Туймазы районында 25 яшьлек Гөлназ югалган
0
924
Башкортстанның Туймазы районындагы Кандра авылында 25 яшьлек Гөлназ Кәлимуллина югалган. Бу турыда «Лиза.Алерт» волонтерларына сылтама белән « Башинформ » хәбәр итте. Гөлназны 18 гыйнвардан бирле эзлиләр. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ. Буе 168 см, чандыр гәүдәле, кара чәчле, зәңгәр күзле. Гөлназ турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 8-800-700-54-52 яки 112 .