Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Фәнил Гыйләҗевтан шигърияткә күзәтү: «Мондый китапларны авторлар үзләре дә яратмаячак...»

0 150
Фәнил Гыйләҗевтан шигърияткә күзәтү: «Мондый китапларны авторлар үзләре дә яратмаячак...»

Бүгенге татар поэзиясенә тиешенчә игътибар вә мәйданны Республикабызда, нигездә, өч басма: «Казан утлары» белән «Мәйдан» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы бирә; бик сирәкләргә, нигездә, шагыйрәләргә «Сөембикә» журналында да шигырь бастыру мөмкинчелеге тәти. «Идел» яшьләр журналы исә, әдәби процессны чагылдыручы матбугат исемлегеннән төшеп кала бара, яки бик аз мәйданда, башлап язучыларның өйрәнчек шигырьләрен бастыру белән чикләнә. Күрше регионда – Башкортстанда да иҗатчылар өчен «Тулпар» әдәби журналы эшләп килә.

Бүгенге шигърияттәге жанр, форма, стиль төрлелекләренә килгәндә, авторларыбыз арасында Факил Сафин, Әлфия Ситдикова кебек сонет язу белән мавыгучылар да, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин, Фәнәвис Дәүләтбаев кебек робагыйларны үз итүчеләр дә (соңгы иҗат дәверендә бу жанрда Ркаил Зәйдулла да үзен иркен хис итә башлады); Газинур Морат, Данис Хәйруллин, Рәшит Бәшәр, Ибраһим Биектаулы, мәрхүм Рашат Низамилар кебек үз фикерләрен тыгызлап, икеюллыкка, йә булмаса дүртьюллыкка сыйдыра алуга ирешкән осталар – шуларны язучы берәү әйтмешли, высший пилотажниклар да; газәлләр, этюдлар, экспромтлар, диптих, триптих, тетроптихлар, верлибрлар, ак шигырьләр, нәсерләр язарга омтылучылар да; дүрт юлга гына сыешып бетә алмыйча, бишенче юл өстәп, «Адәм баласы» дип, чутсыз сандагы шигырьчекләр язып ялыктыручы Мөхәммәт Мирза да (Соңгысының иҗатын өйрәнә торгач, мин

«Адәм баласының

туганыннан алып,

үлгәненә тикле,

бөтен хаҗәтләрен

Мирза язып китте», яки

«Бөтен шагыйрьләр дә

Мирза кебек язса,

Адәм баласына

кәгазь җитмәве бар,

бу калыпта азса» дип, пародия дә сырладым.

Әлбәттә, бу авторыбызның да иҗат багажында матур гына газәл үрнәкләре, уңышлы дип санарлык поэмалары да бар, образлар көчлелеге бәрабәренә, ритм тотрыклылыгын бозарга хәвәс, эндәшү рәвешендәге лирика остасы Эльмира Җәлиловабыз да, аңа иярергә, охшарга тырышып ялгышучы шагыйрь-шөгарәләр вә мөтәшагыйрьләр дә; үзен эротик шигырь остасы дип танытучы Рифә Рахманыбыз да;

шулай ук юрган асты шигърияте белән мавыгучы, «Классташлар», «Вконтакте» социаль челтәренең популяр «Дон Жуаны» – Рифат Җамал да;

сәяси вазгыятькә үтә сизгер борынлы, хәтта ковид вакцинацияләре, СВОларны хуплап, «Изге Мәрьям ана икона»ларына кадәр багышлап, поэмалар иҗат итүче, күпсанлы либреттолар авторы, интеллектуалыбыз Ренат Харис та;

соңгы иҗат дәверендә «Казансу» турында су буе шигырь язган нюанслар остасы, «Шагыйрьләр урамы»ның («Интертат» уздырган шигырь киче. Авт.) хедлайнеры Равил Фәйзуллин да;

соңгы елларда романист булып киткән, Казан ханлыгы чорыннан алып, бүгенге көнгәчә булган милли тарихыбызны поэма рәвешендә сөйләп чыккан балалар шагыйре, быелгы Тукай премиясенә намзәтләрнең берсе Рафис Корбан да;

укучыларын аңлатмалы сүзлекне актарырга өйрәтүче, Пушкин белән хат алышып, Тукай белән гапләшеп яшәүче Зиннур Мансуров та;

күбрәк, Мөдәррис Әгъләм рухын тынгысызлаучы, теләсә кайсы чарада милли мәгарифнең кайтарылуын таләп итүче Нәҗибә Сафинабыз да;

үз шигырьләрендә әле дә Бөек Ватан сугышы чорында адашып йөрүче Эльмира Шәрифуллина да;

татар укучылары арасында иҗатын бик өнәп бетермәүчеләр дә табылгач, инглизләргә укытуны карар иткән Ленар Шәех та;

хатын кызлардан уттан курыккандай өркүенә карамастан, гел дә шулардан илһам табучы хәзрәтебез Рифат Сәлах та;

«Балык теле» профессоры Булат Ибраһим да; монографик яки тарихи поэмалар, балладалар, тотрыклы цикллар язучыларыбыз да;

мәхәббәт лирикасыннан ерак китә алмаучы егетләребез, милли гамь белән сугарылган, иҗтимагый-сәяси гражданлык лирикасына ирләрчә кыю алынучы хатын-кызларыбыз да;

тел, милләт темасына әрнү-сыктаучы күпләребез вә шигъриятне вәгазьчел фәлсәфи юнәлешкә борырга омтылучы азларыбыз да;

туксанны узгач та күләмле поэмалар иҗат итүдә берәүне дә үзеннән уздырмаучы,

Тукай премиясен алмыйча гына, үзе дә белештермәстән Татарстанның халык шагыйре булган Флёра Гыйззәтуллина да;

аның белән бергә шул ук исемне алырга җитешкән, 90нчы елларда язылган үлемсез ретро-җырлар авторы Наил Касыймов та;

хәтта тезмә полотнолар – тарихи роман-поэмалар, дастаннар язарга алынучы Ләис Зөлкарнәебез дә бар безнең.

Соңгысының мета-метафоралы архаик гыйбарәләргә бай элитар поэзиясе, гомумән, халкыбызның бөек хыялларының берсе булган – татар милли университетын гамәлгә кую кирәклеген катгый рәвештә ассызыклый. Чөнки әлеге университетны тәмамламый торып, бүгенге урыслашу йогынтысына бирелгән татар укучысы Тукай премиясенә дәгъвачы намзәтнең иҗатын аңлар дәрәҗәгә мәңге ирешә алмаячак.

Поэмалар дигәннән, лиро-эпик жанр буларак бәяләнүче әлеге иҗат төренә дә соңгы елларда мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан-арта бара. «Тел комиссиясе» уздырган икенче әдәби бәйгегә генә дә, быел унбер поэма килүе мәгълүм. Узган ел «Казан утлары» журналында роман-кыйсса дәрәҗәсендәге поэмалар остасы Флёра Гыйззәтуллинаның «Күрше хакы – Тәңре хакы» шигъри дастаны, аңа чаклы бер ел элек «Ком бураны» поэмасы дөнья күрде, 2022 елның апрелендә үз юбилее нисбәтеннән Ләис Зөлкарнәйнең Дәрдмәндкә йөз елдан соң мәрсия буларак язылган «Гөрләгән сулар»ы, узган ел Әлфис Гаязовның тарих чүплегендә калучы эпистоляр жанр чорын сагынып язылган «Хат алышу»ы, Фәндидә Харрасованың Ленинград блокадасына багышланган «Күрелмәгән юлны кичкәндә»се, 2022дә Рафис Корбанның «Казан»ы, Мөхәммәт Мирзаның «Мәңгелек юлында»сы, Гөлүсә Батталованың «Айсыз авыл»ы, (Быел аның «Тукай сандыгы» балладасын да «Казан утлары»ның апрель санында тәмләп укырсыз, Иншаллаһ!), Лилия Гыйбадуллинаның »Гали Рәхим»е, «Татар нефте» циклы, Марат Кәбировның әле быелгы февраль аенда гына дөнья күрергә өлгергән, Әфган, Чечня сугышлары темасын колачлаучы «Автомат һәм шигырь дәфтәре» поэмасы. Болар әле һәммәсе дә «Казан утлары» журналында дөнья күргән поэмалар гына. «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында исә, инде әйтеп узганымча Ренат Харисның әүвәл ковид вакцинациясен, СВОны хуплап язган поэмалары, әле аларга чаклы ук басылган эротик эчтәлекле «Татар декамероны», соңгы язылганыннан исә, үтә дә гениаль әсәре – «Изге Мәрьям-ана иконасы» да көн-гавам күзенә күренүгә иреште. Шулай ук, мисалга, Рәсимә Гарифуллинаның Чаллы тарихы хакындагы һәм башка авторларыбызның үзенчәлекле күләмле тезмә әсәрләре «Мәйдан» журналында да дөнья күрә тора.

Быел да «Казан утлары» журналы битләрендә, насыйп булса, Лилия Гыйбадуллинаның »Дәрдмәнд»ен, Ләис Зөлкарнәйнең «Татар җөе»н, Рүзәл Мөхәммәтшинның »Таш»ын киң катлам укучыларыбыз хозурына тапшыра алырбыз дип өметләник!

Кыскасы, шөкер, татар поэзиясе, өлкән буын язучыларыбыз кордашы Хәйдәр Гайнетдинов әйткәнчә, һәртөрле шизакатьле әһле каләмгә бай. Әле һәвәскәр иҗатчылар арасында да шигырь язарга алынучы һәм берлеккә керергә омтылучы пенсионерлар аз түгел бездә. Җыр сәнгатенә кереп китсәң, гомумән, татар телен азмы-күпме сукалаган өч татарның берсе, һичшиксез, шагыйрь булып чыга, интернетка, социаль челтәрләргә күз салсаң, әлләкемнәрнең шәхси сәхифәләре рифмалаша язган дүртьюллыклардан гыйбарәт сүзтезмәләр белән, бәйрәмнәр өчен шигырь язып бирергә теләүчеләрнең игъланнары белән тулган.

Табылган чаклысы гына җитмәгән, соңгы берничә ел эчендә «Татмедиа» агентлыгы да «Яңа исем» дигән проектны гамәлгә куеп, яшь иҗатчыларны барларга кереште. Бер карасаң, интернетның социаль челтәрләре һәвәскәр шагыйрь-шөгарә белән шыплап тулган чорда, кайда төртсәң, шуннан, «пылт» итеп, шагыйрь табылыр төсле булгандыр, күрәсең. Тик эшләр, әлегә алай гади генә дә, җиңел генә дә күренми. Татарстан Мәгариф министрлыгы да, үзенең тотрыклы милли мәгариф системасын булдыра алмаган көе, ел саен «Илһам» әдәби бәйгесен үткәреп, жюридагы язучыларга балалар исеменнән укытучылар сырлап биргән шигырьсыман нәрсәләрне тыңлату белән шөгыльләнә. Инде мәктәпне тәмамлап, татар филологиясе, яисә татар журналистикасы факультетларына иләп алынган, шулай ук сирәк ата-аналарның вә энтузиаст-милләтпәрвәр укытучыларның шәхси тырышлыклары йогынтысында, иҗади потенциаллары булган студентлар «Иделем акчарлагы» әдәби бәйгесендә янә бер сынала. Соңгы елларда «Казан утлары» журналы да үзендә үтүче бәйгеләрне, нигездә, проза өлкәсенә юнәлдерүенә карамастан, шул ук темаларга мәктәп укучыларыннан шигырь яздыртып, акча өләшү акцияләре оештыра. Тик ни кызганыч, нигездән какшаган милли мәгариф системабызда уңай үзгәрешләр булмый торып, әдәбиятка саф татар телендә язучы яшь, яңа буынның дулкын булып бәреп керүе әлегә хыялда гына була ала.

Аның урынына, әдәбият мәйданына әлегәчә кайдадыр югалып йөргән, төрле сәбәпләр аркасында моңарчы күзгә чалынмаган, игътибардан читтә калган утызга якынлашудан алып, илле яшьләргә таба баручылар килә. Дөрес хәтта иллене узганнар арасында да поэзия мәйданына талпыныш ясаучылар булгалый. Әмма, мәгълүм булганча, прозадан аермалы буларак, шигырь стихиясе яшьлек максимализмын ныграк сөя. Өлкән яшьтәге кайбер һәвәскәрләрдән, хәтта «Казан утлары» журналының «Яңа исемнәр» сәхифәсендә бер мәртәбә шигырьләрен бастырган, яки Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән очракта да, алга таба андыйлардан матур иҗат үрнәкләре өмет итү урынсыз. Тик алар да арабызда юк түгел. Мисалга, соңгы дәвердә берлеккә кабул ителгән Сембер өлкәсе тумасы, Кулаткадан Рөстәм Арифуллин; Татарстан матбугатында күренгәләштереп торучы, социаль челтәрләр активистлары, Арчада яшәп, иҗат итүче Марсель Шәрәпов, Башкортстан чыгышлы Люция Әблиева кебекләр һәм башка бик күпләр бар безнең.

Минемчә, кайбер өлкән яшьтәге шигырь язуга һәвәс әби-бабайларыбыз вә җыр текстлары авторларына үз җирле төбәкләрендәге әдәби берләшмәләрнең шәрәфле әгъзалары булып тору да бик җитә торгандыр. Югыйсә, аларның кайберләре профессиональ шагыйрьләрне дә уздырып, акча түләп, китап арты китап чыгарталар да, әдәби секцияләрдә шул китаплары белән тәкъдим ителеп, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителәләр. Аннан исә, юбилейларын үткәрттереп, булыр-булмас шигырьләрен матбугатта бастыруны таләп итеп, редакция хезмәткәрләренең теңкәсен корталар.

Шулай да, шөкер, бүген үк язучылар берлегенә тәкъдим итеп булырдай каләм ияләре, сирәк булса да, очраштырып, «Казан утлары»ның «Яңа исемнәр» сәхифәсендә басылып тора. Андыйлар «Мәйдан» журналында да, «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә дә күренгәли. Димәк, шигърият дөньясында, иҗатта даими кайнап яши. Шундыйлардан мин, мисалга, Чиләбедә яшәп, иҗат итүче Башкортстан кызы, музыкант, бард, җирле халык театры артисты Оксана Ильюпны, Арча районында яшәп, иҗат итүче, Рәдиф Гаташның яңа протежесы, дүрт егет анасы Гөлара Шәрипованы, «Тәртип» радиосының җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлеваны, Кукмара кызы Фәрдилә Ярны, Балтач районы тумалары Алмаз Әхмәтгалиев белән Зөһрә Рамазанованы, шулай ук Балтач, Арча кызлары, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең гран-при ияләре Гөлназ Әхмәдиева белән Гөлзилә Гафурова-Фәхретдиноваларны атап китәр идем. Минем уйлавымча, Татарстан язучылар берлеге әлеге авторларның һәркайсы белән тыгыз элемтәдә торырга, иҗади хезмәттәшлек булдырырга, әдәби секцияләрдә аларның иҗатын барлап, Татарстан китап нәшриятында шәхси шигырь җыентыкларын бастыру мәсъәләсен контрольдә тотарга, яки инде, финанс мөмкинлекләр табып һәм авторларның каләм хакы өлешенә артык кермичә, берлекнең әле яңа гына гамәлгә куелган «Язучы» нәшриятында җыентыкларын бастырып чыгаруны кайгыртырга бурычлы.

Шунысы да бар. Яшь ягыннан аларның да күбесе егерме биштән узган, әлегә иллегә үк барып җитмәгән иҗатчылар. Менә шул әдәбиятка килүче «яшьләр»нең яшен исәпкә алганда, алга таба шагыйрьләр арасында Муса Җәлил әдәби премиясенә тәкъдим итеп булырдай кандидатлар да күренеп тормый. Инде әдәбиятта шактый кайнаганнары исә, яңа кагыйдәләр кысасында Рәмис Аймәтләр, Хәнәфи Бәдигыйлар сыман бу бүләккә нәфесләрен сузудан киселгән. Кыскасы, алга таба, әдәбият өлкәсендә республикабызның Муса Җәлил премиясен ала алырдай иҗатчылар якындагы офык сызыгында күренми.

Безнең арада иҗат дөньясында кайнап та, әлегәчә шәхси шигырь җыентыклары басылып чыкмаган, яисә җыентыклары дөнья күреп тә, әлегәчә берлегебез сафларына кабул ителмәгән яшь каләм ияләре байтак. Андыйлар яшь прозаиклар арасында да бар, әлбәттә. Мин исә, шагыйрәләрне телгә алып үтәм. Мисалга, Ләйлә Фаяз, Миләүшә Гафурова, Гүзәлә, Ландыш Равилова, Гөлназ Газизова, Энҗе Хөсәенова, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлназ Нуриева, хәтта Эльмира Җәлилова, Резеда Зәйни кебек урта буын талант ияләребез дә берлеккә алынмаган дип беләм, кайсыларының әлегәчә хәтта шәхси җыентыклары да юк. Инде талантлы урта буын шагыйрьләреннән – Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллиналарның поэтик иҗатларын колачлаучы яңа шәхси җыентыкларын да тизрәк кулга алып, укыйсы килә.

Дөрес, бу мәсьәләдә күп нәрсә авторларның үз ихтыярларыннан да тора торгандыр, шул ук вакытта «Татарстан китап нәшрияты» да шәхси җыентыкларын нәшер итү мәсьәләсендә, шагыйрь халкын бик саранланып кына сөендерә һәм ул китапларның хакларын да үтә кыйммәт куеп сата. Шулай да, нәшрият, соңгы елларда кайбер яшь һәм бик үк яшь саналмаган каләм ияләренең брошюра сыман кечкенә һәм уңайлы форматтагы китапчыкларын чыгарып, укучыларыбызга очсыз бәядән яңа буын поэзиясе белән танышу форсаты тудырып, сөендерде. Шул ук вакытта, яңа буынның өметле иҗатчылары белән бер казанга иҗат потенциаллары сай булган графоманнарны да, соңгы елларда шәхси китапларын чыгара алмый гаҗиз булган берлек ияләрен дә берләштереп, «әдәбиятның туганнар каберлеге»н булдыру эшен дә гамәлгә ашырып килә.

Соңгысы белән, шәхсән мин, һич килешә алмыйм. Әйе, нәшрият, үз чиратында җыелып яткан кулъязмалардан котылып, авторларга игелек эшлибез дип уйлыйдыр. Әмма хаклары берешәр мең сумга якын, яки аннан да кыйммәтрәк торучы бу антологиясыман «кирпечләргә» шигырь сөюче ярлы халыкның ихтыяҗы була аламы соң? Минемчә, андый китапларны авторларның күбесе хәтта үзләре дә яратмаячак һәм сатып алмаячак. Беренчедән, ул бик калын һәм кыйммәт, икенчедән исә, шәхсән үзеңнеке булмаган китапны, автограф куеп, кешегә бүләк итүе дә уңайсыз.

Дөрес, мондый форматтагы китапларның да тарихта уңай мисаллары бар. Мәсәлән, Мөхәммәт Мирза рәислек иткән чорда язучылар берлеге нәшер итүгә ирешкән «Ак юл», соңрак Рафис Корбан чорында чыккан «Дәвам», шулай ук Университетның берләшмәләре төзегән «Әллүки», «Илһам» җыентыклары җыйнак һәм зәвыклы, аерым бер буынның иҗат җимешләре булып дөнья күргән иде. Өстәрәк әйткәнемчә, бүген, «әдәбиятка килә» дип авыз тутырып сөйләрлек яшь буын, хәзер «Әллүки» түгәрәгенә йөрештерүче берничә егет-кызны исәпләмәгәндә, офык сызыгында бик күренми. Булган чаклысы да, нигездә, Казан артыннан – Биектау, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба якларыннан гына калкып чыгарга мөмкин сыман. Бүген инде Ырынбур якларыннан яңа Җәлилләр, Тамбов өлкәләреннән яңа Такташлар, Башкортстаннан яңа Фатих Кәримнәр чыгачак дип хыяллану түгел, хәтта Татарстанның үзенең байтак районнарына да өмет багълау урынсыз, моның сәбәпләре дә барыбызга мәгълүм.

Аның каруы матбугатта ара-тирә рус телендә иҗат итүче кайбер милләттәшләребезнең шигъри үрнәкләре татар шагыйрьләренең тәрҗемәләрендә дөнья күрү тенденциясе күзәтелә. Дөресен әйткәндә, илдәге вазгыять хәзергәчә дәвам итә калса, татар әдәбиятына әүвәл тәрҗемә иҗатка калу, ә тагын берничә буын алышынгач, гомумән, милләт буларак урыс арасында эреп югалу куркынычы яный һәм бу мәсьәлә бүгенге татар әдипләренең дә, түрәләренең дә хәл итәсе көнүзәк мәсьәләсе булып тора. Әлеге процессны «Телне саклау һәм үстерү комиссияләре» генә берничек тә хәл итеп бетерә алмый, күпмедер вакытка котылгысыз үлемне чигереп, кичектереп, проблеманы чаршау артына качыра гына.

Инде төп өлешкә күчәргә, узган әдәби ел йомгакларыннан алып, бүгенгесенә кадәр матбугатта басылган авторларны барларга, кимендә, исемнәрен атап узарга вакыттыр!

Соңгы елларда безне әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итүе, шул ук вакытта поэзиягә тугърылыгы белән Гөлүсә Батталова каләме сөендереп тора. Аның иҗатына хатын-кызлар нәфислеге дә, аналар кайгыртучанлыгы да, ирләрчә ил-көн гамен сизгер тоемлап, иҗатында чагылдыра бару да, үз хисләрен, сүзләрен сөекле халкына җиткереп тора белү дә хас. Узган елның март санында аның ил, ватан, милләт гаме белән сугарылган «Мин үзем дә уллар үстерәм...» шигъри бәйләме дөнья күрде.

Китап нәшриятында озак еллар эшләп киткән, берара «Казан утлары» журналының поэзия бүлеген җитәкләп алган Фирүзә Җамалетдинованың «Килә тын сукмактан үтәсем» шигъри бәйләме басылды. Ул да тирән милли гамь шагыйрәсе. Шәхсән мин, аның поэзиясен укыганда, берникадәр зарлы тондагы хискә бирелгән тавышының чыңлавын колагымда ишетеп торган төсле булам. Илсөяр Иксанованың «Көтәм көн туганын» шигырьләр бәйләме дә, нигездә, шул ук ил-көн гаме белән сугарылган (әлеге шигырьләре арасыннан аның табигать фасыллары белән чагыштырып, кызына багышлап язган, җирсүле җылы лирикасы аеруча күңелгә ятты); Сания Әхмәтҗанованың апрель санында Тукайга, шулай ук ил-көннең бүгенге вазгыятенә нисбәтле «Гел сөенче көтәм» шигырь бәйләме дөнья күрде. 2022 елны да апрель санын «Исән көе исемлектән төшмик!» циклы белән ачып, «Без бар әле!» – дип, оран салган иде матур тарихи цикллар остасы.

Әйе, шөкер, ил-көн, милләт гамен тирән тоючы, ирләрчә фикер йөртә алырдай батыр йөрәкле дә, хатын-кызларча, аналарча ихлас, самими да була белгән шагыйрәләребез бар һәм күп әле безнең.

Ихлас, эчкерсез, гел дә хатын-кызларча язылган мәхәббәт лирикалары белән укучыларыбызны Гөлнара Сабирова, Ләйлә Фаяз, Оксана Ильюп, Халисә Ширмән, Нәфисә Сабирҗанова, Гөлнара һәм Эльмира Җәлиловаларыбыз да; поэзиядә ялгызлыктан моңлану дулкыннарын тибрәндерүче Шәмсия Җиһангирова, Әлфия Сидыйковаларыбыз да; лирика вә публицистик шигырьләр белән генә чикләнмичә, замана такмакларын да үтеңне сытардай үтемле язучы Нәҗибә Сафинабыз да; Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Айзат, Зинаида Захарова, Энҗе Сафина кебек шагыйрәләребез дә; әдәбият мәйданыннан шактый озак вакыт югалып торган Гөлназ Гарипова-Дениз, Гөлнур Корбанова, Фәүзия Исмәгыйлева, Флюра Низамовалар да журнал битләренә матур иҗат үрнәкләрен бирде. Сирень Якупова, Дания Нәгыйм, Ләйсән Фәтхи, Лениза Вәлиеваларның да узган ел фәлсәфи эчтәлекле матур шәлкемнәре дөнья күрде.

Кайбер шагыйрәләрнең иҗатына аерым тукталырга да рөхсәт итегез! Мисалга, Луиза Янсуар иҗаты үзенең тирән лиризмы, мифологик, символик образлары, кешелеккә мәхәббәт белән сугарылган тирән фәлсәфәгә корылуы, шул ук вакытта татар поэзиясен төрләндереп, дөньяга татар күңелле христиан баласының карашы өртелүе, кайчакны күзгә бераз төтен җибәреп алуы белән дә үзенчәлекле. 2022 ел азагында ул «Сүзләрен җылы сөткә манган» булса, узган ел «Шәмнәргә ут элде», «Бәхет кошын - Һомайны» эзләде.

Бүгенге татар поэзиясе күгендә бер-берсен кабатламаган өч йолдыз булып, өч Лилия дә балкый әле. Шуларның аеруча якты балкучысының, үзенең генә дә әсәрләре журналыбыз битләрендә елына өчләтә ешлык белән басыла. Әйе, сүзем – Лилия Гыйбадуллина турында. Гомумән, соңгы еллар татар поэзиясе, татар әдәбияты елъязмасында аның исеме беренче урында тора, күз генә тимәсен, ул хәтта кайберәүләрнең күзләрен дә камаштыра, дияр идем мин.

Әлбәттә, Лилияне генә түгел, һәммәбезне дә активлаштырып, иҗат потенциалын ачуда зур йогынты ясаганы өчен Әдәби әсәрләр бәйгесенә, әлеге бәйгене гамәлгә куйган Республикабыз каршындагы Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә, аның рәисенә зур рәхмәт!

Лилия Гыйбадуллина әлеге бәйгенең тәүгесендә катнашып, берьюлы дүрт номинациядә җиңүгә ирешкән иде һәм 2022 ел дәвамында «Казан утлары» журналы битләрендә башкалардан ешрак басылу форсатына ия булды. Шул нисбәттән, аның «Иңнәремдә көн талпынып куйды» шигырьләр шәлкемендә беренче, икенче урыннарга лаек булган әсәрләре, журналның юбилей санында тышлык өчен махсус язылган «Ут сагында»шигыре һәм Гали Рәхимнең тууына 130 ел тулу уңаеннан (ул әсәре дә әдәби бәйге җиңүчесе) – «Гали Рәхим» поэмасы дөнья күрде. Әлбәттә, 2021 елда12 битлек булып басылган«Дәвам»шигырьләр циклыннан соң аның журналда кабаттан бу дәрәҗәдә активлыгы, кайбер әһле каләм ияләренең эчләрен дә пошырып куйгандыр, ләкин бәйге тарафыннан бирелгән фатиха, аның моңа лаек булуын ассызыклады. Ә инде тагын бер әдәби бәйгенең җимеше – 2023 елның 11 санында дөнья күргән «Татар нефте» шигъри циклы белән, беренче карашка производство темасы булган юнәлешне дә милләт, ил, ватан гаменә бора белүе аша, Лилиябез кабат сокландырды.

«Туфрак өсләп ак кылганнар ага,

туфрак аслап кара җыр ага.

Татар үзе, татар сүзе сыйсын

татар нефте сыйган дөньяга!..» – диеп ул – милләт хакын хаклый һәм поэмага тиң әлеге циклны:

«Җилпеп кенә узган заман җиле,

әйләнә дә кайта кай ара.

Җир күчәре һаман шыгыр-шыгыр –

татар нефте кирәк дөньяга...» – дип, йомгаклый.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Лилия Сәгыйдуллина исә, узган ел «Казан утлары»ның гыйнвар санында «Алсуланып, янә кояш чыга...» исемле башлам белән дөнья күрде. Аның шигырьләр бәйләме дә, байтак авторларныкы кебек үк, нигездә, табигать, пейзаж лирикасы, ана образына мөрәҗәгать итү, авылны, балачакны сагынып җирсү, «Һәрбер таңда, калып таңга, мин матурлык җыям җанга...» ише соклану хисләренә корылган, соңгы елларда шигъри лейтмотивларда ешаеп киткән кешелеккә мөрәҗәгать итү, милләтне, телне саклауга юнәлдерелгән, яки аның бетүенә ачынып язылган публицистик рухлы шигырьләр белән өртелгән.

«Татар булып туу гына җитми.

Һәркөн яңа дәлил сорала.

«Бабам – татар!» – дисең. Фидакарьлек!..

Ә оныклар ни дип тын ала?..» - дип, һәммәбезгә дә кагылучы сорауны бирә автор.

«Ватансызлык» атлы икенче бер шигырендә исә, ул, һәр строфа саен әлеге төшенчәнең ни аңлатуы хакында сорау куеп, үзе үк җавапларын яудыра. «Илең өчен оялу. Хакимлекнең нәҗесенә җаның-тәнең буялу. Туктаусыз ялган ашау. Коллыгыңны аңламау. Гамьсезлеккә табыну. Гаделсезлеккә түзмәү. Килмешәк булып, чарасыз, чит җирдән Ватан эзләү. Үксезлегеңнән үксү. Туган җиреңдә яшәп тә, үз Ватаныңны җирсү. Тарихларда югалу»,– дип, рифмалашкан юллар аша санап китә һәм

«Яңа чор!..» – дип өметләнсәк,

дежа вю да дежа вю», - дип, французчалатып, үз фикерен йомгаклап, чорыбызга нәтиҗәсен дә чыгара.

Галиҗәнап шигърият хакында уйлануында да, үзенең һаман да шул авырткан җиребез, туган тел мәсьәләсен кабыргасы белән куеп:

«Минем шигырьләргә чират җитәр...» –

дигән өмет миндә юк икән.

Бүген теллеләргә кирәкмимен –

Телсез иртәгәдән ни көтәм?..» - дип, Цветаевадан алынган эпиграф белән, күпләребезнең күңел сызлавы һәм әдәби лейтмотивына әверелгән юлларны яза Лилия Сәгыйдуллина.

Яңа Чишмә тумасы, мәсәлләр остасы Лилия Фәттахова да көн кадагына сугып язылган актуаль иҗаты белән сокландыра. 2022 ел азагында аның «Вакыт күк тарала хәятның өннәре» исемле шигырь бәйләме дөнья күргән булса, быелның март санында «Шагыйрь – бары юлчы» дигән яңа шәлкеме басылып чыкты. Биредә ул олыгаю турында фәлсәфи уйланулары белән дә бүлешә, «Һәр адымда хәят җәйрәп ята» дип, үзе күргән, тойган матурлыкларны безгә дә тасвирлый, ил-ватан язмышы турында борчылып, шигърияте аша гаделсезлекләрне дә фаш итә.

Сүз уңаеннан, узган ел «Казан утлары»нда икенче бер мәсәлче, хайваннар дөньясы аркылы кешелек дөньясының социаль катлауларын оста чагылдыручы Закир Әкбәров иҗаты да дөнья күрде.

Ике ел йомгагы аралыгында әле тагын Равил Фәйзуллин, Айрат Суфиянов, Рәниф Шәрипов, Данис Хәйруллин, Рәмис Аймәт, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, шулай ук Фәрит Габдерәхим, Вазих Фатихов, Фәнәвис Дәүләтбаев, Роберт Сәлахиев, Илһам Ногманов, Зөфәр Дәүләтов шигырьләре дә дөнья күрде. Вакыт чикләнгәнлектән, һәммәсен дә җәелеп анализлап тора алмыйм. Башкортстан язучылар берлегенең татар телле язучылар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләймановның «Без мең үлеп, мең терелгән милләт...» – шәлкеме басылды. Әлмәт язучылар берлеге рәисе, прозаик, хаҗи Рифкать Шаһиевның «Гамәл дәфтәремне тикшерәмен» исемле дини-фәлсәфи эчтәлекле шәлкеме, «Казан утлары»нда шигъри дебют буларак чыкты. Тагы бер рецедивист хаҗи, Республиканың Габдулла Тукай исемендәге бүләгенең өр-яңа лауреаты Ләбиб Леронның исә, «Ятим сабый булып елавы»н да укыдык, шигъри юллар аша аның белән хаҗ сәфәрләренә дә барып кайттык. Булат Ибраһим белән бергә «Шофёр абзый»ны ил машинасын тайгак юллардан бик кумаска дип тә кисәттек, Рәшит Бәшәр белән бергә «Кыйтгалардан килүче көек исен» дә иснәдек, Татарстан Республикасы Президенты әле Рәис дәрәҗәсенә ирешкәнче аның кулыннан Татарстанның халык шагыйре исемен алырга җитешкән Газинур Морат белән дә, элгәрләребезчә «Чыраг тотып якты эзләдек».

Сүз уңаеннан, дүртьюллыклар пилотажнигы, туксанынчы еллар башында Ирек мәйданнарын гөр шаулаткан шагыйребез дә, бу юлы Фәйзуллин йөзгән вә язган «Казансудай» ук озын итә алмаса да, үз каләме стилистикасына күрә шактый ук күләмле һәм Рифат Сәлахлар, Рифат Җамаллар рухындагырак язылган «Аппагым» шигыре белән сискәндереп куйды.

«Кыл урталай бүлеп ашарбыз бер

Оҗмахларга кертер алманы...

Сиксәндә дә сөюнамә язган

Гаташ хәлен мин дә аңладым», дип гаҗизләнә,

«Бер сөюең мең савапка торыр, сөя алсаң җуеп башыңны, бәхет чиксәң татлы газаптан...» – дип, Үзенә «Айнымас шыр диваналык юрап, утлар янып ятуы» хакында хәбәр сала.

Зиннур Мансуровның исә, иҗат җимешләре узган ел традицион рәвештә «Казан утлары» журналының җиденче санында «Каршылыклы хисләр карулаша...» шигырь шәлкеме буларак дөнья күрде. Аксакалыбыз шул шәлкемнең тәүге шигырендә җирле халыкларның ана телләре юкка чыгарылуын, кызыл китапка кертелгән Амур юлбарысының язмышы белән параллель куеп чагыштыра:

«Мәмләкәтнең бәгъзе милләтләрен

кемдер таркатканда өлешләп,

олылыклы заттай юлбарысны

үстерәбез яшьтән өф-өфләп», - ди ул һәм әлеге чагыштырудан:

«Язык тулы җирдә булып тора

монафикъча гамәл кылу да;» - дип нәтиҗә чыгара.

Соңыннан исә:

«...Читтән генә күзләп, гарьле килеш

елмаерга базды Ак бүре», - дип, сүзен йомгаклый.

Кызганыч ки, дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылмагач, көндәлек кулланылышта ихтыяҗ тудырылмагач, безнең телебез дә Амур юлбарысы сыман «Саклауга һәм үстерүгә», шул эшне гамәлгә ашыру өчен «Комиссия»ләр булдырылуга мохтаҗ. Тик ни кызганыч, милләт ул – Амур юлбарысы түгел: мәктәптән, балалар бакчаларыннан куып чыгарылган тел ата аналар энтузиазмы һәм «тел комиссияләре» ярдәмендә генә тулы канлы булып яшәүгә ирешә алмый. Ә шагыйрь-шөгарә исә, һәммәсе, менә шул көнүзәк мәсьәләне үзенең төп темасы итеп, ачына, ярсый, чишелеш юлларын эзли, милли фаҗигабез буларак таный. Әйе, бу темага күпләр, бик күпләр үзләренең гражданлык лирикасын багышлый, фәлсәфәсен кора, трибун шигырьләр иҗат итә, хәтта әдәбиятка дидактик алымнарны кайтарып, укучысыннан тел белүне таләп итеп, акыл өйрәтә.

Зиннур Мөҗиповичның шигырьләре исә, нигездә фәлсәфи башлангычлы лирика. Аларга, гадәттә, мәсәл жанрындагы сыман мантыйкый нәтиҗә чыгару, фикерне йомгаклау, сөйләнгән сүзнең морален табу омтылышы хас. Мисалга, «Уйга батырган бәхет» шигырендә ул:

«Маңкорт кавем язган яңа тарих – үткәннәрне бозу лабаса!», дип, нәтиҗә чыгара һәм сүзен:

«Берәр түрә илгә яңа бәхет теләгәндә өнсез калгалыйм», дип йомгаклый.

«Хәтәр афәт» шигырендә, рифмалаштыру һәм бер хәрефен алмаштыру юлы белән тотрыклы фразага яңа мәгънә сала:

«Безгә чиксез зыян сала

хаҗәт чакта мән юклык,

тәмләп кенә барча милләт

җанын кыяр мәнкортлык», - ди.

«Ике яклы чынлык», «Идарә итү билгесе» кебек сигезьюллык шигырьләрендә ике строфаны бер берсенә уңышлы капма-каршы кую юлы аша чыгарылмалар таба. Хәер, Зиннур Мөҗипович «Тукай белән әңгәмәләр»ендә дә, үзе биргән сорауларга, Тукай иҗатыннан җавап эзләп табып, нәтиҗә чыгарырга гадәтләнгән каләм иясе бит инде ул.

Элгәрләргә эндәшү, шагыйрьләр рухына мөрәҗәгать итү, алар белән гапъ куерту димәктән, поэзиядә бу алым шактый еш очрый һәм акыл тайпылышы буларак бәяләнми. Зиннур Мансуров үзе Тукай белән генә чикләнмичә, хәтта хәзрәти Пушкин белән дә хат алыша. Икенчеләр исә, татар әдәбиятында Такташ, Җәлил, Туфан, Зөлфәт, Мөдәррис, Дәрдмәндләр белән мөназара кыла.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да кайчандыр Дәрдмәндкә эндәшеп язылган бер шигырендә: «Чоры нинди – шундый шагыйре...» дип, чорларга, дәверләргә гомумбилгеләмә биргән иде. Шул рәвешле, ул чор белән шагыйрь иҗатының тыгыз бәйләнешен ассызыклады һәм, әйтергә кирәк, шагыйрьләргә үз эпохаларының елъязмачысы булу тәкъдире язылганына да ишарәләде сыман.

Иҗаты чәчәк аткан вакыт большевикларның коммунизм төзү идеяләре белән сугарылган дәвергә туры килгән даһи гыйсьянчы шагыйребез Һади Такташ та бит:

«Һәрбер чорның үзенең чире була,

һәрбер чирнең була - докторы.

Һәр дәвернең була үзенә күрә

сволочы, каһәр суккыры!» - дип нәтиҗә чыгарган.

Бүгенге заманның шагыйре кем? – дигәндә, әлбәттә, үз буындашларыбыз арасыннан мин иң талантлыларның берсе буларак, Рүзәл Мөхәммәтшин исемен атап үтәр идем. Аның шигъриятенә тирән лиризм да, Такташча гыйсьянлык та хас. Тик кызганычка, хезмәт урыны комачаулыйдырмы? вакыт-вакыт иҗатның башка жанрларына кереп чумуы ирек бирмидерме? – соңгы елларда ул шигырьне берәгәйле язса да, Дәрдмәндчә, гаять сирәк яза, аның каруы, Дәрдмәндчә, еллар белән искермәслек, актуальлеген югалтмаслык әдәби үрнәкләр иҗат итә. Әлбәттә, мин аның поэзиясен журнал битләрендә ешрак күрергә теләр идем. Аның «Бары купты күк гөмбәзе...» шигырьләр шәлкеме исә, 2022 ел азагында басылды.

«Анда – Рәхәт! Бәхет! Анда –

Шат авазлар камый!..

Кем бу, шундый таныш, дисәм,

Мин – ыштансыз сабый.

Көтү кайта... Көтек булып,

Сандугачны көтәм.

Тиздән мыек шытар миндә

яңа сауган сөттән», - ди шагыйрь, җете төсләр, җылы, ихлас хисләр белән җирсеп, бала чагына кайтып.

Ә сөйгәне белән гапләшеп ул:

« – Ядрә очкан ераклыктан бире

якынайма! – дидең. Кавыштык

Син – минем иң үкенечсез, татлы

һәм, һичшиксез, Дөрес ялгышым.» - дип, үз насыйбына канәгатьлек хисләрен белдерә.

«Мөртәт» атлы шигырендә лирик герой ырудашлары белән килешмәвен, үз сүзендә калуын белдертеп, болай ди:

«Көтү булып калыр өченмени

без Нух чорын, Һарун чорын үттек?

...

Күрәсеңме:

Алар, дөңгер ише,

ике куллап башка бәрә-бәрә,

Җаны туңган, күзе тонган килеш,

кабат кереп бара мәгарәгә!

Артка –

Якты киләчәккә, имеш!

Дөнья балкыш күреп шатланганда

Ыруымның йөзе күләгәле...

Мин беркайчан кире кайтмам анда».

Ә чор елъязмачысы дигәннән, менә бу юллар бүгенгебезне аеруча ачык чагылдыра:

«Зәңгәр күк, сары арыш.

Чиксезлекне ера-ера

эчкәре үтә барыш:

Биш карыш, җиде карыш...

Тәшвишле төшләнүемә

төшенмичә, баш ватам:

Серкәләнер сәгатендә –

кан тамчысы башакта...»

Шулай ук, шәлкемдәге тагын бер шигырендә:

«Мүкләк Иблис чут өйрәнәмени –

Төймә-төймә җаннар Ары күчә...» - ди, Республикабыз хөкүмәтендә хезмәт куючы кыю шагыйребез.

«Казан утлары» журналындагы поэзиянең торышын бәяләп: «Соңгы елларда лирика юк, милләт бетү, милләтем ише елау гына басыла» диючеләр дә бар. Минемчә, 90 елларда ирешелгән уңышларыбыздан да гел ваз кичәргә мәҗбүр ителү, милли мәнфәгатьләребезне җуя бару, чигенүебезне истә тоткан хәлдә, мөгаен милләтнең күңел тибрәлешләрен сизгерлек белән чагылдыручы шагыйрь кауменнән, әлбәттә, күмәртә күтәренке рухлы лирика көтү – урынсыздыр ул. Чөнки без әле һаман да, мәрхүм авторыбыз вә хезмәттәшебез, Татарстан суверенитеты референдумы хакында китап язган шагыйрь – Рәфыйкъ Юныс әйтмешли, «Җиңеләбез, әйе, чигенәбез...» тик шул ук вакытта: «Бу – төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә, бабайлардан оныкларгача...»

Татар бае вә шагыйре Дәрдмәнд, милләтебез рухи алгарыш кичергән бер чорда «Дәрыйкъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез» дип, хәсрәтләнгән булса, бүген, милләтебезгә чыннан да бетү куркынычы янаган бер чорда исә, замандашыбыз Рафис Корбан аңа каршы төшеп, киресенчә,

«Кемнәр анда коткы сала – бетәбез!

Бетмибез без! Бетмибез без! Көтмәгез!

Ватаныбыз исән чакта бетмәбез!» - дип, үз-үзен вә милләтебез күңелен юмалап, милли горурлык хисләрен күтәрергә омтылган җыр тексты иҗат итә һәм «Татар җыры» бәйгесендә Гран-прига лаек була.

Күргәнебезчә, әлеге шигырь текстларының икесе дә, чор белән берникадәр каршылыкка керәләр. Беренчесе, безне уяу булырга өндәп, кисәтеп торса һәм бетүнең котылгысыз процесс булуына ишарә итсә, икенчесе бирешмәскә чакыра, боеккан күңелләрдә өмет очкыны кабызырга талпына, милләтнең рухын күтәрергә өнди.

Ләкин, Дәрдмәнд әйтмешли, дәрыйкъ(!): күп мәртәбә алданган, рухы сындырылган, зыялылары һәрдаим юкка чыгарылып килгән, милләте сансызландырылган, элеккеге чорларыннан да мәнсезрәк бер дәвергә, ак белән кара буталып беткән чорга аяк баскан кавемне «бетмәвенә», ә аннан да бигрәк «Ватанының исәнлеге»нә инандыруы гаҗәеп четрекле мәсьәлә.

Кыскасы, милли бәйсезлеге җуйдырылган милләт әдәбиятының үзәгендә, телибезме-юкмы, «үзбилгеләнү, милли гамьне җуймау, шанлы чорларын сагыну, якты киләчәккә омтылу» мәсьәләләре төп лейтмотив булып кала бирә һәм милли вазгыять ни дәрәҗәдә төшенке халәттә булса, шагыйрь күңеле дә шуңа бәрабәр төшенкелек халәтен кичерә.

Әмма шигърияттә төшенке күңелне күтәрергә тырышып иҗат итүчеләр дә, шөкер, юк түгел. Ни генә булмасын, яшәеш дәвам итә. Яшәү-үлем, мәхәббәт-нәфрәт, ир-хатын, ата-ул, шәһәр-авыл, яшьлек-картлык, байлар-ярлылар, тәкъвалык-көферлек кебек каршылыклы мәңгелек темаларга корылган хиссият тә, шигъриятнең аерылгысыз өлеше булып, илһамландырып тора һәм милли чынбарлыгыбызга үз лирик төсмерләрен өсти.

Шагыйрь ул, мөгаен, нәкъ Такташ әйткән «Чор чирләрен» ачык чагылдыручы елъязмачы, «сволочьларын» үз иҗаты аша гәүдәләндереп, әдәбият тарихына теркәүче «доктор» ролендәгеләрнең дә берсе булып торырга тиештер сыман. Тукаебызның театрга карата: «Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын» дигәне сыман, әдәбият-сәнгатьнең башлангычы булган шигърият тә бу миссияне читләтеп уза алмый. Һәр чорның шагыйрьләре үз иҗатларында, лакмус кәгазе сыман, үзләре яшәгән дәвер киселешен чагылдыра. Чөнки чор үзенчәлекләре аны тәэсирләндереп, иҗатына йогынты ясый. Билгеле бер дәвер кисемтәсе – шагыйрь каләменең тел-стиленә, образлары, метафоралары, чагыштыруларына гына түгел, ә гомумән, рухи халәтенә, фикерләү рәвешенә һәм күңел торышына турыдан-туры бәйле.

Ә шагыйрь күңеле ул, нигездә, милләтнең уй-ниятләре, өмет-хыялларының гомумчагылышы. Чөнки шагыйрьнең хәтта шәхси күңел борчулары да милләт бәгыренә тоташа. Моны аңлау өчен әллә ни еракка китеп карамыйча, 90нчы еллар шигъриятендәге рухи күтәрелеш һәм иркенлек белән яңа гасыр башында – соңгы дәвердә иҗат ителгән әдәби әсәрләрдәге күңел тибрәнешләрен үзара чагыштыру да җитә торгандыр. Әлбәттә, гамьле кеше әдәбияттагы бу үзгәрешләрне иҗтимагый-сәяси вазгыятьтәге борылышлар аша да, хәтта кайбер шагыйрьләрнең иҗатын, язылган шигырьләрен чорларга бүлеп карап та, анализлаганда күзәтә ала. Чөнки һәр шагыйрь ул, асылда, билгеле бер дәрәҗәдә, үзе яшәгән дәвернең елъязмачысы, ә иҗаты – әлеге чорга, аның вазгыятенә мөнәсәбәте, рефлексиясе.

Иҗат кешесенең чор үзенчәлекләрен аз чагылдырган, күбрәк шәхси уй-хисләренә, мәңгелек темаларга багышланган күңел, мәхәббәт лирикасы да, дини яки фәлсәфи юнәлештәге шигырьләре дә, конкрет очракларга нисбәтле юмор-сатирасы да була, риваятьләргә, борынгы тарихларга илтеп тоташтыручы романтик әсәрләре дә языла. Тик, гомумән алганда, аларның һәркайсына, аз гына булса да үз чорының тузаны йокмыйча кала алмый. Чөнки, нигездә, һәр милләт шагыйрен, шагыйрь буларак – ил-көнгә, җәмгыятьтәге вазгыятькә, үз милләтенең күңел халәтенә бәйләүче гражданлык лирикасы, милли гаме билгели, минемчә. Оста каләм әһелләренең әлеге гражданлык лирикасын, кайчакны күңел лирикасыннан аерып ала торган да түгел, ул бердәй тукыма булып, теләсә кайсы темага иҗат ителгән поэтик әсәренә үрелеп, ялганып китүчән була һәм лирик геройның лейтмотивын билгеләп, авторның талант югарылыгын күрсәтә.

Шагыйрь күңелендә тынгы була алмый, шагыйрь ул – Марат Кәбиров поэмасында язылганча «гел гадәттән тыш хәлдә яши».

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәм. Минемчә, безнең буын чор шагыйрьләренең дә иҗатлары, мөгаен, әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан өйрәнелер, рецензияләнелер, анализланылыр, бәяләнер вакыт җиткәндер. Матбугат битләрендә бүгенге әдәби барышны чагылдыручы тәфсилле мәкаләләр, китап күзәтүләре, әдәби рецензияләргә кытлык булмасын иде. Шунысы сөенечле – бу юнәлештә дә икенче бәйгесен үткәргәндә Тел комиссиясе аерым номинация булдырды. «Әдәби тәнкыйть, рецензияләр» юнәлешенең дә игътибарга алынылуы, әлбәттә, күңелне җылытучы фал. Шулай да, минемчә, бу юнәлешнең тиешле үстерелеше өчен әлеге бәйге дәрьядагы төкерек сыман гына һәм премияләре дә шактый кечкенә. Ә бит тәнкыйть мәкаләләре язу ул Дөнья әдәбиятын вә үзебезнең классиканы, теоретик материалларны шактый актаруны таләп иткән коточкыч зур хезмәт һәм берәмтекләп өйрәнүне сораучы вак эш. Тәнкыйтьче галимнәрнең каләм хакы авторларныкыннан ким булмаска тиеш һәм аларны бәһаләү өчен Җамал Вәлиди премиясе генә җитми. Бу өлкәне җанландыру өчен Республикабызда тагы да өстәмә кызыксындыру чаралары, бәйгеләр, грантлар булдырылсын иде дә, фән кешеләреннән генә көтеп ятмыйча, язучыларыбыз үзләре дә каләмдәшләренең иҗаты хакында тәнкыйди мәкаләләр язуда активрак катнашсын иде!

Игътибарыгыз вә түземлелегегез өчен Рәхмәт!




Москва

Подключение системы отопления в Московской области


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград

6% россиян хотят посетить Псков на майских праздниках – исследование

Новости Татарстана

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Госавтоинспектора, за взятку отпустившего Аббасова, уволили

Столичные врачи спасли от разрыва аорты пациента в критическом состоянии

Режиссер Сергей Урсуляк завоевал приз ММКФ за вклад в мировой кинематограф

В Тульской области на трассе М-4 «Дон» нанесут экспериментальную разметку


Магнитогорский проект стал лауреатом Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023

11-миллионные посетители выставки "Россия" получили путешествие в Томск

Режиссер Сергей Урсуляк завоевал приз ММКФ за вклад в мировой кинематограф

На станции Дмитрова прошел рейд по безопасности


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Москва

Сергей Собянин: Развиваем систему здравоохранения


Частные объявления в Татарстане



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи

Певица Ольга Бузова прошла плановый осмотр в больнице

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне

«Это теперь не россияне»: Юрий Лоза прокомментировал намерение Хаматовой вернуться


Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде

Потапова обыграла Шнайдер на старте грунтового турнира WTA 1000 в Мадриде

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’