Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар
0
108
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 23 июль көнне күренекле Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевнең тууына 98 ел тулды. Мәскәүдә аны искә алдылар.
Мәхмүт Гәрәев 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды .
Генералны искә алу өчен Федераль хәрби мемориаль зиратка Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, вәкиллек хезмәткәрләре, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, вәкиллектәге Офицерлар клубы вәкилләре, Мәхмүт Гәрәев гаиләсе килде.
Мытищи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Руслан хәзрәт Саберов мәрхүмнең истәлегенә дога укыды.
Мәхмүт Гәрәевнең улы — генерал-майор Тимур Гәрәев әтисен искә алган өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы офицерлар клубына нигез салынган вакыттан Мәхмүт Гәрәев чараларда актив катнашкан, аның мактаулы әгъзасы була.
Федераль хәрби мемориаль зиратта килүчеләр шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Әнвәр Чанышев һәм Россиянең атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант Рафаил Закиров каберләренә чәчәкләр салды. Атказанган хәрби очучы 2020 елның 18 июлендә71 яшендә вафат була.