Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең хатыны вафат булу сәбәпле, Татарстан мөфтие кайгы уртаклашты
Бүген, 23 декабрь төнендә, Раҗәб аеның 3 нче көнендә, Россия Үзәк диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә зур кайгы килде – хәләл җефете, балаларының анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы вафат булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте, республиканың барлык имамнары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты:
«Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Аллаһыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыны оҗмахта булсын, дип, чын күңелдән телим һәм дин кардәшләрне аның рухына дога кылырга чакырам. Амин».