23 июньгә һава торышы һәм ай календаре
0
128
![23 июньгә һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/22/c2f3c6dd15e377972b494f511bb6aea6.jpg)
23 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда көчле яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +17..+22 градус фаразлана.
Тулы ай.
Үсемлекләр белән эшләү өчен уңышлы көн түгел. Шулай ук кыяр тозларга да киңәш ителми. Дару үләннәренең чәчәкләрен, яфракларын җыярга була. Туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә мөмкин.