Мы в Telegram
Добавить новость
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012 Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Беренче Сабан туе: Чувашиянең Сориле авылында милли бәйрәм гадәттәгечә узмады

0 151
Беренче Сабан туе: Чувашиянең Сориле авылында милли бәйрәм гадәттәгечә узмады
Чувашия Республикасындагы Сориле — Яльчек районында урнашкан бердәнбер татар авылы. Авылның 350 еллык юбилее уңаеннан 29 майда «Татар милли авылы: кичә, бүген, иртәгә» дигән фәнни-гамәли конференция һәм Сабантуй бәйрәме узды. Авыл халкы ерактан килгән кунакларны сый-хөрмәт тулы өстәл белән каршы алды. Авылга килеп керү белән динилек сизелеп тора. Барлык татар абый-бабайлар кәләпүш кигәннәр, апа-әбиләр яулык япканнар иде. Сөйләгән һәр ике сүзнең берендә Аллаһы Тәгаләне искә алалар. Күрәсең, динилек бу авылда шундый көчле. Бәйрәм чаралары конференция белән башланды. Анда татар халкы; татар авылының киләчәге, бүгенгесе, үткәне; ислам дине; Сориле авылы, аның күренекле кешеләре хакында сөйләштеләр. Чара изге Коръән сүрәләрен укудан башланды. Аны Ильяс хәзрәт Сафианов укыды. Сориле авылыннан 1 миллион терлек сугышка озатыла Сориле тарихы белән авылда күп еллар укытучы булып эшләгән Җәүдәт Закиров таныштырды. «Безнең авылыбызның төпләнүе 1552 елда ук башлана, 1670 елда безнең авылларда регистрация ясап йөриләр, шунлыктан шул дата кереп калган», — дип сөйләде ул. 1780 елда, Сембер наместниклыгын төзегәндә, Сориле авылы Буа өязе составына 1920 елның 25 июненә кадәр керә. Авылның русча исеме — Ишмурзино-Суринск. Бу исем авылга беренче булып абыйлы-энеле Ишморатовларның күчеп килүе белән аңлатыла. Халыкның беренче өлеше «без чукынмыйбыз, без мөселманнар» дип чукындыру башлангач килеп урнаша, ә икенче төркем чукынган булса да, аны кабул итмиләр. Алар соңрак килеп утыра. Бу ике төркем дә берләшеп, шушы авылны оештырып яши. — 1670 елдан бирле безнең халык арта барган, ә халык иң күп булган ел — 1911. Ул елда 1010 кеше булган. Шуннан соң сугышлар, төрле һәлакәтләр нәтиҗәсендә безнең халык саны әзәя бара. Районда ул чакта ике электр станциясе була, иң башта бездә куела. Без аны хәзер яңарта башладык. Шулай ук авылыбызда мәктәп иң беренчеләрдән төзелгән. Башта мәдрәсәләрдә абыстайлар, имамнар укыткан. Заманалар үзгәрә башлагач, мәдрәсәләрне мәктәпкә үзгәрткәннәр. Мәдәният йорты 1948 елда төзелә, ә китапханә инде 1936 елдан бирле эшләгән, — ди Җәүдәт Закиров. Сориле авылының районнары да гел алышып торган. Башта Буа, аннары Батыр, Яльчек, Батыр, аннары кабат Яльчек районына кергән. Хәзерге вакытта авыл Яльчек районына керә. — Безнең як иң күп терлек асраучылар ягы санала. Сугыш вакытында район 2 миллион терлек биргән булса, шуның 1 миллионы безнең авылдан җибәрелә. Күпме иген, ашлык булган, шуны фронтка җибәргәннәр. Авылдан 226 кеше сугышка киткән булса, шуның 116сы кире әйләнеп кайта. Шулар арасыннан Ульяновск шәһәрендә яшәүче Габделхәй абый подполковник булган, ул һаман да исән. Екатерина патша мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, безгә Буа районы Тинчәле авылыннан Хәмидулла мулланы җибәрәләр. Анда иң зур мәдрәсә булган, шунда укытканнар һәм төрле мөселман авылларына муллаларны җибәргәннәр, — ди Җәүдәт Закиров.  «Бүген авылда 180 кеше генә яши» Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Фаик Идиятуллин да авыл тарихына өстәмәләр кертте. «Безнең авылыбызның тарихын өйрәнү — киләчәккә нигез салу. Без, монда чакырылган кунаклар, авылыбызда туып үскән һәм чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да бу тарихка өстәмәләр кертергә тиеш, чөнки әле барысы да өйрәнелмәгән, язылмаган. Кем 7 бабасына кадәр нәселен белми, аларның киләчәге юк», — диде ул. — Авылга нигез салынгач, авыл үскән, алга таба барган, җирләре күп булган. 1700дән артык гектар җире булган, революция вакытында да кешеләр мул яшәгәннәр, зур кибетләр тотканнар, аннары зур сельпо эшләгән. Күмәкләшү чорларында авылда «Марс» колхозы төзелгән. Аны Абдулла Гаязов җитәкләгән, — ди Фаик Идиятуллин.     1931-1946 елларда Абдулла Гаяз улы «Марс» колхозын җитәкли. Сугыш вакытында бу алдынгы хуҗалык әгъзалары Кызыл Армиягә зур ярдәм күрсәтәләр. Гаязов үзе «Чувашия колхозчысы» танк колоннасы төзелешенә 105 мең сум, ә Советлар Союзы герое очучы-истребитель А. В. Кочетовка самолет сатып алу өчен 110 мең сум акча керткән, илнең оборона фондына 178 пот икмәк биргән. Сориле авылына Югары Башкомандующий И. В. Сталиннан ике тапкыр Рәхмәт телеграммалары килгән. — Ә бүген авылда 180 кеше генә яши, балалар да әз, өйләнүчеләр дә юк. Менә шуларны авылыбызда калдырып, аларга эш табарга кирәк. Без генә моны чишә алмыйбыз, моның өчен Россиянең ярдәме кирәк. Яңадан авылларны яңарту өчен яхшы предприятиеләр, эш урыннары булырга тиеш. Авыллар бетә, иптәшләр. Мондый бәйрәмнәрен ешрак үткәрик. Тарихны яңартыйк. Авылыбызны саклап калыйк, — дип аңлатты элекеге авыл башлыгы.    Алга таба котлау сүзләре Чувашия Республикасы Яльчек районы хакимияте башлыгы урынбасары Николай Петровка бирелде. «Сориле — районның иң борынгы авылларының берсе. Озак еллар дәвамында авыл татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калды. Күп кенә гасырлар дәвамында Яльчек районындагы мөселманнар һәм православ диндәгеләр тынычлыкта һәм татулыкта яшәгәннәр», — диде ул. «Совет чоры, Бөек Ватан сугышы белән генә дөнья башланмаган» Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Флера Сәйфуллина соңгы елларда Татарстанда, Татарстаннан читтә яшәгән татарлар дөньясында да үзләренең чыгышы, тарихы турында кызыксынучы бер юнәлеш көчәйгәнен әйтеп узды. — Аеруча Совет иле таркалганнан соң бу юнәлеш көчәеп китте. Сезнең бу бәйрәмнең дә бер мәгънәви, тирән үзенчәлеген күрәм. Без нигездә барыбыз да авылдан чыгып кеше булдык. Шуңа күрә бүген авылны, аның яшәешен саклаучылар алдында баш ияргә тиешбез. Безне туендыручы, үстерүче, гыйльми, рухи азык бирүчеләр дә нәкъ шушы авыл җирендә яшәгән ата-бабаларыбыз. Без кая гына йөреп, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, иң беренче чиратта үзебезнең туган җиребезгә, туган туфрагыбызга, ата-бабаларыбыз каберләренә кайтып, баш ияргә тиешбез. Әлбәттә, бу төбәкләр арасында заманында ук дини бер бәйләнеш була. Мин Тинчәле авылында туып үскән кеше. Безнең авылның үзендә генә дә 20нче гасыр башында 5 мәчет һәм алар каршында мәдрәсә була. Иң беренче мәчет 1764 елда безнең авылда төзелә. Бу Казан ханлыгы таркалганнан соң яңадан 18нче гасыр ахырларында татарларга күпмедер мөмкинлекләр ачылган заман.    Мин әдәбият галиме, хезмәтләрем нигездә әдәбиятны өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм, әлбәттә, әдәбиятны өйрәнгәндә без тарихка мөрәҗәгать итәбез. Чөнки шәхесләрнең, язучыларның кайдан чыкканын, токымнары кайдан килгәнлеген белү кирәк. Мәсәлән, Касыйм һәм Ибраһим Бикколовлар турында мәгълүматны төрле архивлардан, ФСБ архивларыннан да тупладым. Әлеге шәхесләр үз заманының имам-хатыйплары булган. Болар икесе дә 1937 елларда юк ителгән шәхесләр, андыйлар безнең авылларда меңләгән. Олысы Касыйм Бикколов укытучы һәм шул ук вакытта мәчеттә имам-хатыйп та була. Аның туганлык җепләре Абдулла Гаязовка барып тоташа. Ибраһим Бикколов — журналист, Тукайның якын дусты. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Себергә Томск өлкәсенә китеп татарча укыткан, татар газетасы ачкан шәхесләрнең берсе һәм соңгы көненә кадәр Фатих Әмирхан белән дус булып яшәгән. Фатих Әмирхан аларның әтиләренең вафатына кайткан дигән мәгълүмат та бар. Һәрбер авылда безне кеше иткән, безне авыл итеп яшәткән, шушы урынга нигез салган шәхесләр бар. Менә шушы мәгълүматлар бездән калган, соңгы буыннарга да җитәргә тиеш. Совет чоры, Бөек Ватан сугышы белән генә дөнья башланмаган икәнен, алар гына безнең тарихыбыз түгеллеген аңларга кирәк. Әле Сориле авылына да 350 ел дип әйтәбез дә, авылыбыз аннан да алдарак булган дип сөйләү үзе үк шушы борынгы тарихыбызга игътибарыбызны күрсәтә.  Аннан соң игътибар итегез әле, безнең татар авыллары нинди җирдә урнашкан? Үзенең суы да, урманы да юк. Ни өчен борынгы бабаларыбыз шулай килеп утырганнар икән? Рәхәт кенә җирдә яшәмәгәннәр? Күбесенең яшәү мәгънәсе үзенең динен, рухын саклау булган. Безнең як халкы җиңел генә агачтан җимешләр коеп яшәмәгән. Шушыны сез дәвам иттерүчеләр. Сезнең оныкларыгыз, Алланың рәхмәте белән, шушы җирләргә кайтып, тормышын дәвам итсеннәр иде. Совет чорында бөтенебез рәхәт тормышка күчтек, шәһәрләргә киттек, гыйлем алабыз, дидек. Күбебез шушында яшәп тә калды, әмма авыл җирен, аның каберлекләрен карап торган, яңа мәчетләр салган, искеләрен барлаган кешеләр бар, аларга олы рәхмәтләр, — дип сөйләде Флера Сәйфулина. «Татар теле — ул бары татарның теле»    Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рифат Җамал  исә болай җыелуның зур бәйрәм икәнен ассызыклады. — Мин сезгә карап торам, монда бөтенесе өлкәннәр. Балалар кайда? Мин башка җирләрдә дә чыгыш ясыйм, шулай ук өлкәннәр утыра. Ә 10, 20 елдан кем утырачак монда? Без бүген шул турыда уйларга тиеш. Хәзер дингә игътибар зур. Милләтләрнең дине төрле була ала. Ә татар теле ул — бары татарның теле. Кайберәүләр хәтта аңлап та җиткермиләр, тел булмаса, җыр булмый. Татарча җырламаган татар татар булмый. Сезнең дә мәктәбегез юк, беткән. Кеше телне мәктәптә белә, чөнки иртәгә нинди телдә җавап бирәсен ул шул телдә уйлый. Бүген сезнең гаиләләрегез өстендә зур бурыч ята, чөнки балаларыгыз, оныкларыгыз гаиләдә генә татарча өйрәнә ала. Атнага бер-ике сәгать укып, тел белмиләр. Мәктәптә сезнең кайсыгыз немецча, кайсыгыз инглизчә укыды. Беләсезме? Белмисез. Шуңа күрә гаиләдә без татарча сөйләшергә тиеш. Үзебезнең арада да мин татар түгел диючеләр бар. Билгеле, безнең халыкның тамырлары төрле. Без Болгардан, Алтын Урдадан да чыкканбыз, һәрберсенең тәэсире булган. Татарның таркалуына борчылып, минем мондый шигъри юлларым бар: «Кайсы кыпчак, кайсы Болгар, кайсы Алтын Урдадан,  Әйтерсең лә татар дигән милләт һич тә булмаган. Берсе мишәр, берсе типтәр, кайсылары керәшен, Әйт, татарым, син кайда соң, төшләремә керәсең». Без бөтенебез дә татар. Шул ук керәшен дә татар. Аның дине - аларның эше, ләкин алар татар, татарча сөйләшә. Без бүлгәләнер өчен ул дәрәҗәдә күп түгел, — дип әрнеп сөйләде ул. «Татарлар һәм чувашлар арасында Миначев — дөнья күләмендәге йолдыз» География фәннәре кандидаты, доцент, кафедра профессоры, Чуваш халык академиясенең хакыйкый әгъзасы Федор Карягин , барыннан да элек, татар телен өйрәнмәве өчен үзе алдында гаепле икәнен әйтте.  — Бабаларым татар телен бик яхшы белә иде. Үзем Чувашиянең Батыр районыннан. Кечкенәдән үк татар телен ишетеп үстек. Бабаларым сезнең авыл белән дус иделәр. Кызганыч, мин үз алдыма татар телен өйрәнү максатын куймадым. Еш кына безнең коллегалар урам исемнәрен атау, үзгәртү планнарын тәкъдим итәләр. Нигездә, мәдәният эшлеклеләре тәкъдим ителә. Фән эшлеклеләрен еш кына оныталар. Космонавтлар хөрмәтенә аталган урамнар бар. Чувашия — Россиянең, Мәскәүдән кала, өч космонавтка ия булган бердәнбер төбәге: Андриян Николаев, Николай Бударин, Муса Манаров. Чувашиядә академиклар аз. Барлыгы өчәү: Иакинф (Никита Яковлевич) Бичурин, Алексей Крылов, Хәбиб Миначев. Бичурин белән Крыловка килгәндә, алар исемендәге урамнар да, һәйкәлләр дә бар. Миначев исеменә килгәндә, монда без хилафлык күрсәтәбез. Бу барлык хакимиятнең дә, фәннең дә, җәмәгатьчелекнең дә җитешсезлеге. Дөрес, Чабаксар урамнарының берсенә Миначев исемен бирдерүгә ирештек. Әмма бу гына аз. Без Миначевның илебезнең, техника үсешенә керткән өлешен чын-чынлап бәяләргә тиеш. Без менә шулай очрашсыннар, яшәсеннәр өчен ул бик күп эшләде. Кызганыч, аның исеме бик озак вакытлар сер итеп сакланды. Аның күп хезмәтләре басылып чыкмаган, серләр әлегә кадәр ябык. Аның эшчәнлегеннән башка без космоска беренче булып чыга алмас идек. Безнең республика башкаласында без бөек галимгә һәйкәл куярга тиеш. Мин, әлбәттә, күп кенә химикларны — Зеленский, Бутлеров һәм Арбузовларны да беләм. Әмма алар руслар. Ләкин нәкъ менә татарлар һәм чувашлар арасында Миначев — дөнья күләмендәге йолдыз. Без бу хакта онытырга тиеш түгел. Без горурланырга тиеш, — дип сөйләде ул. «Татар һәм мөселман булуыбыз башка кешеләргә ышаныч бирергә тиеш» Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов татар халкының динен, гореф-гадәтен саклап калу зур бурыч икәнен, шул исәптән Сориле авылының 350 еллык юбилеен билгеләп узу элеккеге буынны искә алып, аларның рухына дога кылу булуын әйтте. — Бүгенге көндә һәрбер татар авылларында мәчетләр авыл тормышында олы хезмәтләрен алып баралар. Быел күп кенә авылларда мәчетләрнең юбилейлары уза. Иң олы мәчетебезгә 30 ел булды. Тагын бер мәсьәләгә халкыбызның игътибарын юнәлтәсем килә. Авылларда телебез, гореф-гадәтләребез саклана, ә ник шәһәрләргә, төрле төбәкләргә чыгып киткәч, үзебезнең тәртипләребездән читкә борылабыз? Динебезне, телебезне, гореф-гадәтебезне саклау өчен дә тарихыбызны белеп, аны киләчәк буынга калдырмасак, безнең халык яшәрме икән? Бу мәсьәләдә уйланыйк. Барыбызны да Аллаһы Тәгалә мөселман итеп яралткан, безнең динебез, китабыбыз бар. Пәйгамбәрләребезнең хәдисләрендә күршеләрегез белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз дип әйтелә. Без шәһәрләргә килгәч, минем күршемдә татар яки мөселман булыр дип сайлый алмыйбыз. Без менә шул шартларда башка дин әһелләре, башка милләт әһелләре белән яшәүче халык буларак, безнең татар һәм мөселман булуыбыз башка кешеләргә ышаныч бирергә тиеш. Ни сәбәпле ышаныч бирергә тиеш? Синең әдәбең, тәртибең, кешелеклелегең ышанычлы булырга тиеш, кеше зарар күрердәй, менә болар кемнәр икән диеп, куркып шикләнә торган халык булырга тиеш түгел. Безнең өч тәкъдимебез бар: 1. Сориле авылының тарихын туплап, һәрбер авылдашларыбызның кулына килеп җитәрдәй китап әзерләү. Аны яшьләр өчен электрон форматта да әзерләү дигән ниятебез бар. Читтәге якташларыбыз да күреп, авыл тарихы белән кабаттан кызыксынсын өчен, Сориле авылының сайтын булдыру, ютубта, инстаграмда битен ачу. 2. Безнең мәчетләребездә, авыл халкын берләштереп, олы хезмәт күрсәткән авыл имамнарының тарихын барлап, мәчетебез тарихында имамнарның исемлек тактасын барлау. 3. Бөек академик Хәбиб Миначевка Чувашия республикасы Чебоксар шәһәрендә һәйкәл булдыру, — дип, үз фикерләрен җиткерде ул. Халык концертка сусаган иде Конференциядән соң Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуй дигәч, һәркемнең күз алдына көрәш, милли уеннар, җыр-биюләр килә торгандыр. Мин дә шуларны күрермен дип бардым. Бәйрәмнең үзенә күрә бер дини төсмердә булуы ачык сизелеп торды. Сабантуй балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең мөнәҗәт, бәет әйтү, шигырьләр уку бәйгесеннән башланып китте. Кече яшьтән үк балаларның бик оста итеп мөнәҗәтләр әйтә белүе аеруча таң калдырды. Димәк, аларны кечкенәдән үк иманлы, кыйблалы итеп үстерәләр.  Мөнәҗәтләр әйтү буенча Гөлнара Мәсәева - 1, Әлфис Хисаметдинов — 2, Гөлшат Садриева 3 урыннарны яуладылар. Шигырь номинациясендә Иркә Мәсәева - 1, Айсылу Нәзметдинова — 2, Самира Саликова 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр, бергәләп, халкыбызның гимны — «Туган тел» җырын башкардылар. Алга таба бәйрәм милли җырлар белән үрелеп барды. Батыр районының «Ялкын» ансамбле һәм авыл үзешчәннәре чыгышлары белән авыл халкын куандырды. Янымда утырган абыйлар татар концертларына сусауларын, яшьлекләрен искә төшерүләрен әйттеләр. Сабантуйда әби-бабайлар, урта яшьтәге милләттәшләребез яшьләргә караганда күбрәк иде. Кояш бик кыздырса да, әбиләр үз урыннарыннан тормыйча, бәйрәмне яратып карадылар. Авылны үстерүгә зур өлеш керткән активистларны Дәүләт грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессы, Яльчек районы администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.  



Томск

В своей квартире в Москве найден мертвым известный актер и режиссер Вадим Григорьев


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

HeadHunter: акушерки в Москве зарабатывают в среднем 100 тысяч рублей

Лики Пасхальной радости. Какие праздничные мероприятия пройдут в разных епархиях?

В своей квартире в Москве найден мертвым известный актер и режиссер Вадим Григорьев

КамАЗ арестовали у томича за долги по коммуналке

Новости Томска

Специализированные кабинеты заработали в амбулатории села Богашево после ремонта

КамАЗ арестовали у томича за долги по коммуналке

Губернатор Владимир Мазур поздравил томичей с Пасхой

Копия знамени Победы возвысилась над Томском


Пожар произошел в жилом доме в Асино из-за неосторожного обращения с огнём

Университет при правительстве показал место Чебоксар в рейтинге городов России

«Диаспора может мстить»: автоинспектора Гусева, застрелившего азербайджанца Векила Абдуллаева, выживают из МВД

“Черви на нашем теле”, – депутат публично унизила неработающих россиян


Томич получил 7 лет "строгача" за попытку сбыта 1 кг "синтетики"

«Гудок Победы»: в Кузбассе 9 Мая одновременно загудят все поезда

Еще 2 села попали в зону подтопления в Чаинском районе Томской области

“Черви на нашем теле”, – депутат публично унизила неработающих россиян


Губернатор Томской области Владимир Мазур
Томская область

Губернатор Владимир Мазур поздравил томичей с Пасхой


Частные объявления в Томске



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Linkin Park

Звездные разборки: Филипп Киркоров выпустил новую песню, Linkin Park поедут в тур, а Ольга Бузова показала сына-подростка



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Томск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Звездные разборки: Филипп Киркоров выпустил новую песню, Linkin Park поедут в тур, а Ольга Бузова показала сына-подростка

Депутат ЗСК Виктор Тепляков посетил кризисный центр в храме «Всех скорбящих радость»

Продукцию будут продавать через торговые сети: Джиган собирается торговать пивом и энергетиками

Создание, оформление, настройка, продвижение и раскрутка YouTube канала, и переформатирование уже созданных.


WTA огорчила Елену Рыбакину после турнира в Мадриде

Соболенко уступила Свентек в финале турнира WTA-1000 в Мадриде

На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде


'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Seven reasons Sporting are champions of Portugal

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'