Яңалыклар (26.12.25)
Иртәнге чыгарылыш
Мәскәүдә Кремльдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы узды. Аны Россия Президенты Владимир Путин үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә – хәзерге актуаль бурычларны исәпкә алып, ил икътисады өчен кадрлар хәзерләү мәсьәләләре иде
Мәскәү Кремлендә Россия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышы алдыннан, «Теләкләр чыршысы» акциясе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тагын өч баланың теләген үтәячәк.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен көчәйтелгән эш режимы кертелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең илкүләм рейтингын җитәкләде. Бу хакта 2025 ел йомгаклары буенча «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән соң билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил Гайнетдин белән очрашты. Алар хәләл стандартлар, быел милли һәм дини тормышта булган вакыйгалар, ирешелгән уңышлар турында фикер алыштылар.
Казанның Горький исемендәге ял паркында 29 декабрь көнне Кыш Бабай резиденциясе ачыла. Чара кунаклары өчен бай эчтәлекле күңелле бәйрәм программасы әзерләнә. Теләге булган һәр кеше остаханәләрдә һәм кышкы гаилә уеннарында, шулай ук Яңа ел ярминкәсендә катнаша алачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең илкүләм рейтингын җитәкләде. Бу хакта 2025 ел йомгаклары буенча «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән соң билгеле булды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Яңа ел алды утырышында 2025 ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Быелның сентябрь аенда Татарстан Рәисен һәм 7 мең 500дән артык муниципаль депутатны сайлаулар уңышлы узды. Барлык сайлаулар демократик, ачык шартларда, сайлау участокларында күзәтүчеләр катнашында узды. Моны Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм республика җитәкчелеге дә үтте.
Казанның Горький исемендәге ял паркында 29 декабрь көнне Кыш Бабай резиденциясе ачыла. Чара кунаклары өчен бай эчтәлекле күңелле бәйрәм программасы әзерләнә. Теләге булган һәр кеше остаханәләрдә һәм кышкы гаилә уеннарында, шулай ук Яңа ел ярминкәсендә катнаша алачак.
Татарстан РәисеРөстәмМиңнеханов хөкүмәт йортында республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмалары җитәкчеләре белән традицион Яңа ел алды очрашуын уздырды.2025 ел катлаулы булуга карамастан, Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы лаеклы эш нәтиҗәләрен күрсәтте.
Татарстан агымдагы һәм перспектив бурычларны хәл итүдә федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә эшли. Бу хакта журналистларга еллык йомгаклау матбугат конференциясендә республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Яңа ел алды утырышында 2025 ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Быелның сентябрь аенда Татарстан Рәисен һәм 7 мең 500дән артык муниципаль депутатны сайлаулар уңышлы узды.
Сообщение Яңалыклар (26.12.25) появились сначала на Вести Татарстан.