Чирмешән аграр техникумында Тольятти яшьләре дә белем алачак
0
17
(Чирмешән, 6 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Дүрт төркемгә 80 студент алырга планлаштырабыз. Абитуриентлардан илледән артык гариза керде. Быел мөмкинлеге чикле яшьләрне дә һөнәргә өйрәтергә уйлыйбыз», — диде техникум директоры Владимир Островский.
«Кызларны — тегүчелеккә, егетләрне төзелеш һәм штукатурлау эшләре мастерына укытачаклар. 9 сыйныф белемле яшьләр авыл хуҗалыгы техникаларын һәм җиһазларын куллану һәм ремонтлау, пешекче һәм кондитер, автомобильләрне ремонтлау мастеры, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр үзләштерә алалар.
Үткән уку елында техникумны 34 студент тәмамлаган. 14 кеше пешекче һәм хисапчы һөнәрен үзләштергән, ә 20 егет техник-механик белгечлеге буенча диплом алган. Техникум укытучылары уку йортын тәмамлаган яшьләрнең кая эшкә урнашулары белән дә кызыксына һәм аларның куәтле, заманча техникаларны егәрләүләре белән горурланалар.