Ат елын каршылаганда табында нинди ризыклар булырга тиеш: киңәшләр, рецептлар
Экспертлар фикеренчә, Ат елында Яңа ел табынын әзерләгәндә табигый ризыкларга, җиңел кушылмаларга һәм ризыкларны матурлап куюга игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, традицион тыюлар бар, шулай ук аларны да истә тоту яхшы булыр.
Ат нәрсә ярата?
Ел символы турында традицион күзаллауларга таянып, Атның табигый һәм уртача калорияле ризыкларга өстенлек бирүен аңларга була. Менюда түбәндәге ризыклар булуы хуплана:
- Яшелчәләр, яшел үләннәр, яңа гына әзерләнгән салатлар;
- Мае күп булмаган табигый продуктлар;
- Тулы бөртекле ярмалар һәм шулардан әзерләнгән ризыклар;
- Җиңел балыклар һәм ит;
- Бөртекле ипи, катлаулы булмаган кабымлыклар;
- Табигый баллы тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр.
Табын корганда яшел, йомшак, тонык һәм табигый төсләр матур күренә – алар тынычлык һәм гармонияне символлаштыра.
Ат нәрсә яратмый?
Бәйрәм ризыкларына түбәндәгеләрне кушарга ярамый:
- Ат ите – бу иң төп тыю һәм аны бозмау хәерле;
- Артык авыр, майлы һәм бик ачы ризыклар;
- Фастфуд, ярымфабрикатлар һәм ясалма ризыклар;
- Артык катлаулы катнашмалар.
Җиңел һәм табигый кабымлыклар
Яшел үләннәр һәм яшелчә нигезендә салатлар
Бу – салат яфраклары, кыяр, яшел үләннәр, авокадо, зәйтүн мае нигезендә ясалган җиңел соуслар катнашмасы була ала. Мондый ризыклар ел символикасына да, күпчелек кунакларга да туры килә.
Балык кабымлыклары
Эремчекле сыр һәм кызыл балыктан тарталетка, кыяр һәм форель балыгыннан рулет, тунецтан брускетта. Болар – катлаулы ингредиентлар таләп итми торган гади вариантлар.
Яшелчәләрдән ассорти һәм кабымлыклар
Пешкән яшелчәләр, гөмбә, баклажан, цукини һәм борычлар чикләвекле җиңел соуслар белән яхшы туры килә.
Ипи һәм тулы бөртекле нигездә кабымлыклар
Брускетталар, тулы бөртекле тостлар һәм крекерлар бөртеклеләрнең күп булу символикасына туры килә.
Беренче ашлар: кайнар һәм җиңел ризык
Крем-ашлар
Кабактан имбирьле крем-аш һәм тәмләткечләр белән кишердән крем-аш – бу универсаль һәм җиңел вариантлар.
Ярмалар белән гөмбәле крем-аш
Перловка ярмасы белән аш әйбәт булачак – Ат елында ярмалар аеруча уңай санала.
Төп ризыклар: балык, кош ите һәм җиңел гарнирлар
Пешкән балык
Сөләйман, дорадо, судак яки форель балыкларын үләннәр һәм лимон белән духовкада пешерү универсаль һәм бәйрәмчә булып санала.
Кош итеннән ризыклар
Шпинатлы тавык рулеты, яшелчәләр белән күркә ите яки җиләк соусы белән филе – җиңел, әмма туклыклы ризыклар.
Майсыз ит
Яшелчәләр белән пешерелгән бозау һәм сыер ите дә яхшы туры килә. Монда катлаулы маринадлар кулланмаска кирәк.
Бөртекле ризыклар
Яшелчәләр белән пылау, гөмбәле ризотто яки булгур – бөртеклеләр символы. Болар Ат елы өчен уңай санала.
Табигый һәм җиңел гарнирлар
- Пешерелгән тамыразыклар (кишер, гәзнич (пастернак), батат);
- Чикләвекләр белән яшел ногыт борчагы;
- Яшелчәләр белән булгур яки перловка;
- Мае артык күп булмаган җиңелчә бәрәңге ризыклары;
Десертлар: җиләк-җимеш һәм җиңел тәм-томнар
Пешермичә генә әзерләнә торган чизкейклар
Җиләкле яки цитруслы вариант бәйрәм табынын тәмамлау өчен яхшы.
Җиләк-җимешләр
Гранат, мандарин, алма, груша – җиңеллек символы.
Мандаринлы һәм цитруслы десертлар
Тартлар һәм мусслар бәйрәм өстәле символикасына менә дигән туры килә.
Баллы-чикләвекле десертлар
Мондый ризыклар елның табигый тематикасын ача.
Эчемлекләр
- Өйдә әзерләнгән морслар һәм җиләкле эчемлекләр;
- Алкогольсез глинтвейн яки имбирьле чәй;
- Үләннәр белән табигый лимонад.
Димәк, Ат елында бәйрәм табынын гади, табигый һәм җиңел ризыклардан кору яхшырак. Төп басым – яшелчәләргә, балыкка, кош итенә, бөртеклеләргә һәм җиләк-җимешләргә. Ат итен һәм артык катлаулы ризыклар кулланмау мөһим.
Чыганак: «Татарстан 24» сайты