15 майда Томскида «Татар кызы» бәйгесе уздырырга җыеналар
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 15 майда Томск татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Татар мәдәнияте үзәге «Татар кызы» конкурсын уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс яшьләрнең гореф-гадәтләргә һәм үзенчәлекле милли мәдәнияткә карата ихтирамлы мөнәсәбәтен тәрбияләүне; татар кызларының тышкы матурлыгын һәм сөйкемлелеген искәртү генә түгел, ә аларның үзенчәлекле эчке сыйфатларын: тыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче, халык гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирамын күрсәтүне максат итеп куя.
Бәйгедә Томск шәһәрендә һәм Томск өлкәсендә яшәүче 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге кияүгә чыкмаган кызлар катнаша ала.
Конкурсның мәҗбүри шартлары: татар телендә ирекле аралашу; татар халкының гореф-гадәтләрен, кыскача тарихын белү; вокал һәм хореография буенча башлангыч күнекмәләрне башкару; милли татар ашларын әзерли белү һәм тәкъдим итү; кул эшләрен башкару.
Конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган кыз Ташкентта «Татар кызы 2020» матурлык һәм талант халыкара конкурсында Томск шәһәрен тәкъдим итәчәк.