Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2
3
4
5
6 7 8
9
10
11
12
13
14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Бисмилла әйтеп, көянтәгә атланып тәвәккәллим»: кош-корт чалучы хатын-кызлар турында

0 417
«Бисмилла әйтеп, көянтәгә атланып тәвәккәллим»: кош-корт чалучы хатын-кызлар турында
Кукмара районы Зур Кукмара авылында яшәүче Минтәхилә Фәйзрахмановага 84   яшь . Тавыгын да суя, башкасын да үзе хәл итеп куя. Өйдә, күрше-тирәдә ир-ат булмагач, бу эшкә үзем өйрәндем инде. Сарыгын да туныйм, тавыгын да чалам. Күршеләр эштә була, аларны тотып булмый. Бисмиллаңны әйтеп, аякларын бәйләп, канатына басып, кыйблага каратып әмәллисең. Өч-дүрт ел чалам инде, хәтерләмим дә кайчан тотынганны. Менә тагын биш үрдәк алдым әле. Анысын да үземә эш итәсе булыр. Ир-ат юк бит, — диде ул. «Аяк арасына таяк кыстырып чалам» Саба районы Кызыл Мишә авылыннан Әлфия Мөхәммәтшина кош-кортны чалганда бер үзенчәлекне исәпкә ала икән. Ир кеше суярга тиеш дигәннән чыгып, тышкы кыяфәте белән булса да ирләргә охшарга тиеш икән хатын-кызлар. Шуңа да, ирләр әгъзасына охшатырга тырышып, аяк арасына таяк кыстырып чала ул! Иптәшем исән вакытта да чебиләрне үзем чалдым. Үлгәненә ике ел булды инде. Дөресен генә әйткәндә, таза кеше иде ул. «Иелгәч бавырым авырта, иелү читен», — дип йөрде. Шуңа күбрәк миңа төште бу эш. Соңрак тимердән станок эшләде дә, шунда куеп чала башлады. Хәзер үзем генә чалам. Каз, үрдәк үстергәндә, аларны да мин суйдым. Хәзер алар юк, чебиләр генә үстерәбез. «Бисмилләхир-рахманир рахим! Аллага тапшырдым. Чалган маллар хәерле, үзебезгә ашарга насыйп булсын», — дип изге ният белән чалам. Аяк арасына таяк кыстырам. «Кыстырмыйча булмый, бер агач әйбер кыстырып куярга кирәк», — дигән иде миңа Фәүзия апа. Ул да үлде инде. «Хатын-кызга чалырга ярыймы?» — дигәч, «Ярый, Әлфия. Таяк кыстырып чал. Йә муеныңа ир-атларның бер нәрсәсен ясап так», — диде ул. Чын дөресе шул менә. «Хатын-кызга чалырга ярыймы?» — дигәч, «Ярый, Әлфия. Аяк арасына таяк кыстырып чал. Йә муеныңа ир-атларның бер нәрсәсен ясап так», — диде Фәүзия апа. Ашамыйча торып булмый бит инде, нишлисең?.. Мәҗбүри инде бу. Кайбер ир-ат үзе дә чалмый бит әле аны. Андые да бар бит. Мин үзем кияүгә чыкканнан соң өйрәндем. Хәзер чеби чалган шикелле дә түгел инде ул, әллә бар ул миңа, әллә юк… Куркып тормыйм. Узган атнада малай килде миңа, ул әйбәтләп кенә йоклап ятты, мин чеби суйдым. Улым: «Мин йоклаганда, әни нәрсәдер сөйләнде», — ди. Ә мин: «Син йоклап ят әле, менә мин монда тавык суям», — дип әйткәнмендер инде. Чыкмады ул чалырга. Әйтсәң, башкарып чыга инде үзе, — дип сөйләде Әлфия Мөхәммәтшина. Казан казые: «Хатын-кызга мал чалырга ярый» «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Ислам динендә мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Корбан гаетенә багышланган матбугат конференциясе булды. Мин очрашуда катнашкан Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәковка: «Авылда тирә-якта ир-ат күршеләр булмаска мөмкин. Бу очракта корбан малын хатын-кызга чалырга ярыймы? Яисә урамдагы бер эчкече абзыйга чалдыру кулайракмы?» — дигән сорау бирдем. Бу сорауга Булат хәзрәт «Хатын-кыз үзе чалса да ярый. Проблема түгел. Шәригать моны тыймый. Монда хакларыбыз бертигез», — дип җавап кайтарды . Бар да аңлашыла һәм гап-гади кебек: мин, журналист, сорау бирдем, хәзрәт — җавабын әйтте. Әмма барысы да болай гына җиңел булып чыкмады. Казан казыеның «хатын-кызларга мал чалырга ярый», дип әйтүе Фейсбукта шактый тавыш чыгарды. Әлеге яңалык астында чын бәхәс купты. Юктан чыккан бәхәс Бу мәкаләне язарга алынуыбызның сәбәбе дә шушы бәхәс. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова безне бу хәбәр белән хайп ясауда гаепләде. Фейсбукта бу мәгълүмат урнаштырылгач, «Гомер буе гаилә башлыгы — ир кеше корбанны гаиләсе исеменнән чалды. Хәзер инде яңа галимнәр хатын-кызга да пычак тоттыралар!» — дигән репликага каршы ул: «Ник шулай каты бәреләсез? Әллә журналистларның мәкалә язу гадәтләрен белмисезме? Сорауны журналист ничек итеп куйганын языйммы сезгә?» — дип безнең якка таш атты. Аннан соң: «Нисабы булган һәркемнең бурычы — корбан чалу. Хатын-кыз булсынмы яки ир-атмы. Шәригать мәсьәләләренә мин тыкшынмыйм. Җитәрлек гыйлемем юк», — дип үзе дә без язган хәбәр белән килеште. Ә бит хәзрәт әйткән сүзләр белән килешәсез икән, димәк, журналист язган хәбәр белән килешәсез дигән сүз. Хәбәрдә Булат хәзрәтнең әйткән бар сүзе дә чәчми-түкми, мәгънәсе үзгәртелмичә китерелгән иде, югыйсә. Халыкны кызыксындырган темага сорау бирү хайп дип аталамыни ул? «Интертат», сөбханалла, хайпсыз да яхшы укыла, мин эшкә килгәнче үк дөньяда иң күп укылган татар сайты иде. Авылларда йөрибез, халыкның ничек яшәгәнен беләбез һәм бу сорауның да бик күпләрне кызыксындырганын белеп бирдек. Казыйга да бирмәгәч, кемгә бирәсе соң ул сорауны? Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу гамәлне хуплау яклы түгел: «Мин конкрет кеше — я әйе, я юк. Монда бөгештереп, боргалап, әйе, килеп чыккан... Казый кеше генә ни динне, ни татар телен белеп бетерми ахры, дигән фикер кала…» — дип җавап бирде.«Журналист теләсә нинди сорау бирә ала, шуңа күрә ул журналист. Казый теләсә ничек җавап бирмәскә тиеш, шуңа күрә ул казый. Юк, дисен, шәригать буенча хатын- кыз корбан чала алмый, дисен. Бәлкем мин ялгышамдыр, әллә чала аламы?» — дип язды. Галим Илшат Гыймадиев та монда бернинди дә ике төрле укылыш күрмәгәнен аңлатты, шәригать буенча рөхсәт бирелгәнен әйтеп, дәлил китерде. Сезнең якта хатын-кызлар мал, кош-корт чаламы? Без «Интертат»ның Вконтактедагы төркемендә «Сезнең якта ничек? Хатын-кызлар мал, кош-корт чаламы?» — дигән сораштыру урнаштырдык. Нәтиҗәләрдә күренгәнчә, 80 проценттан артык кеше моны «дөрес түгел» дип атаган. Халыкның күпчелеге бу күренешне гаепли, дин ягыннан караганда бу тыелган гамәл дигән фикердә. 13 проценттан артык укучыбыз хатын-кызның мал чала алуына уңай карый, ә 6 процентка якын кеше «безнең якта шулай» дип тавыш биргән. Безнең якта шулай диючеләр — 18 кеше, алар Саба, Туймазы, Актаныш, Бөре, Уфа, Апас, Азнакай, Мөслим, Аксубай, Аскын, Мамадыш якларыннан — география төрле. Сораштыру астындагы фикерләр дә төрле. «Минем инәем тавык чала иде. Олы яшьтә, күрем беткәч рөхсәт дия иде», «Дөрес эш түгел бу, русларда гына ярый, татарда ярамый!», «Ахырзаман», «Казан казыеның „чарасызлык“ сүзен төшереп калдыруы мине бик аптырашта калдыра», — дип язалар. Төрледән-төрле фикерләр белән Инстаграмдагы аккаунтыбыз да тулды. «Кош-корт суйган хатын-кызларны, әбиләрне күргән бар», «Безнең әби кош-кортны үзе чала иде, күршедә ир-ат заты юк иде. Мин әбигә шушы сорауны биргәч, әби миңа: „Хатын-кызның күрем көннәре тукталгач (балага уза алмый башлагач) кош-корт чалырга рөхсәт ителә“, — дигән иде. Зур мал турында сүз бармый иде», — дип яздылар. Башкалар: «Каян килеп ярасын инде хатын-кызга мал чалу?! Телләренә ни килсә, шуны сөйләп йөрүчеләр күбәйде хәзер, мулла дигәч тә инде», «Чалу түгел, чалганны карап торырга да ярамый дип үстерделәр кечкенәдән», — дигән фикердә. Безнең «авылларда хәзер вәзгыять шундый», — дигән сүзләребезгә ышанмаган кешеләргә әйләнеп кайтыйк. Авылларда вәзгыять нинди соң? Без республикабызның төрле район һәм авылларында яшәүче апа, әбиләр белән аралаштык. Әгәр моңа кадәр ал күзлекләр киеп йөргән булсагыз, «Интертат» сезне җиргә — сез хезмәт иткән халык янына тартып төшерде дип уйлагыз, җәмәгать. Чынлыкта халкыбызның күпчелеге хатын-кыз мал суярга тиеш түгел, бу шәригать тарафыннан тыелган дип уйлауга карамастан, авылларда кош-корт чалган хатын-кызларыбыз бихисап күп. Һәм алар сез уйлаганча соң чиктәге зарурият — ачтан үлү куркынычы булган яки авылда ирләр бөтенләй калмаган очраклар түгел. Безнең соравыбыз да шушындый очраклар булуын белгәнгә күрә бирелгән иде.  «Ирем инвалид, казларны үзем чала идем» Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Надия Сәфәргалиева: Мин кечкенә чакта, малларны әткәй чала иде. Шуннан өйрәнеп калдым. Моңа хәтле каз асрадык. Бетергәнгә ике ел булды. Ул казларның исәбе-хисабы юк иде, бик күп булды. Үзем чала идем. Ирем инвалид, чала алмый. Казанга бер барганда, мәчеткә кереп: «Үзем чалсам ярыймы?» — дип сорап кайттым. Хәзрәт: «Улыгыз ничә яшьтә?» — дип сорады. «8 яшьтә», — дим. «Аңа 12 яшьтә өйрәтерсез. Әлегә кыйблага каратып үзегез чала аласыз», — диде. Шулай итеп хәзрәттән ризалык алып, чала башладым. Хәзер улыма 21 яшь була инде, өйрәнмәде барыбер. Бер ир-атка чалдыра идем. Ул чала да, аннан соң йөз граммын сорый. Ул бит эчәргә сорагач, тагын дөрес булмый. Шуңа күрә мулладан сорарга мәҗбүр булдым. Каршы сүз әйтүче булмады. Бер ир-ат мин чалган казны ала торган иде, каршы килмәде. Дин юлына бик каты кереп киткәч, бер елны гына үзе килеп суйды. Аңа хәтле мин чалганны ашады. Зур мал чалганым юк, суелган сарыкларны тунаганым бар инде. «Исереккә чалдырганчы, үзең эшләвең яхшырак була» Мамадыш районы Үсәли авылыннан Мәһнүсә Имамиева: Безнең авылда кош-кортны байтак хатын-кыз үзе чала. Мин тавыкларны башта күршегә суйдыра идем. Күршедәге абзый үлеп киткәч, үземә калды. Тавык күтәреп урам буйлап йөреп булмый, йөрсәң дә, кеше табылмый. Кайсы эштә, кайсы шәһәрдә, кайсы исерек. «Исереккә чалдырганчы, үзең эшләвең яхшырак була. Көянтәгә атланып чалырга кирәк», — диделәр миңа. («Интертат» аңлатмасы — көянтәгә атлануның мәгънәсе югарыда әйтелгәнчә, ир-ат рәвешен китерү максатыннан) Көянтәгә атланып, «Аллага тапшырдым», — дидем дә үзем тотындым. Кыйблага каратып, догамны укып… Тәтеш районы Бакырчы авылыннан Хәмдия: Беренче тапкыр тавыкны әнкәйләрдә чалдым. Әти юк иде инде. Урамга чыктым да карыйм: тирә-якта кемгә барып ялынасың? Бөтенесе эштә. Уңга карадым, сулга карадым, бер ир-ат булмагач, тәвәккәллим дидем дә… Шуннан китте. Ун еллап бар инде моңа… «Хатын-кызга мал чалырга ярамый», — диючеләр дә бар. Нишләтәсең?.. Ирле хатын-кызлар да үзләре суя бит. Таныш-белешләр төрлечә кабул итә. Безнең авылда күбесе шулай. Аерым йолаларым юк. Көянтәләргә атланып, ырымлап тормадым инде мин. Бисмилламны әйтми булмый, кыйблага карап әмәллим. Тавыктан башка каз, үрдәк чалганым бар, ә зур малга ир-ат көче кирәк. Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» call-үзәгендә дә хатын-кызга кош-корт суюны тыймадылар. Хәбәрчебез соравына: «Хатын-кызга тавык чала ала. „Бисмиллә“ дип әйтеп инде. Көянтәләрнең дингә кагылышы юк», — диделәр нәзарәтнең кайнар линиясендә. Әлбир Крганов: «Шәригать рөхсәт итсә дә, җирлектәге вазгыятькә карарга кирәк» Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов шәригать мәсьәләсендә Казан казые белән килешсә дә, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк дигән фикердә: Хатын-кызга корбан, мал чалырга ярауны шәригать күзлегеннән чыгып әйткәндә генә дөрес дип саный алам. Монда барыбызның да фикере бер. Әмма шәригать рөхсәт иткән, ә халкыбызның гадәтендә булмаган, бездә кулланмаган әйберләр дә бар. Хатын-кызның мал сую безнең җирлектә юк. Бездә андый нәрсә эшләнми. Шуны ассызыклыйсым килә — бу мәсьәлә мәҗбүри булган очракта гына, якын-тирәдә ирләр һич тә булмаганда гына хатын-кыз хайван чалырга мөмкин. Монда сүз корбан чалу турында гына түгел, гомумән хайван сую турында бара. Аннары шундый киңәш бар. Әйтик, мөселман хатын-кызның күршеләре башка диндәге яки мәҗүси ир-атлар ди. Бу вакытта да кайсыбер галимнәр мөселман хатын-кызга чалу кулайрак ди. Ләкин бу безнең вәзгыятькә туры килә торган фәтва түгел. Әйе, без белеп торырга тиеш — мәҗбүри булганда чалырга мөмкин. Ләкин бу Татарстан, Россия шартларына туры килми. Фәтваларны заманасы, шартларына карата кулланырга кирәк. Моны аңлау зарур. Булат хәзрәт әйткән аңлатма дөрес түгел дип әйтеп булмый. Шәригать буенча ул шулай. Ләкин, әйткәнемчә, вәзгыятьтән чыгып, бүгенге көннең хәленә, төрле төбәкләргә карарга кирәк, — диде ул. Корбанга кагылышлы матбугат конференциясенең тулы язмасы:



Туймазы

На КАМАЗе назначили нового директора литейного завода


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Башкортостана

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о поддержке организаций и ИП в Белгороде


В Башкирии достроят шесть объектов водоснабжения в 2024 году

Депутаты верхней палаты парламента Казахстана приняли закон о транспортировке российской нефти в Китай

Население Башкирии стремительно стареет: естественная убыль за два месяца выросла на треть

В ГИБДД Башкирии рассказали подробности аварии с тремя погибшими


Население Башкирии стремительно стареет: естественная убыль за два месяца выросла на треть

Жители Башкирии отчаялись из-за качества дорог, поставив могильный крест на яму

Роковая халатность: токарь на заводе в Башкирии получил тяжелую травму

На реке Белой в Уфе вода за сутки поднялась на 85 сантиметров


Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

Радий Хабиров назначил Зухру Гордиенко и. о. министра предпринимательства и туризма Башкирии


Частные объявления в Туймазы



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Баста

Антон Шастун, Баста, INSTASAMKA, Влад А4 и Клава Кока показали свои первые фото в сети в рекламной кампании ВКонтакте



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

ЮрКисс о черных списках «Русского Радио»: как туда попали SMAMAN, Тимати и Егор Крид

Вадим Самойлов («Агата Кристи») выступит на фестивале «Окна Открой»!

30 мая «Времена года» Антонио Вивальди прозвучат в Эрмитаже

ЮрКисс ответил на слухи о попадании Тимати в черный список из-за отказа петь с ним дуэтом


Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме


Citadel CEO Ken Griffin says the anti-Israel college campus protests are just 'performative art'

Derrick Lewis scores vicious knockout, moons crowd at UFC St. Louis 

Rory McIlroy masterclass secures dominant five-shot victory at Wells Fargo Championship

MTA reveals new electric buses, charging stations in Queens