Бәләбәй районында авариядә 5 кеше имгәнгән
0
20
Башкортстанның Бәләбәй районында авариядә 5 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, бүген иртән Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы юлында «Дэу Нексия» һәм «Чери» машиналары бәрелешә. «Дэу» машинасыннан 3 кешене, «Чери» машинасыннан 2 кешене табиблар тикшерә.
Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.