Питрәч районында чемпион белән тренировка булды
0
125
(Питрәч, 19 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). Питрәчнең «Крепость» спорт клубында «Татфайт» чемпионы Ленар Сөләйманов белән төрле техникаларны һәм юнәлешләрне берләштергән катнаш көрәш буенча ачык тренировка узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ленар Сөләймановка 25 яшь. Ул — катнаш көрәш буенча спорт мастеры. Аның исәбендә җиңүләр аз түгел — «Непобедимая держава» төрле техника һәм юнәлешләрне берләштергән көрәш сәнгате буенча мастер турнирында 1 урын (Тольятти шәһәре, 2019 ел), «Хәтер кубогы» Бөтенроссия турнирында 1 урын (2019 ел), Татарстан чемпионатында һәм беренчелегендә 1 урын (2018 ел).
Питрәчтә «Татфайт» чемпионы катнаш көрәш белән шөгыльләнүче «Крепость» спорт клубында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Күнегүләр 2 сәгать дәвам итте. Көрәш, бәрү техникасы һәм физик әзерлек алымнары эшләнде.
Ачык тренировкада район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты.
«Менә дигән тренировка булды! Очрашу үзе бик файдалы, бигрәк тә биредә шөгыльләнүче балалар өчен», — диде район башлыгы.