Башкортстанда янгында һәлак булган эшчеләрнең законлы эшләгәнме икәнен тикшерәләр
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Башкортстан прокуратурасы теплица комплексында чыккан янгында һәлак булган алты яшелчәче законлы эшләгәнме-түгелме икәнлеген тикшерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 май иртәсендә Башкортстанның Туймазы районы теплица комплексы территориясендәге торак йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә алты эшче һәлак булган, берсенең тәне пешкән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Прокурор тикшерүе мәгълүматлары буенча, фаҗига «Терра» крестьян хуҗалыгы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булган.
«Республика прокуратурасы бина хуҗасы һәм дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен, контроль органнарының үзләренең вазифаи бурычларын үтәвен тикшерәчәк. Шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүнең законлылыгына һәм эшчеләрнең янган бинада законлы яшәгәнме-юкмы икәнлегенә бәя биреләчәк», - дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы.
Ведомство билгеләп үткәнчә, җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре республика прокуратурасы тарафыннан махсус контрольгә алынган.