Карамалы Гобәй авылында яшәүче яшь егет югалган: «Бернинди мәгълүмат юк»
0
88
Октябрьск шәһәренең төнге клубларының берсендә диджей булып эшләүче 29 яшьлек Илнар Әхмәтвәлиев хәбәрсез югалган. Тумышы белән Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылыннан ул. Туганнары аны инде икенче ай эзлиләр. «Менә әле бүген генә полициядән аның 3 октябрь көнне Мәскәүгә очканын белдек. Кемгә, кая, ни өчен киткәнен, гомумән, бернәрсә дә белмибез. Берәүгә дә, бернәрсә дә әйтмәгән. Үзенең барлык социаль челтәр битләрен һәм контактларын бетергән, бернинди дә элемтәбез юк, кая икәнен дә белмибез. 15 сентябрь көнне өйдән гадәттәгечә эшкә дип чыгып китте. Ул көнне өстендә көзге кара куртка, шапка, джинс чалбары да кара иде бугай. Кроссовкасы да кара кызыл элементлар белән. Аркасында һәрвакыт соры төстәге рюкзак йөртә ул. Илнар озын буйлы, ябык малай, буе 170 см. Энем Илнар Октябрьск шәһәрендә арендага фатир алып тора һәм төнге клубта диджей булып эшли иде. Алай конфликтлар булганы юк инде дә. Әти белән бераз әйткәләшеп алганнар иде. Илнар әти исеменнән кредит алган булган. Шуның өчен үпкәләшкәннәр иде. Кредитны үзе түләп барган, соңгы айларда гына түләмәгән. Гел күрешеп тормасак та, безнең мөгаләмәләр яхшы иде энем белән. Ул бер барып кайткан булган икән Мәскәүгә. Танышы бардыр, бәлки. Сораштырып табарга тырышабыз да, әлегә бернинди мәгълүмат та таба алмыйбыз шул. Кая китә алуы турында фаразларыбыз да юк хәтта. Эшендәге танышлары да, дуслары да берсе дә белми кая киткәнен. Үзләре аптырашта. Авылдан сентябрьнең 15 үк чыгып китсә дә, октябрьдә аны шәһәрдә күргәннәр әле. Сентябрь ахырларында телеграммнан бер-ике хәбәр язган иде, шуның белән шул. Шалтыратышып сөйләшмәдек. Өйдәгеләр белән дә сөйләшмәгән. Хәзерге вакытта без «Лиза Алерт» оешмасына да мөрәҗәгать иттек. Ярдәм итәргә тырышырбыз дип, бөтен мәгълүматларны язып алдылар. Безнең күрше авылда бер бик әйбәт күрәзәче апа бар диләр, шуңа барырбыз дип торабыз», — дип сөйләде югалган энесе турында Илнур. Илнарны табуда ярдәм итүне сорап, тумышы белән шушы авылдан булган Ришат Төхвәтуллин да халыкка мөрәҗәгать итте. Илнар Әхмәтвәлиев турында мәгълүматы булган кешеләр 89374894529 абыйсы номерына яки полициягә хәбәр итүен сорыйбыз.