Рөстәм Миңнеханов юлларда сак булырга чакыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлларда сак булырга чакыра. Бу турыда ул телеграм-каналында яза.
«Бүген буранлый. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, аеруча әгәр рульдә булсагыз. Юлларда кар көртләре, күз күреме начар. Сак булыгыз», – ди ул.
Синоптиклар белешмәсе буенча, 3 һәм 4 гыйнварда һава торышы шактый бозылачак, дип язган идек.
Иртән кар ява башлый, буран чыга, күз күреме 1-2 км, вакыты белән 1 км булуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -13..-18 градус, республиканың көнчыгышында -21 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә -4..-9 градус, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булуы көтелә.
4 гыйнварда төбәктә кар явачак, көндез көчле буран көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -4.. -9, көнчыгыш районнарда -14 градус, көндез -1..-6 градус булыр дип фаразлана.