Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты
0
13
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Самарада узган экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев уздырды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы чикләрендә булган ил субъектларында экологик хәлнең кискенләшүенә бәйле янауларны нейтральләштерү буенча өстәмә чараларны карадылар. Игорь Комаров су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасының яңа объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча чаралар үткәрелгәнлеген әйтте, 19 км озынлыкта елга үзәннәрен чистартканнар, әлеге су объектлары янында 150 меңнән артык кешенең экологик яшәү шартлары яхшыртылган. Урман хуҗалыгы өлкәсендә техник базаны актив яңарту бара: 4,5 меңнән артык махсус техника һәм җиһазлар сатып алынган.