Новости Москвы
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019
Октябрь 2019
Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Казанның Җәмигъ мәчете Бишбалта бистәсенә күчә, «Кырлай» паркы – парк булып кала?

0 155
Казанның Җәмигъ мәчете Бишбалта бистәсенә күчә, «Кырлай» паркы – парк булып кала?

Узган ел Җәмигъ мәчете проектына бәйге зурлап уздырылды. Ике архитектор җиңүче дип табылган иде – Казан архитекторы Айвар Саттаров һәм Мәскәүнең «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы җитәкчесе Алексей Гинзбург. Аларга 2,5 миллион сум премия да түләнелде. Ике җиңүче булса да. Айвар Саттаров эскизы буенча мәчет төзеләчәк дигән фикер әйтелде: архитектор үзе дә бу хакта шикләнми иде ахры, һәрхәлдә, ул биргән интервьюларда бүтән проект булачагына аз гына да шик юк иде.

Айвар Саттаров проекты

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

Конкурс булуга, «Кырлай» паркыннан күңел ачу җиһазлары чыгарылды, паркның икенче урында – Җиңү паркы янында булачагы әйтелде. Мәйданчык бушатылды.

2022 елның 20 маенда, Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең беренче көнендә Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә «Кырлай» паркында истәлек ташы да куелды. Тарихи чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

«Кырлай» паркы урынында Җәмигъ мәчетенең истәлек ташы

Фото: © Рамил Гали/архив

Бер ел үтте. Җәмигъ мәчете менә-менә төзелә башлар дип әйтүчеләр дә көтеп, арып бетте. Төзелеш эшләре башланмады. Элекке «Кырлай» паркындагы истәлек ташы да юкка чыкты.

Парк урыны нигә буш? Җәмигъ мәчете ни өчен башка урында булачак? «Кырлай» паркы урынында нәрсә булыр? Бу сорауларга бүген Казан ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм архитекторлар, бер төркем хәзрәтләр катнашында фикер алышу булды.

«Кырлай» паркы урынында истәлек ташын кую мизгеле

Фото: © Рамил Гали\архив

Илсур Метшин: «Җәмигъ мәчете конкурсында абсолют җиңүче булмады»

Шунысын искәртеп үтик, бер төркем Казан архитекторлары мәчет төзеләсе урынга каршы чыккан иде. Интернетта республика халкына һәм җитәкчелегенә юлланган ачык хат пәйда булды, анда «Кырлай» паркы Җәмигъ мәчете өчен отышлы урын түгел дип язылган иде. Хатны имзалаучылар мәчет татар рухы булган, транспорт белән якын килеп булган җирдә төзелергә тиеш дигәннәр. Алар үз вариантларын да тәкъдим иткән: Бишбалта бистәсендә (Идел елгасы ярында), Троицк урманында («Ак Барс Арена» стадионының каршы як ярында), Яшь парлар паркында (Яңа татар бистәсе).

Күңелдә бер уй туа: мәчет урынын күчерүгә әллә шул ачык хат тәэсир иткәнме? Шул ачык хат безнең җитәкчеләр өчен барысын да хәл итте микән?..

Җәмигъ мәчете анда булмый!

Һәм быел яңа мәгълүмат чыкты – Җәмигъ мәчете Кырлай паркында төзелмәячәк.

Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең Киров районы Бишбалта (Адмирал) бистәсендә урнашачагы турында сөйләде.

Фикер алышуны Казан мэры Илсур Метшин башлап җибәрде. «Без киңәшергә җыелдык», - дип билгеләп үтте ул. Фикер алышу барышында ул тәкъдим ителгән карарларның төгәл булмавын, һәм барлык яңгыраган кисәтүләрнең исәпкә алыначагын әйтте.

– Екатеринбургта 2019 елда собор төзелешендә ризасызлыклар, протестлар, фикер төрлелеге күп булды. Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төзелешендә дә шундый вакыйгалар күзәтелде. Россия Президенты әйтмешли: «Дини биналар кешеләрне аерырга түгел, ә берләштерергә тиеш».

Без Җәмигъ мәчете төзелешенә халыкара конкурс игълан иткән идек. Әмма анда абсолют җиңүче булмады. Нәтиҗәдә, Казан мэриясе Мәскәү архитектура бюросына мөрәҗәгать итте, аның исәбендә бик күп зур проектлар бар. Без аларга мәчет нинди булыр иде икән, дидек. Алар бик матур эскизлар ясады, – диде Метшин.

Шунысы аңлашылмады: халыкара проектта җиңгән Айвар Саттаров та, Алексей Гинзбург та фикер алышуда катнашмады. Фикер алышуда аларның исемнәре аталмады, гомумән, алар монда чакырылган иде микән? Бик шикле. Һәрхәлдә, фикер алышуда аларның эшләре күрсәтелмәде. Алай булгач, ни өчен халыкара бәйге игълан итеп, җиңүчеләрне билгеләргә иде икән? Бик абсурд хәл.

Конкурска нәтиҗә ясалганда аларга беренче урыннар бирелде. «Абсолют җиңүче булмады» дигәнне ничек аңларга? Конкурс шартлары буенча «Гран-При» юк иде...

Айвар Саттаровка көн дәвамында шалтыратып карадык, ләкин элемтәгә чыгып булмады.

Казан мэры һәм шәһәрнең баш архитекторы Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты

Илсур Метшин әйтүенчә, мәчет төзелешенә Казансу комачаулый икән. Дөресрәге, елганың элекке үзәне!

– «Кырлай» паркында проектлау, геодезия эшләрен башладык, - диде Илсур Метшин. – Казансуның тарихи үзәне елгага әйләнгәне ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары төзелешкә комачаулаганын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде. Моннан тыш, эксплуатация мәсьәләсе дә бар бит әле.

Мэр фикерен Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хуплады. Казансуның агымын үзгәртергә ярамый диде ул.

– Бердән, бу инде формалашкан район. Торак төзелешләре күп. Аннан соң, «Кырлай» паркы янында бөке җыела. Гел машиналар йөреп торганлыктан, каты тавыш бар. Төзелеш тавышлары да бар. Суларга һава юк. Мәчет янында биек биналар урнашкан, шунлыктан, үзәк мәчет әһәмиятле бина булудан туктый. Каршыда Кремль күренеп тора. Ул Кол Шәриф мәчете белән «ярышыр» иде кебек. Минемчә, Бишбалта бистәсендәге ком базасы территориясе ил күләмендәге мәчет төзелеше өчен иң кулай урын, - дип аңлатты архитектор.

Яңа Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар ирләрне күрмәячәк, ишетә генә алачак

Яңа проектны архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим итте. Аларның проекты нигез итеп алынды. Фикер алышуда башка проектларны карамадылар да. Сүз уңаеннан, журналистларга Мәскәү архитекторларына сорау бирергә каршы төшүче булмаса да, архитекторлар матбугат чараларыннан качып йөргән сыман тоелды. Фикер алышу төгәлләнгәч тә, алар мизгел эчендә юк булды.

Николай Ляшенко һәм Александр Цимайлога Казандагы Җәмигъ мәчете проекты белән «Архитектурная Москва» халыкара архитекторлар бәйгесендә Гран-при яулаган. Шулай ук, узган ел Мәскәүдә узган форумда «Россиянең иң яхшы архитекторлары» дигән исемгә ия булган. Архитекторлар үзләрен Мәскәү дәүләт архитектура университетында 15 ел стажы булган мөгаллимнәр дип тә таныштырды.

– Куелган максатлар бик югары. Мәчетнең ачылышы илдә зур вакыйга булырга тиеш дип күзаллана. Шуңа күрә, Җәмигъ мәчете проектын озак уйладык. Проектны ясаганда без Мәккә шәһәрендәге әл-Мәсҗид әл-Хәрам Җәмигъ мәчете үзәгендә урнашкан Кәгъбәгә карап илһамландык. Ул безгә бары тик образ булды, без аны төгәл күчерергә, яки аңа охшатып ясарга теләмибез. Мәчетнең төп «фишка»сы – гөмбәз рәсеменең судагы чагылышы.

Мәчет кара куб формасында таштан төзеләчәк, аның манарасы бер үк вакытта маяк та булып торачак. Мәчетнең тышкы кыяфәте дөньяви һәм дини юнәлешләрне берләштерәчәк. Залның гөмбәзен ерактан һәм су транспортларыннан күрергә мөмкин булачак. Мәчетнең манарасы - күзәтү мәйданчыгы булыр дип планлаштырыла.

Мәчеткә ир-атлар аерым, хатын-кызлар өчен аерым керү ишекләре булачак. Мәчет эчендә гөмбәз киңлеге булачак. Икенче кат – хатын-кызлар өчен каралган. Икенче каттан беренче каттагы залга карап булмаячак, ул ябык булачак. Хатын-кызлар беренче катта ир-атларның намаз укыганын күрә алмаячак, хәзрәт укыганнарны гына тыңлый алачак. Калган катларда ислам тарихы музее булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук, зур һәм кечкенә конференция заллары булачак. Машина куяр өчен парковка да төзеләчәк, - диде архитекторлар.

Мәскәү архитекторлары мәчетнең яңа урыны турында: «Казанда яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка киләчәк»

Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим ителгән барлык урыннарны карап чыккан, әмма иң уңайлысы дип Бишбалта бистәсендәге ком базасы территориясен тапкан.

– «Кырлай» паркы урыны безгә уңайсыз мәйданчык булып тоелды. Яңа урында мәйдан зур һәм мәчет Иделнең 90 градуска борыла торган урынында урнашачак. «Кырлай» паркы урыны мондый әһәмиятле корылма өчен бик үк дәрәҗәдә яхшы урын түгел. Моннан тыш, шәһәр тавышы, тирә-як төзелеш тавышлары бар. Безгә бинаны тулысынча ача торган урын табу мөһим иде. Шуңа күрә без ком базасы территориясен сайладык.

Бу урын шәһәр үзәгеннән һәм Иделнең төрле якларыннан күренә. Бу урын яраклы дип табылды. Безнең өчен мәчетнең су янында урнашуы бик мөһим. Бу безнең тәкъдим. Бөтен Казанда яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка килергә мөмкин. Мәчет бу урынны җанландырачак, аны мәдәни үзәк итәчәк.

Без мәчет һәм Ислам мәгариф үзәге төзиячәкбез. Бу территориягә яңа сулыш бирәчәк. Без, шулай ук, яр буйлап, елганың иске үзәне аша җәяүлеләр бәйләнеше ясарга тәкъдим иттек», - диде Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло.

«Кырлай» паркы урынында – ислам кабул итүнең 1100 еллыгы паркы?

Фикер алышуда бу сорауны да күтәрделәр. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәкъдиме буенча, элекке «Кырлай» паркы урынында ислам динен кабул итүгә 1100 ел паркы булачак.

– Мәчет урынын күчерү – узган ел җәмәгатьчелек арасында шау-шулар куптарды. Инде «Кырлай» паркында мәчет нигезе ташы да салынган иде бит. Ләкин төзелеш булмады. Халыкта ризасызлык туды. Бу, әлбәттә, беребезне дә бизәми, матур түгел. Төзүче, тикшерүчеләргә дә каршы килеп булмый. Әмма мәчетнең урыны да дини урыны булырга тиеш.

«Кырлай» паркын Ислам динен кабул итүгә 1100 ел дип атап, шунда матур гына бер мәчет төзеп булыр иде. Икенче яктан караганда, шәһәр эчендә төзелгән мәчетләргә машина белән килеп булмый, чөнки машина куяр өчен урын юк. Җәмигъ мәчетендә милли төсебез дә, тарихыбыз да чагылыш табарга тиеш. Урыны иркен, кунакларны алып килеп күрсәтерлек мәчет булсын иде, - дип тәкъдим итте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Хәзрәтләр бөтенесе бер тавыш белән: «Бу урында намаз кылыр өчен кечкенә мәчет тә булса иде», – дигән фикерен әйтте.

– Чөнки узган ел нигез ташын куйдык, аны болай гына калдырып булмас», - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

– Без Рөстәм Миңнеханов белән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркын нинди формада ясарга кирәклеге турында сөйләштек. Без сезнең белән бергә киңәшләшеп бетерәчәкбез. Без кечкенә мәчет, шулай ук дөньядагы билгеле мәчетләрнең кечкенә зурлыктагы күчермәләрен куячакбыз. Әмма бу паркның сквер яисә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы буларак калуына гарантия бирәбез, – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Бу тәкъдимнәргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирде.

– Без барыбыз да шул елны [Җәмигъ мәчетенең беренче ташын салу тантанасында] җыелдык һәм бөтен дөньяга намаз укылды, шуннан бөтенләй аерылмаячакбыз. Бу скверда дога кылу өчен ниндидер урын булырга тиеш. Без ташны барыбер нәрсәдер өчен куйганбыздыр бит?! – дип риторик сорау бирде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Җәмигъ мәчете проектын йөз процент кабул итәм дип әйтә алмыйм»

– Проект заманча эшләнгән. Төрле фикерләр яңгырады. Үзгәрешләр кертергә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бу проектны йөз процент кабул итәм дип әйтә алмыйм, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа проект турында.

– Бинаны күрүгә, бу йөз процент мөселман бинасы, дип әйтергә телем әйләнми. Яңа милли-мәдәни үзәк төзиләрме әллә, дигән фикер туа. Кәгъбә юнәлешен билгеләгән ярымай булса да аңлашылыр иде әле... Мәчет эчендә дә мәдәниятебезнең милли үзенчәлеге булса урынлы булыр иде.

Җәмигъ мәчете урынында 15 гектар мәйдан бар. Киләчәктә тагын биш гектар җир булыр дип ышандырдылар. Мәчет шәһәргә кергәндә бик яхшы күренеп торачак. Ул бик уңайлы урын. Проектка килгәндә, бу әле күзаллау гына. Киләчәктә эшче төркем булдырылачак. Безнең татар каллиграфлары, тарихчыларыбыз бар. Киңәшмәләр уздырачакбыз. Белгечләрнең фикерләренә таяначакбыз.

Без шуны аңларга тиеш: үзәк мәчет күп кеше намаз укый алырлык мәчет булырга тиеш. Әйтик, бәйрәм намазлары вакытында. Үзәк мәчет кайда урнашса да, бөтен кешегә дә анда барып җитү уңайлы булыр дип әйтеп булмый. Казанда инде 80 мәчет эшли. Шуңа күрә һәркем үз тирәлегендәге мәчеткә биш вакыт намазын укырга йөри. Теләк була икән, үзәк мәчеткә дә барып җитеп булачак.

Үзәк мәчетнең шәһәр кырыенда урнашкан очраклар бар. Мәсәлән, Махачкалада лимонад заводы урынында үзәк мәчет төзеделәр, анда кунакханә, парк, һава сулар өчен урын, яңа фатирлар бар. Хәзер ул урын шәһәрнең үзәгенә әйләнде. Яисә Абу-Дабидагы Шәйх Зәед мәчете. Ул кеше яши торган урыннан ерак урнашкан. Астанадагы мәчет тә шулай ук. Шәһәр кырыенда булса да, аның янына машина яки шәһәр транспорты белән килеп җитеп була, - диде Татарстан мөфтие.

Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең мөнбәре, михрабын әле тәкъдим итмәде. «Ай, мөнбәр, михраб турында фикерләребез булыр әле», – дип өстәде Камил хәзрәт.

Айрат Әюпов: «Мәчет проектын шәм һәм табут итеп кабул иттем»

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, бу проектның эскизы татар халкының холык-фигылен гәүдәләндерә – «тыйнаклык һәм матурлык»ны.

Әмма фикер алышуда кайбер катнашучыларның сайлап алынган стилистикага кискен сораулары барлыкка килде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы аксакаллары рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: «Мин сезнең архитектурагызга карадым. Бәлки, каты бәрелеп әйтәмдер, әмма мин монда шәм һәм табут күрәм», - диде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Җәмигъ мәчете проектында милли архитектура традициясе юк»

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның да проектка карата сораулары бар иде. Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проектта милли архитектура традицияләре исәпкә алынмаганын әйтте.

– Проект модерн стильдә эшләнгән. Карап торуга аны матур дип әйтергә була. Мисал итеп, тагын шуңа охшаш мәчет проектлары Австралия, Словения, Германиядә бар, диделәр. Әмма ул илләрдә күп гасырлык мөселман архитектура традицияләре юк. Безнең Болгар дәүләте чорыннан – IX-X гасырлардан башлап үзебезнең архитектура традицияләре бар. Казанда бер дигән матур мәчетләр эшли. Шуңа күрә яңа мәчет – модерн стилендә булса да, анда шушы үзенчәлекләр чагылырга тиеш.

Җәмигъ мәчете урынын уңышлы дип саныйм. Ул бик киң урын. Шәһәр уртасында бүген зур мәчет төзү - проблема. Казанда 80 мәчет, мәчет янында машина куярга урын юк, урын җитми. Җәмигъ мәчете төзеләчәк Адмирал бистәсендә инфраструктура ягыннан бик күп проблемалар хәл ителәчәк.

Архитекторларның чыгышларында: «Без сезнең традицияләрне өйрәндек, бик матур архитектура мәктәбе бар икән», – дигән сүз яңгырамаган. «Милли, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча мәчет төзү дөрес булмас иде. Бу әле проектның башы гына. Алга таба идеяләр тормышка ашар. Милли архитектура «фишкасы» килеп чыгар дип уйлыйм», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

«Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проект нигез итеп алына, әмма ахыр чиктә ул проект нинди булыр – әйтүе кыен. Аңлавымча, архитекторлар барысын да орнаментка гына кайтарып калдырырга тели, ләкин архитектура үзенчәлекләре - ул башка. Бу юнәлештә уйларга кирәк», - диде Россия ислам институты ректоры.

Казан мэры мәгъдә бирде: «Сездән барлык нечкәлекләр турында да сораячакбыз»

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, аның хезмәттәшләре һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та проект авторларына шундый ук сораулар биргән.

– Кайда ярымай? Бинаның тышкы бизәлеше нинди булачак? Хәзер без зур эскиз турында гына фикер алышабыз, ә калганы әле эшләнеп бетәчәк. Әлбәттә, безнең мөхтәрәм хәзрәтләр катнашында. Бу әле фикер алышуның башы гына, без әле берничә тапкыр җыелачакбыз, һәм без сездән барлык нечкәлекләр турында да сораячакбыз. Барысы да киңәшләшеп эшләнәчәк. Бу әле юлның башы гына. Алла теләсә, проекты да булыр, мәчете дә төзелер», - дип вәгъдә бирде шәһәр мэры.




Троицк

Праздничный концерт состоится в Троицком доме ученых


Все города России от А до Я

Загрузка...

Троицк на Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В преддверии Дня Победы в Великой Отечественной войне: уроки мужества и познавательно-спортивная эстафета

В преддверии Дня Победы в Великой Отечественной войне: уроки мужества и познавательно-спортивная эстафета

Праздничный концерт состоится в Троицком доме ученых

День Победы отпразднуют в каждом округе столицы

Новости Московской области

Снег повалил допетровскую иву в «Аптекарском огороде» в Москве

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями

Праздничный концерт состоится в Троицком доме ученых


Иконописец природы: выставка памяти художника Николая Деткова откроется в Троицком доме ученых

Эксперт Платонов: в Новой Москве заблаговременно выстраивают логистическую сеть

В Мосгордуме предложили изменить границы Новой Москвы

На пересечении новых шоссе в ТиНАО будет построена крупная развязка - Собянин


С видом на Петра I. В Москве продают квартиру почти за 2 миллиарда рублей

Столичные власти решили поднять качество жизни в ТиНАО до уровня "старой Москвы"

В преддверии Дня Победы в Великой Отечественной войне: уроки мужества и познавательно-спортивная эстафета

Дорожный вопрос


Губернатор Московской области Андрей Воробьёв
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике


Частные объявления в Троицке



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Бенни Гудмен

В Доме Единства состоится джазовый концерт, посвященный Бенни Гудмену



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Троицк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

«С новосельем, моя сладкая!»: бабушка Симона показала дом дочки Тимати

Особняк Аллы Пугачёвой выставлен на продажу за 132 миллиона рублей

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Моргенштерн* раскрыл доход от платного телеграм-канала


В России назвали подвигом победу Рублева на "Мастерсе" из-за болезни

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби

Стало известно, с кем сыграет Вероника Кудерметова во втором круге турнира WTA-1000 в Риме


Sci-Fi Short Film BackSpace Forever - DUST - Online Premiere

Driving Los Angeles 8K HDR Dolby Vision - USC to Manhattan Beach

Mastering the Art of Automotive Enhancement

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'