумда йөзгә якын китап тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан 7-9 китапны бастырып чыгардык. Без бастырган китапта татар һәм башкорт халкы арасында булган проблемалар турында матур итеп, «кычкырмыйча» гына яздык. Гомумән, һәр кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылының да китап рәвешендә үз тарихы булырга тиеш дип саныйм. Һәр авылның үз китабы булса, анда яшәүче кешеләрнең нинди милләт вәкилләре булулары турында сораулар булмаячак. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе чишеләчәк. Милләтләр темасын күтәреп, кычкырып йөрүдән ни файда? Кычкырып йөрергә түгел, күбрәк эшләргә кирәк. Дөрес, безнең институтлар бераз артта калган. Башкортлар хәзер бик актив эшли. «Күптән түгел Татарстанда төбәкчеләргә „бу фән түгел“ дип югарыдан карыйлар иде» Ни сәбәпле артта калдыгыз? Бездә галимнәр «инертный». Бездә аның системасы дөрес түгел. Монда мине дә, сезне дә гаепләп булмый. «Хуҗаларга» әйтергә кирәк моны. Минем темам түгел ул. Без берничә томлы зур китап чыгардык. Алар кирәк. Төбәкләргә дә игътибар итәргә кирәк. Әле күптән түгел генә Татарстанда төбәкләр тарихын өйрәнүчеләргә, гомумән, төбәкләр тарихына: «Бу фән түгел», — дип югарыдан карыйлар иде. Болай уйлау дөрес түгел. Ничек фән булмасын инде ул? 1500нче еллардан бирле безнең бөтен тарих, бөтен гореф-гадәтләр, тел шул авылларда сакланган бит инде. Әле хәзер дә шулай. Шуның өчен дә авыл мәктәпләрен бетерү — милләткә бик каты бәрелү дигән сүз. Авылларның тарихын өйрәнергә кирәк. Монда галимнәр генә түгел, дин әһелләре, эшмәкәрләр, этнотуризм өлкәсендә эшләүче кешеләр берләшергә тиеш. Бергә эшләсәк, алга барачакбыз! Күрше халыкларга караганда, татарларның потенциалы зуррак. Ләкин бездә бердәмлек җитми. Элек төрле институт галимнәре арасында көрәш бара иде. Ак көнләшү кебек яхшы көрәш түгел, ә тискәре ярыш. Бер-берсе белән ярышалар иде. Алай эш бармады. Шулай да кайбер институтлар бергәләшеп, матур гына тикшеренүләр үткәрде. Ләкин алар киң җәмәгатьчелекне колачлый алмады. Күбрәк Пенза, Ульяновск, Самара якларында эшләделәр. Археологлар да читкә йөрмәде. Рөстәм Әминов: Бердәмлек дигәндә, татарларны төрле төркемнәр: типтәр, мишәр, Кырым, Себер, Әстерхан татарлары дип бүлмәскә кирәк. Аларның барысының да татар булуларын күрсәтәсе килә. Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына татар төбәкләреннән килделәр. Алар барысы да үзенчәлекле. Һәрберсенең үз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Боларның барысын да бергә карарга кирәк. Альберт Борһанов: Чыннан да, хәзер милләтне төрле гаплотөркемнәргә, ягъни ДНК буенча биологик төрләргә аеру белән артык мавыгып китүчеләр бар. Бер яктан, бу бик кызык нәрсә. Ләкин хәзер милләт, беренче чиратта, тарихи, мәдәни берләшмә. Монда биологик түгел, ә социологик яктан карарга кирәк. Ни өчен форумны нәкъ менә Башкортстанда үткәрергә булдыгыз? Моны махсус эшләдек дип әйтмәс идем. План буенча бөтен Россия төбәкләрендә шундый форумнар үткәрү каралган. Ләкин Башкортстан — проблемалы республика. Анда яшәүче татарлар үзләренең авыл тарихларын белә, дип әйтмәс идем. Хәзер алар да активлашты. Һәр кеше авылларын, шәҗәрәләрен өйрәнә башлады. Моны безнең форумның нәтиҗәсе дип әйтергә була. Башкортстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Бу - сугышу түгел. Эшебез нәтиҗәле булды. Ул да зур нәрсә. Башкортстан төбәкчеләре катнашкач, провокацияләр булыр дип куркып та йөрдек. Әмма Аллага шөкер, барысы да бик яхшы үтте, күз тимәсен. Башкортстанга барып кайтуны дөрес дип саныйм. Чөнки моның нәтиҗәсе булачак. Беренчедән, без хәзер андагы зур татар галимнәренә игътибар иттек. Моңа кадәр бергә эшләсәк тә, күп кенә кешеләрне белмәгәнбез. Икенчедән, күрше республикада күпме төбәкченең актив эшләвен күрдек. Өченчедән, бу анда татарларның ничек яшәвен һәм киләчәген өйрәнергә яхшы мөмкинлек булды. Авыллар тарихына багышланган китапларыгыз күбесенчә рус телендә чыга. Нишләп татарча түгел? Китап нинди телдә чыкса да зыяны юк. Китап — китап инде ул. Безнең татар — бик акыллы халык. Ул укыйм дисә, русча да, инглизчә дә укый. Укымаганы бер китап та укымый. Аннан соң без кайбер китапларны башта русча бастырабыз, аннан соң татарчага тәрҗемә итәбез. Чөнки күп кенә авторлар татарча яза белми. Бу проблема да бар әле. Казанда да галимнәрнең 90 проценты русча яза. Татарча язучылар бик аз. Шуңа күрә мәкаләләрне тәрҗемә итәбез. Тәрҗемәләр район газеталарында да басыла. Татарча китапны популяр итәргә дә кирәк бит әле. Русча китапның аудиториясе зуррак була. Чит илләргә китә. Инглизләр татарча укымый, ә русча укый. «Татар телендә китаплар бастырмыйбыз», — димим. Һичшиксез, киләчәктә үз телебездә дә басмалар чыгарырга кирәк. «Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, перспективабыз булмаячак» Ни кызганыч, авыллар Татарстанда да бетеп бара. Үзебездәге татар авылларын саклый алмаганны, Башкортстандагы ярым татар, ярым башкорт авылларын саклау турында сүз була аламы икән? Авылларны саклау — Россиянең гомуми проблемасы. Россиядә күп авыллар югалып бара. Игътибар итсәк, Башкортстанга караганда, татар авыллары бик югалмый әле ул. Монда сәбәп берничәү: авылдагы икътисад, демография, хатын-кызларның элеккеге кебек бала тәрбияләп кенә яшисе килми. Ә авылны саклау демографиягә бәйле. Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, безнең перспектива юк. Бездә генә түгел, илкүләм проблема бу. Кайберәүләр: «Акча юк, шуңа күрә бала алып кайтмыйбыз», — ди. Бай илләрдә балалар әзрәк тә әле. Зыялы ханымнар, акыллы ирләр үсә. Алар үз тормышларын гел балаларга гына багышларга әзер түгел. Шулай да, дача төзеп булса да, яшьләр авылга кайтырга тырыша. Моны да әйтми булмый. Рөстәм Әминов: Тел мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Катнаш гаиләләрдә татар телен белмиләр. Сүз ассимиляция турында бара. Авыл халкы шәһәргә китә дә, туып үскән җирен оныта. Димәк, алар үзләренең тарихларын, тамырларын да оныта дигән сүз. Бу туган төбәкне өйрәнү белән бик нык бәйләнештә. Тарих, төбәкчеләр, киләчәк — барысы да бер җеп белән тоташкан. «Татар үзенең җиде буынын белергә тиеш», — дип әйтәбез, бөтен кеше белми бит аны. Шуңа күрә киләчәктә авыллардан чыккан кешеләр белән аларның нәселләрен эзләп табып, китаплар тупларга исәп. Шәҗәрәләр булдырырга кирәк. Шәҗәрә төзегәч, кеше үзенең татар икәнен күреп тора. Менә ул — мин әйткән бәйләнеш. Шәҗәрәләр төзегәндә авылга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да табыла. Рәсми төстә авылга бер елда нигез салынган булырга мөмкин, ә архивтагы төрле документлар белән эшли башлагач, авылның алданрак та булуы ачыклана. Шуңа да ялган тарих килеп чыкмасын өчен, авыл тарихын төрле-төрле чыганакларга таянып язарга кирәк. Альберт Борһанов: Авыл тарихын өйрәнгәндә кабер ташларын да тикшерергә кирәк. Анда башка даталар да килеп чыга. Бүгенге көндә дә күп кенә кабер ташлары сакланган. Мәсәлән, Татарстанның көнчыгышындагы элеккеге авылларда 4-5 зират бар. Һәр зиратта йөзгә якын таш. Күпме кеше яшәгән… Әле ул ташларның күбесе җир астында күмелеп калган, кайберләре ташландык хәлдә. Русларның чыганакларында: «Бөгелмә өязендә русларга кадәр татарлар яшәмәгән», — диелгән. Бөтенләй дә алай түгел. Казый башласаң, татарларның кабер ташлары чыга бит анда. Арчаны карыйк. Мин анда 1996 елда казу эшләре алып бардым. Олугъ Мөхәммәтнең акчасы, 1200нче материаллар чыкты. Керамикалар күпме… Ә чыганакларда бөтенләй икенче төрле язылган. Мин үзем Чиләбе өлкәсендә туып үстем. Безнең авыл 1709 елгы дип санала. Ә мин бакчада 1652 елгы акча таптым. Менә шушы чыганаклар белән эшли белергә кирәк. Шуңа күрә форумнар үткәрәбез дә инде. «Уфага татарлар белән руслар нигез салган» Кайбер галимнәр элек Уфада Казан ханлыгының вәкиллеге, ягъни ставкасы булган, ди. Чыннан да, шулаймы бу? Альберт Борһанов: Вәкиллеге булганмы, юкмы икәнен белер өчен чыганакларны карарга кирәк. Хәзер тәгаен генә әйтә алмыйм. Шунысын беләм, Батуханның беренче ставкасы Болгарда булган дибез. Юк, аның беренче ставкасы Тәтештә булган. Уфада да булгандыр. Ләкин Уфа Казан ханлыгына кермәгән. Вәкиллеге булырга мөмкин. Уфада Нугай Урдасының җирләре булган. Башкортлар — күчмә халык. Шуңа да Уфаны борынгы чорда татарлар белән руслар төзегән. Көнчыгыш Татарстан белән Башкортстан территориясендәге авыл исемнәре русча да, татарча да бертөрле. Башкортча атамалары үзгәртелгән, бозылган. Ничек авылның татар һәм рус телләрендә исемнәре шулай туры килә соң? Эзләнә торгач, мондагы халыкның заманында татарча сөйләшүләре билгеле була. Аннары кабер ташларын табасың. «Бу — башкорт авылы», — диләр. Ничек инде? Башкортларда кабер ташы булмаган. Күчмә халык бит алар. Кабер ташлары урнаштыру гадәте аларга соң гына килгән. Татар авыллары бу. Башкортстанда булып кайттыгыз, андагы татарлар белән Татарстандагы татарлар аерыламы? Минем тормыш иптәшем Башкортстаннан. Аерма зур түгел. Башкортстанда диалект кына бераз үзгә. Анда «белмәем, килмәем» дип сөйләшәләр. Башкортстанның төньягында — иштәк, көньягында — нугай компонентлары. Башкортларның 50 проценты — нугай. Элекке нугайларның җирләренә килеп утырган бит алар. Көнчыгыш Татарстанда яшәүчеләрне типтәрләр дип әйтәбез, анда да нугайлар күбрәк. Элек Минзәләгә кадәр нугайлар булган. Казахларның да 20 проценты нугай. Кырым татарларының 60 проценты шулар. Нугайлар мишәрләргә дә кергән. Казан ханлыгында да шул ук хәл булган. Элеккеге халыклар нугайлар белән кушылып, Казан татарларының төп төркемен хасил иткән. Татарлар дәүләт төзеп алга киткән, башкалар ыругтан китә алмаган әле. Дөресен генә әйткәндә, башкортлар белән без — бик якын халык. Кайбер башкортлар үзләренең татар, яисә башкорт булуларын тәгаен генә әйтә дә алмый. Гаиләдә дә бер бала башкорт, икенчесе татар була. «Татарлар белән башкортларның бүләр әйберләре юк» Бик якын халык дибез дә, ләкин татарлар белән башкортлар арасында аңлашылмаучанлыклар да бар. Бу бәхәсләр кайчан башланган? 1920 елны карарга кирәк. Ул вакытта республикалар төзегәндә Уфа өязендә татарлар күпләп яшәгән җирләрне Башкортстанга биргәннәр. Кече Башкирия бар иде, Зур Башкирия төзеделәр. Хәзер татарны башкорт итеп яздыру сәясәте бара. Русларны башкорт дип яздырмыйлар бит. Булмый, килеп чыкмый. Җирне ничектер үзләштерергә кирәк бит. Араларында татарлар дип язылучылар да бар. Татарлар белән башкортларның бүләр әйберләре юк. Без бергә һәм бердәм булырга тиеш дип саныйм. Проблемаларыбыз бер. Безне тарихта да, хәзерге заманда да, киләчәктә дә бертөрле мәсьәләләр борчый. Башкортстандагы үзебезнең татарларның да әһәмиятен күтәрергә тиешбез. Анда гына түгел, башка төбәкләрдә дә татарларның ролен күрсәтергә кирәк. Без — зур милләт, империя милләте. Шуңа да безне бүләргә тырышалар. Мишәргә, типтәргә, тагын кемнәргәдер бүлмәкче булалар. Мишәрләр янына барсаң, алар берсе дә: «Мин — мишәр», — дими. «Мин — татар», — дип горурлана. Чынлап та шулай ул. Форумга кире кайтсак, үзебезнең Казанда да шундый зур чара үткәрергә уйламыйсызмы? Казаныбызда күп кенә чаралар үтә. Ләкин мондый киң колачлылары юк. Бу турыда да уйлыйбыз. Бер фикер бар… Конференция булырмы, форуммы… Башкалабызга багышланган «Татар Казаны: тарихы, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» дигән бер чара үткәрү нияте бар. Бу әлегә планда гына, төгәл даталары билгеле түгел. Казан — зур башкала, шуңа күрә әзерлек көчле булырга тиеш. Уйнап кына үткәреп булмый, уйлап эшләргә кирәк. Моңа кадәр әле булачак форумның исеме дә юк иде. «Православие Казаны» дигән чара бар. Ә нигә татар Казаны булмаска тиеш? Быел җитәкчеләр дә моның кирәк булуын аңлый башлады. Кабан күлендә элек борынгы зиратлар булган. Анда чиркәү күтәреп куйдылар… Ә бит анда татарның да рухы бар. Чиркәү булгач, мәчет тә булырга тиеш. Шуның шикелле безнең форум да бик кирәкле. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Россия Ислам институты, Фәннәр академиясе белән берләшеп, санап киткән шушы чараларны оештырырга кирәк. Форум нәтиҗәләре буенча нинди карарларга килдегез? 2021-2022 елларда без «Татар авылларының тарихы» һәм «Россия Федерациясе төбәкләре төбәкчеләре» дип аталган ике зур китап туплап чыгарырга тиеш булабыз. Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Фәннәр академиясенә берничә томлы «Татар бистәләре тарихы» дигән китап бастыруны сорап мөрәҗәгать иттек. Бу китапларны әкренләп туплый башларга кирәк. 100 елдан соң татар авыллары калачакмы, ничек уйлыйсыз? Төрки халыклар арасында без — иң белемле милләт. Без — китап, дин милләте. Антропология ягыннан караганда, кызлар, егетләребез бик матур. Без — төрле-төрле антропологияле халык. Монысы да бик әйбәт. Татар авыллары, һичшиксез, сакланачак. Чөнки татар милләте бетмәячәк. Нишләп бетми? Чөнки бездә дәүләтчелек психологиясе калган. Казан, Кырым, Әстерхан ханлыклары… Электән үз дәүләтләребез булган. Берара руслашу процессы китте. Хәзер яңадан татарлыгыбыз күтәрелә башлады. Яшьләр дә татарча сөйләшә. Бердәмлек, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү генә җитми. Эгоизм көчле. Эгоизмның яхшы ягы да бар. Эгоист кеше сәләтле була. Табигате шундый аның. Ә бердәмлек — мәхәллә, оешма системасы. Пенза ягына барсагыз, анда дин аркылы мәхәллә системасы сакланган. Бездә шушы җитеп бетми. Киләчәктә татарларның перспективасы зур. Мин моңа ышанам. Без һәрвакыт үзебезне Россиядә икенче дип әйтәбез. Без икенче булырга түгел, гел алда, конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Артка карап: «1552 елда Казанны алганнар», — дип кычкырып йөреп кенә булмый. Бу — тарих. Ул артта калырга тиеш. Алга карап, авыллар, балаларыбыз нинди булачагын уйларга кирәк. Милләтебез яшәячәк. Дөрес, ул үзгәрергә дә тиеш. Ләкин татар телен, авылларын саклап, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Куркып яшәп, «Кемдер китереп бирер», — дип утырып булмый.



Москва

Ребёнок-инвалид погиб при пожаре в частном секторе в Анапе


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Удмуртской Республике наградили победителей V Фестиваля детских и молодежных театральных коллективов «Театральное Приволжье».

Гости из более десятка регионов России съедутся в Киров на масштабный фестиваль

ЛЭТУАЛЬ: развитие в регионах России

В Перми начался сезон круизной навигации

Новости Удмуртии

Сезон 2024 года открыт!

Путин посетил пасхальную службу в храме Христа Спасителя в Москве

Travel-эксперт Тариел Гажиенко: какую страну выбрать для семейного отпуска

МИД РФ: рецидивы эскалации между Ираном и Израилем возможны


Тишковец: с 6 по 12 мая в Центральной России ожидается ультраполярное вторжение

Рогов: село Работино перешло в серую зону

Мэр Собянин: метро и МЦК в Москве на Пасху продлят работу до 02:00

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.


Семья попалась на удочку аферистов и перевела им более 2 млн рублей

Рогов: село Работино перешло в серую зону

СМИ узнали, кто заменит Бетербиева в бою против Бивола

Генеральная репетиция Парада Победы началась в Москве


Глава Удмуртии Александр Бречалов
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Частные объявления в Удмуртии



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Булат Окуджава

В Австралии отметили столетие Булата Окуджавы



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Ижевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Кудрявцева отправила сообщение Волочковой с призывом бросить пить алкоголь

Балерина Анастасия Волочкова села на шпагат на Мальдивах

Сын Оксаны Самойловой и Джигана пожаловался на поведение старших сестер: забавное видео

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.


Чех Легечка пожелал здоровья россиянину Медведеву, который снялся с их матча

Соболенко вышла в полуфинал турнира WTA-1000 в Мадриде

Соболенко уступила Свентек в финале турнира WTA-1000 в Мадриде

На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы


Online Alarm Clock for efficient time management

Sci-Fi Short Film Urbance - DUST Throwback Thursday

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo