Татарстан халкын җил чәчәгенең куркынычы турында кисәттеләр
Җил чәчәге – җиңел генә балалар авыруы дип кабул ителә, әмма Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бу уйдырманы кире какты. Аларның мәгълүматы буенча, бу авыру тәндә кычыта торган мең ярым чамасы тимгел чыгара, ә һәр илленче очракта балаларда өзлегү була. Бу хакта Кazanfirst сайты яза.
Авыруның күзгә күренеп торган билгеләре барлыкка килгәнче үк, аны йоктыру ихтималы аеруча куркыныч тудыра. Варицелла-Зостер вирусы һава-тамчы юлы белән һәм туры элемтә булганда йога, ә авыру йоктырган кеше хәлсезлек сизелә башлаганчы 1-2 көн кала инфекция чыганагы булып тора. Кеше тәненә соңгы тимгелләр чыкканнан соң 5 көнгә кадәр авыру тарата ала.
Авыру йоктырып беренче билгеләр күренгәнче 10 көннән 21 көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин. Авыру температура күтәрелүдән һәм хәлсезлектән башлана, ә соңыннан тәнгә тимгелләр чыга башлый.
Табиблар җитди өзлегүләр турында кисәтә. Җил чәчәге белән авырганда пневмония булса, авырган һәр унынчы олы кеше вафат була. Вирус биш миен зарарларга, координацияне бозарга, энцефалит китереп чыгарырга мөмкин. Тиредә үлекле инфекцияләр булганда еш кына сепсис килеп чыга, нерв системасына, бөерләргә һәм бавырга зыян килә. Инфекцияне олы кешеләр, яңа туган балалар һәм зәгыйфь иммунитетлы кешеләр аеруча авыр кичерә.
Белгечләр вакцинацияне бердәнбер ышанычлы саклану чарасы дип атый. Прививка 95-100 процент очракта авыруның катлаулы булуын кисәтә. Хәзер Татарстанда җил чәчәгенә каршы иммунизацияне куркыныч янаган төркемнәргә һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен эпидемик күрсәткечләр буенча үткәрәләр.