Рәзил Камалов: «Үзем генә чыгып җырларга, ничектер, кыенсынам, оялам»
«Нейрохирургка да шуның кадәр укымыйлар, дип шаяртам»
Бүген бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Рәзил Камалов. Рәзил, без сезне үткән бәйрәмнәр, Гармунчылар көне белән тәбрик итәбез. Шулай ук мактаулы исем алуыгыз белән котлыйбыз. Бу инде сезнең өчен бәйрәмгә зур бүләк булгандыр, әйеме?
Әйе, әлеге исемне алуым шушы көннәрдә генә булды. Һәм бу – минем өчен икеләтә бәйрәм булды. Рәхмәт.
- Рәзил Камаловның куанычлы яңалыгы бар
Иң мөһиме, дәвамлы булсын, шулай бит. Менә бу кулыгыздагы баяныгыз, белүемчә, өр-яңа баян. Аның хакында сөйләп үтсәгез иде.
Бу – махсус Италиядән кайтартылган баян. Махсус җиңел баян ясаттым. Чөнки авыр баяннар да бар. Менә аларның берсе безнең өстәлебездә. Ә монысы җиңел, миңа аның яңгырашы да бик ошый. Самолетта да кул йөгенә керә торган уен коралы. Шуңа мин аны бик яраттым, ул миңа бик кирәк иде. Барыбыз да беләбез инде, уен кораллары бик кыйммәт тора. Мин аны алу өчен, ничәдер ел акчалар туплап, бик әзерләндем.
Рәзил, сезнең турыдагы мәгълүматларны карагач, шундый фикер кала: әйтерсез лә сез гомер буе белем аласыз.
Минем үземнең дә, «нейрохирургка да шуның кадәр укымыйлар» дип, шаяртып әйткәнем бар. Бала чакта музыка мәктәбендә, аннан музыка училищесында, аннан югары уку йортында белем алдым. Барысы да баян буенча.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Балаларым булса, барысы да гармунда оста уйнаячак, дип сүз биргән»
Сез бит әле гармунчылар нәселеннән, әйеме? Дүртенче буын икән инде, сөбханаллаһ.
Дөрес. Иң беренче булып, минем Камал бабай гармунда уйный башлаган. Һәм аның белән бер кызыклы вакыйга булган. Ул вакытларда бит дин буенча уйнарга бик ярамаган. Ә ул әтисеннән качып уйный торган булган. Берсендә гармунын печән эскертенә яшереп куйган. Икенче көнне чыкса, атмы, сыермы шул гармунының күрекләрен ашап киткән… Бабай моңа бик борчылган инде һәм үз-үзенә: «Балаларым булса, барысы да гармунда оста уйнаячак», – дип сүз биргән. Минем мәрхүм әтием дә гармунда оста итеп уйный иде. Аның уйнавына гашыйк булып, 8-9 яшьләрдә миндә дә гармунда уйнау теләге уянып китте.
Әле мин тагын бер мәгълүматка тап булдым. Әтиегез сезне, төнлә уятып, баянда уйната торган булган икән.
Мин авылда туып үстем. Әти – эш кешесе, агроном. Көндез дә, төнлә дә гел эштә бит инде. Кайвакыт төнлә кунаклар белән кайтып керәләр дә, әти, күңеле тулып киткәч: «Әйдә, улым, тор әле», – дип уятып, миңа гармун уйната. Шулай гармунны алып, уйнап, җырлап утырганнарымны хәтерлим. Әмма бу – минем өчен бик кирәкле тәҗрибә булды. Аннан мин музыка мәктәбендә, училищеда баянны үзләштергәч, әти уйнамый башлады. Мин аннан яхшырак уйный башлагач, кыенсына башлады.
Рәзил, сез Рәфинә белән 3 бала тәрбияләп үстерәсез. Бу юнәлештә дәвамчыларыгыз бармы?
Олы улыбызга 10 яшь. Ул музыка мәктәбенә йөри. Әмма анда баян дәресе укытылмаганга, фортепиано белән шөгыльләнә. Балаларның өчесендә дә музыкаль сәләт бар. Безнең җырларны да җырлап йөриләр. Киләчәктә кечкенәләрен дә музыка мәктәбенә бирәчәкбез.
«Рөстәм Вәлиев коллекциясеннән кечкенә гармун турында хыялланам»
Сезнең бер уен коралыгыз белән таныштык. Инде өстәлдә торган башкаларына да күчик әле.
Менә бу зур баянны әле Рәфинә белән танышкан елда ук алган идем. 2014 елдан бирле минем яраткан уен коралым. Шулай ук Италиядән кайтартылган. Ул инде кайда гына булмады, кайсы гына илләрдә, төбәкләрдә дигәндәй. Минем иң якын, тугры дустым. Әмма ул хәзер лаеклы ялда. Чит илләргә хәзер яңасын йөртәм. Һәрберсенең – үз урыны, һәр уен коралы минем өчен бик кадерле.
Һәр музыкантның да үз коллекциясе була. Сезнеке дә бардыр. Анда бүгенге көндә ничә уен коралы?
Менә чутлап чыгарганым, санаганым юк. Әмма миндә бер үзенчәлекле уен коралы бар. Бу – Советлар Союзында чыгарылган иң беренче электрон баян. Аны тартасы юк, төймәләренә басасың да, тавышы чыга. Аны миңа әти бүләк иткән иде. Мин аны кадерләп саклыйм. Киләчәктә уен коралларыннан торган берәр музеем булса, ул анда үзенең лаеклы урынын алыр дип уйлыйм. Шулай ук хромка гармуным, Саратов гармуным, өч рәтле гармуннарым бар.
«Эх, менә шушы уен коралын кулыма төшерсәм иде» дип хыялланган уен коралыгыз юкмы?
Элегрәк Рөстәм Вәлиев коллекциясендә бәләкәй генә гармуннар бар иде. Миндә әнә шундый гармун юк. Шулардан берәрсе булса, мин бик шат булыр идем. Чөнки аларны ясаучылар да бармак белән генә санарлык калды инде.
Шундый тәҗрибә үткәргәнегез юкмы, көненә туктамыйча ничә сәгать уйный аласыз?
Училищеда укыган вакытта көненә 12 сәгать уйный идек. 12 сәгатьтән артыгын уйнаган юктыр. Конкурсларга әзерләнгәндә иртәнге бишләрдә торып, кабинетка барып, көне буе уйнап утыра идек. Яллары белән, шул 12 сәгатькә җыела иде.
Фото: © Рәзил Камалов архивыннан
Сез гел сәяхәттә. Милли моңнарыбызны төрле җирләрдә, чит илләрдә дә ишеттерәсез. Үзегез өчен иң ерак ноктаны билгеләгәнегез булдымы?
Быел Россия күләмендә 2 тапкыр Якутск шәһәрендә чыгыш ясарга туры килде. Шулай ук дүрт илдә булдык. Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәренә барып кайттык. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә чыгыш ясадык. Бәлки, шул иң ерак нокта булгандыр. Әле күптән түгел Казахстанда булдык. Анда шулай ук концертта катнаштык. Кипрда Сабантуйда булдым. Анда мин инде өченче тапкыр көтелгән кунак буларак катнашам. Андагы милләттәшләр белән бик дуслашып калдык. Аларга шулай якын итеп чакыруларына рәхмәт! Быел анда тормыш иптәшем Рәфинә белән бергә барырга туры килде. Күптән түгел Мисырның Каһирә шәһәрендә булдык. Анда да татар оешмасының 30 еллыгына багышланган бик матур чара узды. Шул форсаттан концертта катнашып, мастер-класслар үткәреп, күңелле итеп йөреп кайттык.
- Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар октябрь аенда Кипр Сабан туен гөрләткән
«11 ел эчендә безнең 19 дуэт җырыбыз барлыкка килде»
Тапшыруга әзерләнгәндә сезнең социаль челтәрләрне дә карап чыктым. Сез анда үзегез турында «җырлаучы баянчы» дип язып куйгансыз. Һәм бу –чыннан да шулай. Тамашачыларыбыз сезне дуэтта да бик яраталар. Бу дуэтның барлыкка килүе турында да сорыйсым килә.
Без Рәфинә белән беренче дуэтыбызны үз туебызга бүләк буларак яздырган идек. Аннан соң «Язылмаган хатым» җырын Рәфинә «сольно» җырлыйм дип алды. Оскар Усмановның студиясенә бардык. Рәфинә яздыра башлады. Тыңлыйбыз, нәрсәдер җитмәгән кебек. «Әйдәле, Рәзил, син дә яздырып кара әле», – ди Оскар Усманов. Бергә җырлаган идек, җыр ничектер тулыланып китте. Минем тавышка да ятты. Безнең дуэт шул «Язылмаган хатым» җырыннан башланды, дип әйтү дөрес булыр. Һәм менә 11 ел эчендә безнең 19 дуэт җырыбыз барлыкка килде.
Фото: © Рәзил Камалов архивыннан
Сез үзегезне күбрәк җырчы итеп хис итәсезме, әллә инде баянчы итепме?
Һөнәрем буенча мин – баянчы. Ләкин гомер буе җырлап йөрдем. «Җырлый торган баянчы» дип әйттегез бит, шул миңа күбрәк туры киләдер. Мин үземне вокалист җырчы дип санамыйм. Булган тавышымнан рәхәтлек алып кына җырлыйм.
Җырчы булу авырмы?
Үзем генә чыгып җырларга мин ничектер, кыенсынам, оялам. Баян белән чыкканда, үземдә көч табам. Рәфинә белән ияләшкән мин җырларга. Үзем генә җырлаганда ярдәм кирәк сыман.
Җырларны ничек сайлыйсыз?
Җырларны авторлар гел җибәреп торалар. Мин дә, Рәфинә дә тыңлыйбыз да, ошаткан җырны киңәшләшеп сайлап алабыз. Кайвакыт авторларга «шундый җыр кирәк иде» дип махсус әйтәбез, тәкъдим итәбез.
«Татар артистлары татар телен саклау өчен күп көч куя»
Рәзил, сезнең сәхнә костюмнарыгызга да гашыйкмын. Аларда милли рух саклана, шул ук вакытта затлылык та, заманча рух та бар. Аларны кем уйлап таба?
Костюмның идеяләрен Рәфинә уйлап таба. Аның креативлыгы бар. «Матур, матур», – дип, мин ризалашам гына. Төрле модельерлар, ательелар белән эшлибез. Миллилекне югалтмыйча, шул ук вакытта халыкка үзебезне яңача тәкъдим итәргә тырышабыз.
Чыннан да бик матур, «афәрин» диясе генә кала. Рәзил, өстәлдә сез сөйләмәгән тагын бер уен коралы калды.
Бу инде татарның милли уен коралы – тальян. Ул авыл клубында бик озак еллар яткан. Абыем: «Рәзил, монда бер гармун бар. Тавышы ошаса, ал да, яңарт әле син аны», – дип әйтте. Әле ул вакытта тальянда бик уйный да белми идем. Ләкин бу гармунның тавышы күңелемә бик ошады. Мин аны реставрациягә бирдем дә, әкренләп, тальянны да үзләштереп, тальянда уйный башладым.
Бик зур рәхмәт. Тапшыру ахырында киләчәккә планнарыгыз турында да сорап үтәсем килә. Инде мактаулы исем булды, әйеме?
Мин инде Казанга укырга килгәннән бирле татар милләте өчен тырышам. Гел үсештә булырга, матур җырлар иҗат итәргә, матур костюмнар белән тамашачыны җәлеп итәргә. Уен коралларында уйнап, миллилекне саклап, шул юлдан тайпылмыйча барырга иде. Татар телен сакларга! Безнең татар артистлары моның өчен бик күп көч куя. Без заманча эшләсәк, яшьләр дә күбрәк тартылачак, бар да яхшы булачак.
Бик зур рәхмәт сезгә җылы әңгәмәгез өчен!