Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Этләр талап үтергән Жаннаның ире Рөстәм: «Кеше итен ашаган эт качкан булса, бик куркыныч»

0 27

Жаннаның ире Рөстәм, дуслары фикеренчә, барысына да хатынның мәете табылган урын янындагы базада тотылган этләр гаеппле. Бу хакта алар «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

9 нчы ноябрь - шимбә көнне Жанна Хөсәенованың Самосырово бистәсе белән «Весна-2» торак комплексы арасында Шәүкәт Биктимеров урамында урнашкан «Пятерочка» кибетенә эшкә ашыгуы була. Ул Питрәч районында үзе яшәгән Богородское бистәсеннән Казанга таба баручы бер машинага утырып барып, Самосырово зираты янында төшеп калган дип фаразлана. Аннары кибеткә кадәр Самосырово бистәсе аша тагын 15-20 минутлап җәяү барырга кирәк була, тиздән килеп җитәчәген ул кибеткә шалтыратып та әйткән була.

Видеокамераларда аның Тынычлык урамы буенча барганы күренә, соңрак камералардан юкка чыга, чөнки сулга таба борылып, күрәсең, юлдан аска кырга таба төшеп киткән. Шул вакытта аңа бер көтү эт ташлана, дип фаразлыйлар. Моңа дәлил дә бар: Жанна 112 коткару хезмәтенә шалтыратып, үзенә этләр ташлануын әйтеп, тизрәк ярдәмгә чакырып ялварырга өлгергән. Тик ярдәм хезмәте белгеченә кайда икәнен аңлатырга өлгерми калган – коткару хезмәтендәге белгеч башта аны янгын буенча хәбәр итә дип аңлый, «Нәрсә яна?» дип сораштыра, аннары кайсы шәһәрдән икәнен сораштыра, әмма Казаннан икәнен әйтүгә, телефон өзелә.

Жанна иртән шалтыратуларга җавап бирмәгәч, якыннары чаң суга башлый. Кайда Жанна? Ник трубканы алмый? Социаль челтәрләрдә хатын-кызның югалуы турында мәгълүматлар тарала. Кичкә таба аның бер аягы бот өлешеннән сөягенә кадәр ботарланган, муены, башы, йөзе нык теткәләнгән мәетен табалар. Киемнәре дә шунда кырда табыла.

Кичә әнисе, ире Рөстәм, 15 яшьлек кызы Рената, туганнары, дуслары Жаннаны соңгы юлга озатты.

«Кызны җәяү җибәрмәячәкмен, элек ялларда эшләсәм, хәзер ял көннәрендә дә кирәк урынына илтеп, алып кайтачакмын»

Рөстәмнең бүген үлем турында таныклык, башка документлар артыннан йөреп көне узса да, «Интертат» белән сөйләшергә вакыт тапты. Ул хәләл җефетенең иртәнге 6 да эшкә чыгып китүен әйтте. Камыр ризыкларын өлгертер өчен ул гадәттә 7.30 да ук кибеткә барып җитә торган булган.

– Мин ул көнне кызымны 3нче дәрескә илтәсем бар иде, шуңа хатынымны илтә алмадым шул... Гадәттә, попутка белән бара иде, автобус соң килгәч, күпләр шулай йөри. Эшкә килеп җиткәч, гел шалтырата иде. Бу юлы директор 8 дә шалтыратып, «йоклап калдымы әллә», дип сорады. «Юк, ул инде 6 да ук чыгып китте» дим. Без кызым белән өйдән чыгып чаптык. Нинди юл белән йөргәнен беләбез бит, шул тирәләрне карап чыктык, бернинди эз күренмәде.

Кибет директоры үзе дә Жаннаны эзләргә чыгып киткән. Хәле китеп егылганмы әллә, трубканы шуңа алмыймы дип тә уйладык. Иртәнге 9 га кадәр әле гудок бара иде, аннары сүнгән дип күрсәтте. Зарядкасы беткәндерме – билгесез, – дип авыр сулап искә алды ул коточкыч көнне Рөстәм.

Ул көнне аның машинасы да ватылып калган. «Минем арттан кибет директоры килде. Полиция бүлегенә барып гариза бирдек. Аннары Жаннаны эзләргә киттек. Машинам әле һаман Богородскоедан чыгу юлында тора», – ди Рөстәм.

Тормыш иптәшен иң җылы сүзләр белән искә алды ул.

– Бик ягымлы, игътибарлы, кайгыртучан кеше иде ул, үзенә кыенлык килсә дә, башкаларга ярдәм итте. Кем генә сорамасын, беркемне кире какмады. Каян ул кадәр көч булгандыр аңарда?!

...Каһәр суккан ул база яныннан җәяү Жаннаның ул көнне беренче тапкыр гына узуы булган.

– Кисәк кырга борылган ул, анда сукмак та юк, югыйсә. Ничек анда барып эләккән ул? База янында юл бар, ә ул кырдан барган. Хәер, база кырыендагы ул юлдан, этләр булганга күрә, беркем йөрми иде. Этләр күп икәнен бөтен кеше, участковый да күптәннән белгән. Участковый Жаннаның «112 гә» – коткару хезмәтенә шалтыратуын да белгән, ә шуны эзләгәндә безгә әйтмәде. Ул бит шалтырату буенча барган булган. Этләр ташланганын белә торып та безгә әйтмәгән булып чыга. Этләр аны өзгәләгәндә, Жанна кычкырган бит. Полициядә язмасы бар. Ваемсызлыгы, битарафлыгы аркасында аның кичә эшеннән киткәне билгеле булды. Этләрне аулаучылар хезмәтенең дә ваемсызлыгы танылды, чөнки этләргә зарланып әйтүчеләр күп булган.

Кырда сөякләр күп анда, полиция дә күрде. Беренче мәет булмавы да бик ихтимал. Без таптык, бәлки, кемдер таба да алмагандыр югалган якынын, – ди Рөстәм Хөсәенов.

Фото: © Рөстәм Хөсәеновның шәхси архивыннан

База хуҗасының рәхимсезлегенә дә гарьләнә ул. «Без эзләгәндә, мыскыллап көлеп торды. Бер кызгану, үкенү хисе дә күренмәде, шундый битарафлык. «Минем этләр түгел ул», дип кенә торды», – дип уртаклашты Рөстәм.

– Кызны җәяү җибәрмәячәкмен, элек ялларда эшләсәм, хәзер ял көннәрендә дә кирәк урынына илтеп, алып кайтачакмын. Тулы контрольгә алам, кызымнан якынрак, газизрәк беркемем юк. Кызымның иптәшләре гел янында, ничек тә төшенкелеккә бирелмәсен дип тырышалар. Кызыбыз бик акыллы, барысын да аңлый, спортчы ул, бию белән дә кечкенәдән шөгыльләнә, – диде әти кеше.

Рөстәмнең көчле рухлы, сабыр булуы тавышыннан ук сизелде. Ничек тә сынмаска, сынауны дөрес итеп кабул итәргә тырыша.

– Вакыт яраларны әзрәк төзәтер дип ышанам. Әлегә авыр. Бүтән андый фаҗигаләр бөтенләй булырга тиеш түгел, этләр контрольдә тотылырга тиеш. Кеше итен ашап караган берәр эт качкан булса да, бик куркыныч, чөнки тагын кабатланырга мөмкин. Аллаһ сакласын, – ди Рөстәм.

Этләрнең һөҗүменә зарланулар элек тә булган, тик бернинди чара күрелмәгән

Ул көнне Жаннаны эзләүчеләрнең берсе - Самосырово бистәсендә яшәүче дусты Алсу Сәлимгәрәева борынчаксыз, богаусыз иректә йөргән ул усал этләр инде бик күп кешене куркытып, талап йөрәгенә төшкәнен әйтте. Аның сүзләренчә, этләрнең һөҗүменә зарланулар элек тә булган, тик бернинди чара күрелмәгән.

Былтыр, 2023 елның 12 нче октябрендә, ул этләр ташланган очрак булды. Күршем шул промбаза хуҗасына каршы гариза язды - бернинди чара күрелмәде, ноль реакция! Быел 1 нче октябрьдә этләрне ауладылар, ник ул ир этләрен ябып куеп, аулаучыларны кертмәде? Алар килгәч, ябып куя, ә башка вакытта иреккә чыгара. Тотсын ул этләрне, кем сүз әйтә, ләкин бәйдән ычкындырмасын! Бөтен «зоозащитникларга» кабат-кабат мөрәҗәгать итәм: без ул кешенең этләрне ничек тотканын белмибез бит. Тикшерсеннәр! Ул этләр инде әллә ничә кешене талады бит.

Бу ваемсызлыкка чик куярга вакыт! Балаларны сакларга кирәк безгә. Балалар курыкмыйча мәктәпкә дә бара алмый. Ул 185 нче лицейга бару юлында да гел 4 этле бер хатын йөри. Бик куркыныч. Былтыр минем кызга да бер эт һөҗүм итте. Бик куркып калды, - дип искә алды Алсу.

Жаннаны эшкә ире илтеп куя торган булган. Машиналары эштән чыккач, Жанна кызы белән я автобуста барган, я күршеләренә утырып чыкканнар. Төрлечә булган.

- Бер тапкыр гына ничектер шул промбаза яныннан узган булгач, Жанна кибеткә кадәр аннан да сукмак булганын белгән. Мөгаен, ул вакытта этләр очрамагандыр, юкса, ул юл буенча бармаган булыр иде. Хәзрәт белән дә сөйләштем, «әҗәле чакыргандыр, шуңа шуннан киткәндер» ди.

Камералардан аның Тынычлык урамы, 140, 144 нче йортларга кадәр барганы күренә, аннары сулга борылган булып чыга, чөнки 120 нче йорт тирәсендә ул инде күренми. 112 хезмәтенә шалтырата, тик кызганыч, кая икәнен әйтеп өлгермәгән булып чыга.

Кичә мин кинологлар, ветеринарлар белән сөйләштем. Кинологлар әйтүенчә, сукбай этләр кешегә һөҗүм итми, бары тик хуҗасы булган, үзләренең саклый торган территориясе булган этләр ташлана икән. Бу – мөһим факт. Этләр хуҗасын, территорияне саклаган, Жаннаны бу тирәдә күреп алгач, аңа ярсып һөҗүм иткәннәр дип уйлыйбыз, - дип уртаклашты Алсу.

«Ни өчен шул ук көнне этләрдән анализлар алырга мөмкинлек бирмәгән?»

Алсу промбаза хуҗасы гаепле этләрен качырмаганмы икән дип шикләнә.

- Хокук саклау органнары да беренче көнне керә алмады, ул бит беркемне кертмәде. Аларның гаебе булмаса, этләрне ник чыгармаган? Ни өчен шул ук көнне этләрдән анализлар алырга мөмкинлек бирмәгән? Чөнки икенче көнгә иртән ул этләрне башка базаларга яшереп куйган булуы да бар. Ә кичә алып китеп йоклаткан этләрдә берни тапмаска да мөмкиннәр. Ул бит үзе дә «этләрдә берни тапмаячаклар» дип кычкырды. Ә каян белә ул, ник алай төгәл белгән кебек әйтә? Мин аңа сорау бирдем. «Әгәр этләр гаепле дип табылса, сез җавап тотарга әзерме», - дип сорадым. «Мин 1000 процентка ул этләрдә берни тапмаячакларын беләм», - дип җавап бирде.

Мин үзем ике эт хуҗасы, ләкин мин беркайчан үзләрен генә чыгарып җибәрмим, чөнки мин аларның чит кеше янында үзләрен ничек тотасын белмим, шуңа мин аларны койма артында гына тотам. Монда ул базада 30лап эт бар, ә анализга 15ләп этне генә алып киттеләр.

Кичә төнлә махсус Самосыровода машина белән йөреп чыктык, күп кенә промабазалар этләрен чыгара. Видеоларга төшердек. Бу – нормаль хәл түгел. Без этләргә каршы түгел, тик без этләрне мыскыллауларга, начар тәрбиягә каршы. Ул базада этләрне җәберлиләр дигән шигебез бар, чөнки кайсының йоны юк, кайсының яңагы кәкре, кайсы аксый. Хәтта берсенең арт ягында ниндидер шеш шикелле әйбердән тагын 4 аяк үсеп килә, эт геннары бозылган дигән сүз бит бу. Без ул базада тикшерү үткәрелүен телибез, - дип сөйләде Алсу Сәлимгәрәева.

Жанна үлгән көнне аның кадәр этнең ыраулап өрүен ишетми мөмкин түгел, дип саный Алсу.

- Минемчә, каравылчы тавышларны ишеткән булырга тиеш. Сәгать 7-8 дә бөтен Самосырово этләре улады. Минекеләр дә улады, мин әле үземнекеләргә кисәтү дә ясадым. Мин шул улауга уяндым да. Ә ул, имеш, 30лап этнең улаганын, өргәнен ишетмәгән, - ди Алсу.

Әле дә ярый Жаннаны көнендә тапканнарына да сөенә дуслары. Юкса моргта, тагын ике көн узса, сөякләр генә калып, тапмаска мөмкинлекләрен дә әйткәннәр.

Сөякләр дигәннән, бу хәл этләрнең беренче җинаяте генә булмавы да ихтимал. Жанна табылган кырда сөякләр шактый күренгәли, дигән имеш-мимешләр дә бар.

«База хуҗасы «дустыгыз тәмлеме әллә?» дип мәсхәрәләп торды»

Кичә Жаннаны җирләп, матәм чарасыннан соң, дуслары тикшерүчегә барып, шаһитләр буларак мәгълүмат бирергә барганнарын сөйләде. Иң йөрәкләренә тигәне - база хуҗасының үзен тәккәбер тотып, хәлләренә керергә теләмәве.

- Жаннаны эзләргә чыккач, усал этләрне, бездән көлеп торган шул ирне күргәч, мин шикләнеп куйдым. Ул: «Ә нәрсә, дустыгыз шундый тәмлеме әллә? Беркемгә ташланмыйлар, сезнекенә ташланганнар мени» дип мыскыллап, мәсхәрәләп торды, без шуңа бик ярсыдык. Шул вакытта этләр дә әле безгә, әле кырга күрсәтеп өрә башлады. Әйтерсең, үзләре үк безгә шуннан эзләгез, дип ишарәләделәр.

Шулай кырдан эзли башлагач, башта ал итеген, аннары гәүдәсен таптык... Башы, йөзе чәйнәлгән, күзләре калган иде. Кинолог та әйтте: эт беренче булып бугазка, башка ташлана, шуннан ашый башлый икән. Курткасы теткәләп бетелгән, ул аерым ята иде.

Рөстәмнең йөрәге әрни инде, хатынын машина белән алып бара алмаганга үзен гаепли. Безнең бурыч - ничек тә аңа ярдәм итү, алга таба яшәргә көч өстәү. Яңа эш урыны, яңа машина булса, күңеле бераз үсеп китәр иде, бәлки. Иң мөһиме - бу эшне онытып, ябып кына куймасыннар. Уйлап карасаң, Жаннаның үлеме мәгънәсез түгел. Ул бит шушы проблемага игътибарны җәлеп итте. Ул безнең балаларны саклар өчен үзен корбан итте. Аның урынында безнең балалар да була ала иде бит, чөнки, әйткәнемчә, ул этләрнең балаларга һөҗүм иткәне бар иде... - дип әйтте Алсу.

- Жанна бик позитив, ачык күңелле, тормышны яратучан, яшисе килеп яши, энергиясе ташып тора иде аның. Андый кешеләр бик сирәк. Курку белмәс, кыю иде ул, җаваплы кеше иде. Хәтта кибетнең ачкычы да еш кына Жаннада булган. Ышанычсыз кеше булса, аңа ачкычларны тапшырмаслар иде дә.

15 яшьлек кызы Рената калды, шулай ук, туганының баласын да тәрбияләргә булышып, аңа да әни назы күрсәткән. Рената Казанга йөреп укый, спорт белән шөгыльләнә. Бик талантлы бала, әнисен югалтуны бик авыр кичерә, билгеле. Ире җирләгәндә үзен үзе кулга алып, нык торырга тырышты. Алар ипотекага йорт алып, тырышып-тырмашып яшәгән гаилә. Рөстәм үзе төзелеш эшләре буенча төрле урыннарга барып эшли, кулыннан эш килә. Машиналары бик иске, яңа машина алырга булышасыбыз килә. Машина белән кызын Казанга да йөртергә кирәк бит. Берәр яхшы эш урыны тәкъдим итүче булса да, әйбәт булыр иде. Хәсрәттән сына күрмәсеннәр дип, бик борчылабыз алар өчен, - диде Алсу.

Иосиф Лифшиц судта

Фото: © Совет районы суды матбугат хезмәте

База хуҗасы Иосиф Лившицның бу фаҗигадә үз этләренең гаебе булуын кире кагуы билгеле. Башка сукбай кыргый этләр ташлангандыр дип әйтә. «Мин үзем зират янында эт бандаларын күргәнем бар, ике этне ботарлаганнарын үзем күрдем» дип сөйләгән ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Тикшерү органнары базага барып, этләрне йоклаткан. Хәзер аларны карантинга ябып, анализларын алалар. Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатты. База хуҗасының тоткарлануы, аннан сорау алулары мәгълүм.

«Сөякләре генә калган дигәне дөреслеккә туры килми»

Жаннаның тагын бер дусты Алсу Богородское бистәсендә өч йорт янәшә гаилә дуслары булып яшәгәнен әйтте.

- Бәйрәмнәрне бергә үткәрдек, эшне бергә эшләдек. Күңеле белән гел яшь, балаларча беркатлы, бик якты, ачык күңелле кеше иде Жанна. Кәефе булмаса да, ул аны күрсәтмәде, беркайчан зарланмады, гел елмаеп, көлеп торды. Ул һәркемне үзенә яраттыра белә иде. Кибеттә администратор булып эшләде, әле кибет директорына кадәр үсәргә дип сынаулар да үтә башлаган иде, – дип сөйләде.

Жаннаның ул юл белән кибеткә беренче тапкыр баруын Алсу да раслады.

– Дөрес, ул урыннан бер тапкыр директоры белән үткән булган. Директоры сөйләгәнчә, «ул кыска юл, ләкин моннан җәяү йөрергә уйлама» дип кисәткән дә булган. Эшкә килмәгәч, димәк, нәрсәдер булган дигән шом керде. Артык җаваплы ул, болай гына килми кала алмас иде.

Башта нинди ноктадан эзләргә дә белмәдек. Җирле халык, бәлки, ачык люкка төшкәндер дигән фараз да әйткән иде. Самосырово бистәсендә яшәүчеләрне өй камераларыннан урамнарны карауларын сорадык. Камерадан күренгәч, шул урынга ашыктык. Караңгы төшә башлаган иде инде.

Юлда этләр һәм бер кеше торуын күреп, алар янына барып килергә уйладык. Этләр шулкадәр каты өрә иде. Шуннан без база хуҗасының камерадан каравын сорадык. Ә ул, имеш, камерасы күптән эшләми дигән булды. Безнең белән дорфа сөйләште, шикле тоелды ул кеше. Бәлки, этләр ашагандыр дигән шик керде күңелгә. «Бәлки, этләрегез ташлангандыр» дибез. Ә ул: «Беркемгә тими, сезнекенә генә тияме», - ди. Эзләүчеләр арасында кемдер канлы авызлы этләрне дә күргән. Мин үзем күрмәдем.

Эзләргә килгән унлап машинаны кырга таба утларын яктыртып куйдырып, шул кырдан эзләргә тотындык. Әз генә баруга, «итеген таптык» дип кычкырдылар. Бераздан үзен дә таптылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләнгәнчә, сөякләре генә калган дигәне дөреслеккә туры килми. Ул бөтен гәүдәле, ите ашалса да, аяклары үзендә иде. Киемнәре өзгәләнгән, чәчләре умырылган, йөзе юк иде. Моргтан без аны бөтен гәүдәсе белән алдык. Күмү йоласына туры китереп, киемнәр кидереп, ябык табутта җирләдек. Бик күп кеше килде. Бу резонанслы хәл, теләсә кемне тетрәндерерлек. Бик куркыныч үлем, - дип көрсенеп куйды Алсу.

Чыннан да, җан биргәнче Жаннаның нинди газап кичергәнен күз алдына китерсәң, чәчләр үрә торырлык.

Участковыйның ваемсызлыгын Алсу да әйтте. «Эзләү өчен этләр чакырыйк дигәч тә, «сез мине тыңлагыз, нәрсәгә, ничек тапсын ул эт» дип дорфаланды», – диде.

Алсу бу гаиләгә ярдәм акчасы җыю игълан ителүгә, бик күпләрдән акча килгәнен әйтте. Аларны җирләү һәм башка чыгымнарга тотканнар. «Рәхмәт, бик күп кеше булышты», - диде. Сүз уңаеннан, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар күрсәтелер. Ни өчен дигәндә, Рөстәмнең бу фаҗигадән соң кызы Ренатаны җәяү чыгарып җибәрергә күңеле җөрьәт итмәс шул. Үзе дә шулай диде бит. Машиналарын тиз арада яңартырга кирәк, ипотека түләгәч, башка кредитлары да булгач, Рөстәм әле яңа машина алырлык хәлдә түгел, без аңа булышырга бурычлы, ди иптәшләре.

«Кеше каны сизгән икән, алар туктамаячак»

Әйткәнебезчә, җирле халыкны ул базадагы этләр күптәннән өркетеп тора. Усал этләр турында «Халык контроле»нә дә шикаятьләр булган. Чыннан да гаепле этләр тотылганмы икән - монысын экспертиза ачыклаячак. Кеше каны тәмен белгән этләр иректә йөрмиме икән дигән шөбһә дә бар. «Интертат» әңгәмәдәшләре экспертиза нәтиҗәләре якынча 1,5 айдан гына киләчәген әйттеләр.

Минемчә, кеше ашаучы бу этләр бик куркыныч. Бу беренче очрак булмавы бар. Алар шулай тыныч кына кешегә ташлана икән, димәк, кеше каны белән инде таныш. Кеше каны сизгән икән, алар туктамаячак. Без икенче көнне Рөстәм белән кырда йөргән вакытта зур бер сөяк күрдек. Кемнекедер ул, кем белә, кешенеке булуы да ихтимал. Тикшерүчеләр, экспертиза шөгыльләнеп ачыкларга тиеш инде. Сораулар күп, җаваплар әлегә юк, - ди Алсу.

Ул этләрне дөрес тәрбияләү мөһимлеген әйтте. «Миндә дә ике олы эт бар, без аларны дөрес итеп тәрбиялибез. Эт алгансың икән, тиешенчә карарга, тәртиптә тотарга кирәк», - ди.

Жанна Хөсәенованың урыны оҗмахта булсын! «Татар-информ» агентлыгы, «Интертат» редакциясе мәрхүмәнең әнисе, тормыш иптәше Рөстәм, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша! Матди яктан ярдәмгә мохтаҗ булган бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Рөстәмнең телефон номеры буенча беркетелгән картага акча күчерә ала. Ил төкерсә, күл булыр ди халык. Тиз арада машина алырга булышсак, Рөстәмгә кызын машинада йөртү мөмкинлеге дә тизрәк туар иде.

Акча күчерү өчен: 8-903-314-13-17 – Рөстәм Хөсәеновның Сбербанк картасы шушы номерга беркетелгән.




Тула

Рекордное участие в Московском кубке: 74 сомелье соревнуются за звание лучшего столичного профессионала


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Рейтинг городов России по развитию платного парковочного пространства»

Рекордное участие в Московском кубке: 74 сомелье соревнуются за звание лучшего столичного профессионала

Всемирный день доброты празднуют 13 ноября

Истязание ребенка в детсаду и стрельба на улице – дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий

Новости Тулы

Руководители Ассоциации "СМО Тульской области" приняли участие в работе VII Съезда ВАРМСУ

Около 5 тысяч работ поступило на новогодний конкурс Музея Победы

«Рейтинг городов России по развитию платного парковочного пространства»

Компания ICDMC стала “Выбором потребителей” в 2024 году


Юные туляки смогут принять участие в домашнем матче АКМ

Тульские тхэквондисты завоевали шесть медалей Кубка мира

В Узловой рецидивист забрался в чужой дом и украл электроинструмент

Миодраг Божович: Судьи в России получают от клубов всё что угодно


Начались съемки фильма «Левша» с Юрием Колокольниковым

Юные туляки смогут принять участие в домашнем матче АКМ

Тульские тхэквондисты завоевали шесть медалей Кубка мира

В Узловой рецидивист забрался в чужой дом и украл электроинструмент


Губернатор Тульской области Алексей Дюмин
Москва

Собянин рассказал, какие уникальные артефакты нашли археологи на Тверской улице


Частные объявления в Туле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Юрий Лоза

Лоза заявил aif.ru, что его пенсия 16 тысяч — «мизер и издевательство»



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Последняя жена Градского недовольна результатами раздела имущества композитора

Башмет планирует организовать спектакль к 80-летию Победы по роману Константина Симонова

Потомок Чайковского рассказал о популярности композитора в США

Певица Ильвина примет участие большом музыкальном проекте стран БРИКС


Рублев поднялся на одну строчку в рейтинге ATP

Россиянин Рублев проиграл испанцу Алькарасу на Итоговом турнире ATP

Рублёв: надо научиться эмоционально вести себя правильно

Гауфф выиграла Итоговый турнир WTA - 2024


Diddy is ‘renting out his $60m Air Combs private jet & charging $432k for a one-way transatlantic flight’ as trial looms

Killer mom Susan Smith's parole bid inspires 360 correspondences—see how many favor her freedom

What is Ceramic Coating?

Jake Paul vs Mike Tyson weigh-in: Date, start time, how to watch & stream FREE as boxers prepare for huge Netflix clash