Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013Сентябрь 2013Октябрь 2013Ноябрь 2013Декабрь 2013Январь 2014Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015Февраль 2015Март 2015Апрель 2015Май 2015Июнь 2015Июль 2015Август 2015Сентябрь 2015Октябрь 2015Ноябрь 2015Декабрь 2015Январь 2016Февраль 2016Март 2016Апрель 2016Май 2016Июнь 2016Июль 2016Август 2016Сентябрь 2016Октябрь 2016Ноябрь 2016Декабрь 2016Январь 2017Февраль 2017Март 2017Апрель 2017Май 2017Июнь 2017Июль 2017Август 2017Сентябрь 2017Октябрь 2017Ноябрь 2017Декабрь 2017Январь 2018Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018Июль 2018Август 2018Сентябрь 2018Октябрь 2018Ноябрь 2018Декабрь 2018Январь 2019Февраль 2019Март 2019Апрель 2019Май 2019Июнь 2019Июль 2019Август 2019Сентябрь 2019Октябрь 2019Ноябрь 2019Декабрь 2019Январь 2020Февраль 2020Март 2020Апрель 2020Май 2020Июнь 2020Июль 2020Август 2020Сентябрь 2020Октябрь 2020Ноябрь 2020Декабрь 2020Январь 2021Февраль 2021Март 2021Апрель 2021Май 2021Июнь 2021Июль 2021Август 2021Сентябрь 2021Октябрь 2021Ноябрь 2021Декабрь 2021Январь 2022Февраль 2022Март 2022Апрель 2022Май 2022Июнь 2022Июль 2022Август 2022Сентябрь 2022Октябрь 2022Ноябрь 2022Декабрь 2022Январь 2023Февраль 2023Март 2023Апрель 2023Май 2023Июнь 2023Июль 2023Август 2023Сентябрь 2023

Поиск города

Ничего не найдено
БабаевоБабушкинБавлыБагратионовскБайкальскБаймакБакалБаксанБалабановоБалаковоБалахнаБалашихаБалашовБалейБалтийскБарабинскБарнаулБарышБатайскБахчисарайБежецкБелая КалитваБелая ХолуницаБелгородБелебейБелёвБелинскийБеловоБелогорскАмурская областьБелогорскКрымБелозерскБелокурихаБеломорскБелорецкБелореченскБелоусовоБелоярскийБелыйБердскБерезникиБерёзовскийКемеровская областьБерёзовскийСвердловская областьБесланБийскБикинБилибиноБиробиджанБирскБирюсинскБирючБлаговещенскАмурская областьБлаговещенскБашкортостанБлагодарныйБобровБогдановичБогородицкБогородскБоготолБогучарБодайбоБокситогорскБолгарБологоеБолотноеБолоховоБолховБольшой КаменьБорБорзяБорисоглебскБоровичиБоровскБородиноБратскБронницыБрянскБугульмаБугурусланБудённовскБузулукБуинскБуйБуйнакскБутурлиновка
КадниковКазаньКалачКалач-на-ДонуКалачинскКалининградКалининскКалтанКалугаКалязинКамбаркаКаменкаКаменногорскКаменск-УральскийКаменск-ШахтинскийКамень-на-ОбиКамешковоКамызякКамышинКамышловКанашКандалакшаКанскКарабановоКарабашКарабулакКарасукКарачаевскКарачевКаргатКаргопольКарпинскКарталыКасимовКаслиКаспийскКатав-ИвановскКатайскКачканарКашинКашираКедровыйКемеровоКемьКерчьКизелКизилюртКизлярКимовскКимрыКингисеппКинельКинешмаКиреевскКиренскКиржачКирилловКиришиКировКалужская областьКировКировская областьКировградКирово-ЧепецкКировскЛенинградская областьКировскМурманская областьКирсКирсановКиселёвскКисловодскКлимовскКлинКлинцыКнягининоКовдорКовровКовылкиноКогалымКодинскКозельскКозловкаКозьмодемьянскКолаКологривКоломнаКолпашевоКолпиноКольчугиноКоммунарКомсомольскКомсомольск-на-АмуреКонаковоКондопогаКондровоКонстантиновскКопейскКораблиноКореновскКоркиноКоролёвКорочаКорсаковКоряжмаКостерёвоКостомукшаКостромаКотельникиКотельниковоКотельничКотласКотовоКотовскКохмаКрасавиноКрасноармейскМосковская областьКрасноармейскСаратовская областьКрасновишерскКрасногорскКраснодарКрасное СелоКраснозаводскКраснознаменскКалининградская областьКраснознаменскМосковская областьКраснокаменскКраснокамскКрасноперекопскКраснослободскВолгоградская областьКраснослободскМордовияКраснотурьинскКрасноуральскКрасноуфимскКрасноярскКрасный КутКрасный СулинКрасный ХолмКремёнкиКронштадтКропоткинКрымскКстовоКубинкаКувандыкКувшиновоКудымкарКузнецкКуйбышевКулебакиКумертауКунгурКупиноКурганКурганинскКурильскКурловоКуровскоеКурскКуртамышКурчатовКусаКушваКызылКыштымКяхта
Набережные ЧелныНавашиноНаволокиНадымНазаровоНазраньНазываевскНальчикНаримановНаро-ФоминскНарткалаНарьян-МарНаходкаНевельНевельскНевинномысскНевьянскНелидовоНеманНерехтаНерчинскНерюнгриНестеровНефтегорскНефтекамскНефтекумскНефтеюганскНеяНижневартовскНижнекамскНижнеудинскНижние СергиНижний ЛомовНижний НовгородНижний ТагилНижняя СалдаНижняя ТураНиколаевскНиколаевск-на-АмуреНикольскВологодская областьНикольскПензенская областьНикольскоеНовая ЛадогаНовая ЛяляНовоалександровскНовоалтайскНовоаннинскийНововоронежНоводвинскНовозыбковНовокубанскНовокузнецкНовокуйбышевскНовомичуринскНовомосковскНовопавловскНоворжевНовороссийскНовосибирскНовосильНовосокольникиНовотроицкНовоузенскНовоульяновскНовоуральскНовохопёрскНовочебоксарскНовочеркасскНовошахтинскНовый ОсколНовый УренгойНогинскНолинскНорильскНоябрьскНурлатНытваНюрбаНяганьНязепетровскНяндома
СакиСалаватСалаирСалехардСальскСамараСанкт-ПетербургСаранскСарапулСаратовСаровСасовоСаткаСафоновоСаяногорскСаянскСветлогорскСветлоградСветлыйСветогорскСвирскСвободныйСебежСевастопольСеверо-КурильскСеверобайкальскСеверодвинскСевероморскСевероуральскСеверскСевскСегежаСельцоСемёновСемикаракорскСемилукиСенгилейСерафимовичСергачСергиев ПосадСердобскСеровСерпуховСертоловоСестрорецкСибайСимСимферопольСковородиноСкопинСлавгородСлавскСлавянск-на-КубаниСланцыСлободскойСлюдянкаСмоленскСнежинскСнежногорскСобинкаСоветскКалининградская областьСоветскКировская областьСоветскТульская областьСоветская ГаваньСоветскийСоколСолигаличСоликамскСолнечногорскСоль-ИлецкСольвычегодскСольцыСорочинскСорскСортавалаСосенскийСосновкаСосновоборскСосновый БорСосногорскСочиСпас-ДеменскСпас-КлепикиСпасскСпасск-ДальнийСпасск-РязанскийСреднеколымскСреднеуральскСретенскСтавропольСтарая КупавнаСтарая РуссаСтарицаСтародубСтарый КрымСтарый ОсколСтерлитамакСтрежевойСтроительСтруниноСтупиноСуворовСудакСуджаСудогдаСуздальСуоярвиСуражСургутСуровикиноСурскСусуманСухиничиСухой ЛогСызраньСыктывкарСысертьСычёвкаСясьстрой

Драматурглар семинары: «Вакыт булса, пьесалар тыңлап, ике-өч көн кунача ятар идем»

0104
Драматурглар семинары: «Вакыт булса, пьесалар тыңлап, ике-өч көн кунача ятар идем»

Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары быел Кама Тамагы районында үтте. Татарстан Язучылар берлеге драматурглар өчен Куйбышев затоны бистәсендә кунак йорты арендалау җае тапкан иде. Шулай итеп, моңарчы 3 тапкыр Биектау районының Кече Битаман авылында узган семинар, быелдан башлап, Туфан Миңнуллинның туган ягына күчте.

Драматурглар семинары – драматургларның үз әсәрләрен үзләре укып, үзара һәм театр белгечләре белән бергә фикер алышу урыны. Семинарда театр вәкилләре катнашып, әсәрнең сәхнә язмышын да күзаллап киңәшләрен бирсә, бөтенләй дә әйбәт булыр иде дә бит. Әлегә, ни кызганыч, семинар белән театр ныклап дуслашып бетә алмый. Драматурглар аларга әсәрләрен болай да җибәрә, театр алар белән индивидуаль тәртиптә болай да сөйләшә, шуңа да театрлар килүне кирәк тапмыймы икән соң инде? Дөрес эшләмиләр, әлбәттә. «Чыбыклап» китереп утыртып булмый бит, «пьеса юк» дип зарланып йөрисе уңайлырак, күрәсең – монысы театрлар бакчасына бер «таш» кисәге булды.

Театрлар бөтенләй катнашмый түгел, әлбәттә – семинарга Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев, Түбән Кама театры директоры һәм режиссеры Рөстәм Галиев, Буа театры директоры Раил Садриев килде. Дөрес, Ильяс Гәрәевтан башкаларының пьесалар тыңлап утырырга вакыты булмады. Әмма биредә әсәр укудан бигрәк «тусовка» кыйммәт дияр идем. Бу хакта без Раил Садриевның үзе белән дә сөйләштек. Әмма ул хакта соңрак. Башта сүзне рәсми өлештән башлыйк. Рәсми ачылышка район вәкилләре дә, семинарга нигез салган Данил Салихов та килгән иде.

Семинар флагын быел Туфан Миңнуллинның кызы Əлфия Миңнуллина һәм Данил Салихов күтәрде.

Семинарның идея авторы һәм аңа нигез салган драматург Данил Салихов: «Семинар Туфан аганың туган ягына кайтты. Дүртенче семинарның бирегә кайтарылуын оештырып йөргән Ркаил Зәйдуллага рәхмәт. Драматургларны тыңларга килгән театр вәкилләренә рәхмәт».

Кунакларны Туфан Миңнуллин белән озак еллар аралашып яшәгән Кама Тамагы районының элеккеге башлыгы Миндел Шәмсетдинов сәламләде: «Семинар өчен Куйбышев затонында – елгачылар тора торган матур бистәдә урын сайладык. Туфан ага зур эшләр эшләп калдырды. Аның һәр әсәре сәхнәләрдә уйналды».

Кама Тамагы ягында туып үскән драматург Рәдиф Сәгъди: «Безнең драматургларны кемдер тәнкыйтьләгән була. Бездә бүген 20ләп драматург бар. Ләкин бу процесс кимегәннән-кими бара. Чөнки милли драматургиягә төкереп карый башладылар. Халык милли драматургия булганда гына йөри».

Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның зур хыялы – үзе артыннан дәвамчылар калдыру булуын искәртте: «Бирегә Салават Юзеев, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди һәм Хәбир Ибраһим кебек драматурглар килгән. Башкортстаннан кан-кардәшләр килде. Бу эшлекле семинар булсын иде. Туфан Миңнуллинны күз алдына китергәч, начар язарга ярамый. Зур фикерләр, глобаль күзаллау белән язарга кирәк. Начар язсак, Туфан абый алдында оят булачак».

Драматург Хәбир Ибраһим: «Биектау районының Кече Битаман авылында да бик матур барды. Данил Салиховка рәхмәт – оештырды, анда миңа бик каты ошый иде. Әмма да ләкин хәзер адресы үзгәрде, бу табигый, чөнки бу – Туфан абыйның җире. Монда аның нигезе, музейлары бар – барып күрергә була. Шулай уйланган икән, шулай була инде! Мин семинарда пьеса укырга тиеш идем, Ркаил Зәйдулланың 2 әсәре буенча матур гына комедия язган идем. Безнең гаиләдә трагедия булды – хатынның дәү әнисе янып үлде, шуңа күрә китәргә туры килә».

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: «Бу – язучылар кул астындагы чара. Ә без Туфан Миңнуллинның туган ягына 35нче театр сезонын ачарга килдек. Без традиция буенча сезонны биредә ачабыз. Кичә семинарда катнашучылар Мәрәтхуҗада безнең кичәбездә булдылар, бүген без аларга кунакка килдек.

Театрның бөтен көткәне – пьеса. Пьеса! Без һәрвакыт, бәлки, яңа пьеса тугандыр, дип өмет итәбез. Бәлки, яңа драматург тугандыр. Театрның бөтен шатлыгы – яңа пьеса табу. Туфан Миңнуллин исемен йөрткән семинарның мәгънәви ягы булырга тиеш. Әле бүген сүз, сүз, сүз... Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә дә әйтелә бит: «Сүз дә сүз, ә күмер юк», – ди. Без самавыр куярга күмер көтәбез. Күмер кирәк, күмер кирәк... Шуны өмет итеп йөргән көнебез.

Семинарның монда күчүен дә дөрес дип саныйм. Бу – Туфанның туган җире. Монда Туфанның мәгънәви ягы булырга тиеш. Үз ягы булганда, аның исемендәге семинар ничек инде башка бер җирдә үтеп ятсын?! Йорт-җире, музейлары шушында. Анда матур итеп башлаганнар, башлавы дөрес булган – башлаучыларга рәхмәт! Монда күчүен табигый һәм дөрес дип саныйм. Дәвамлы булсын иде!»

Драматург, актер Булат Сәлахов: «Бу укулар беренче тапкыр 2002 елда башланган иде. Боровое Матюшинода Артистлар йортлары бар иде – шунда башланды. Анда минем «Яр» спектакле укылды. Аннары без аны үзебезнең Чаллы театрында 18 ел буе уйнадык. Икенчесе – Данил Салиховның «Пуля» пьесасы. Ул да 2 театрда куелды. Монысы – семинарның тарихы.

Ә Туфан Миңнуллин исемен йөрткән семинарга килгәндә, мин аның дүртесендә дә катнаштым. Икенчесендә минем «Яратылмый калган ярлар»ны укыдылар. Ул билгеле пьеса бит инде, грант та отты. Әле дә безнең театрда бара. Минем бу семинарның файдасы барлыгын әйтәсем килә».

Раил Садриев: «Мин кичә үк килергә тиеш идем, кайтып өлгереп булмады. Безгә кирәкле пьесалар бармы икән дип, бүген килеп җиттем. Камал театрында Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча куелган спектакльне мактадылар – әле аны да карамаган. Хәзер комедия эзли башладык. Комедия күп, безгә кирәклесе юк шикелле. Әлегә башкорт драматургы Сөләйман Латыйповның «Кодалар, кодачалар» комедиясе белән йөрибез. Күптәнге булса да, һаман да яхшы бара. Бәлки, монда берәр нәрсә булыр, дим.

Күп нәрсә бит аралашуга корылган. Шуңа күрә мондый урыннар кирәк. Тик монда озаклап ятып булмый – без бик тыгыз графикта. Югыйсә рәхәтләнеп 2-3 көн кунача ятар идем, пьесалар тыңлап. Икенче яктан караганда, вакыт та бушка үтә шикелле. Монда катнашу ул – һичшиксез мондагы пьесаны алып кайтып китү дигән сүз түгел, аралашканда, пьесалар буенча фикер алышканда яңа кызыклы идеяләр туа – шунысы кыйммәт. Пьесаларны үзеңә яраклаштырып эшләп була.

Милли драматургия темасына килгәндә, «буксовать» итеп торабыз сыман. Бер буын яза инде – Рәдифләр, Хәбирләр... хәзер Ркаил яза, Рөстәм килеп чыкты... массакүләм язу юк. Россиядә драматургларны җыя торган «Любимовка» конкурсы бар, Коляда шәкертләре яза. Безнең дә шундый этәргеч, җитәкләп баручы бер «паровоз» булырга тиеш. Елга 2 булса да аларны җыеп алучы кирәк. Элек бит язучылар кухняларда, дачаларда җыела торган булган. Истәлекләрен укысаң, гел каядыр җыелып утыралар, кәеф-сафа коралар, аннары кайталар да язалар.

Битамандагы семинарда да булганым бар. Семинарның бу якка күчүе – «знаковый». Ләкин бу дөрләп китмәгән, пыскып ята. Моны дөрләтеп җибәрергә кирәк. Кемдер шуның белән «авырырга» тиеш. Монда 1 кичкә булса да, режиссерлар, театр директорлары килергә тиеш».

ХХХ

Семинарның кадерле кунаклары – Башкортстан делегациясе иде. Кадерлеләрнең дә кадерлесе булып, Татарстанда һәм Башкортстанда актив куелган драматург, 66 пьеса авторы Наил Гаетбай килгән иде. «Наил Гаетбай пьесасы» дигән сүз колакта яңгырап торгач, тере классикка әйләнеп беткән Наил ага гаҗәеп кеше икән. Һәр пьесаны тыңлап, анализлады, уңышлы һәм җитешсез якларын күрсәтте, чып-чын мастер-класс бирде. «2 көн – мондый дәрәҗәдәге семинар өчен кыска вакыт, әсәрләрне күбрәк укырга һәм иркенләп анализлар өчен күбрәк вакыт кирәк», – диде Наил Гаетбай. Укылган кадәрен анализлады – рәхмәт. Кыскасы, аның дәресләрен алмыйча кайтып китүчеләр күпне югалтты.

Семинарда Чаллы театрының әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Мәскәүдән Әдәби институт укытучысы, шагыйрә, тәрҗемәче Алия (Алёна) Кәримова, кинорежиссер Салават Юзеев, Уфадан килгән татар язучысы Халисә Мөдәррисова һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Тәнзилә Дәүләтбердинаның пьесалары укылды.

Семинарга дебют әсәрләре дәүләт театрларында куелган язучы Рөстәм Галиуллин, журналист Рәмис Латыйпов та килгән иде. Әмма әсәрләрен укымадылар, тыңлап утырдылар да кайтып та киттеләр.

Драматурглар семинарында кино белгече Нияз Игъламов та катнашырга тиеш иде – юк мәшәкатьләре чыгып, каяндыр кайтып җитә алмавы аркасында килеп җитә алмады. Шулай итеп, пьесаларны анализлау Наил Гаетбай белән Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев һәм дә драматургларның үз өстендә калды.

ХХХ

Ркаил Зәйдулла белән Наил Гаетбай

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Семинарның программасы турында берничә сүз. Казаннан юлга кичке якта гына кузгалып, Кама Тамагында чәйләп алгач, Олы Мәрәтхуҗа авылы клубында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сезон ачылу уңаеннан театраль концертын карадык. Аннары семинар үтәсе урынга – Куйбышев затоны бистәсендәге кунак йортына кайттык.

Икенче көнне рәсми ачылыштан соң пьесалар укый башладык. Әбәт вакытында кунак йортының хуҗасы Әхмәт Зыятдинов семинарга катнашучыларга зур бүләк ясады – бөтенесен җыеп, үзенең Антоновка авылындагы умарталыгына алып китте.

Хәтерлисезме «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән бер өзекне – Әлмәндәр картның Антоновка авылына килүен?

«Әлмәндәр: Ястәгнәй! Знакум!

Евстегней: Кем ул анда?

Әлмәндәр: Кто такуй, знаешь? Не знаешь – маклашка дам.

Евстегней: Альмандар?»

Нәкъ шушы Антоновка авылындагы умарталыкка бардык та инде. Умарталар хуҗасы Евстегней карт түгел иде түгелен, Әхмәт абзый үзе иде.

Умартачы йортында Салават Юзеев пьесасын укыгач, Антоновкада Олы Мәрәтхуҗага – Туфан Миңнуллин нигезендә урнашкан музей-йортына юл алдык. Безнең белән Әлфия Миңнуллина да бар иде.

Өченче көнне Уфа кунаклары – Халисә Мөдәррисова һәм Тәнзилә Дәүләтбердинаның пьесаларын укыдык. Аннары семинар флагын төшердек тә юлга җыена башладык. Семинар флагын төшерү җаваплылыгы Наил Гаетбай белән Илсөяр Иксановага тапшырылды. Юлга кузгалдык!

ХХХ

Драматурглар семинары тарихына күз салсак, семинарда пьесасы укылып, төрле татар театрларында куйган спектакльләр бар. Мәсәлән, Булат Сәлахов үз пьесасының биредә укылып, Чаллы театрында куелуын искә төшерде. Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасы да семинарда укылган, ди. Әмма семинар чынлыкта пьеса базарына да, драматурглар өчен мастер-классларга да әверелә алмый. Чөнки ул гамәлгә куелганда, беренче чиратта, Туфан Миңнуллин исемен Биектау районына якынайту һәм, мөгаен, татар драматургиясен күпмедер дәрәҗәдә шушы районга беркетү һәм тәңгәлләштерү максатыннан оештырылгандыр, мөгаен.

Бөтенроссия драматурглар семинарын гамәлгә куючы ул вакыттагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов булса да, концепция авторы Зимфира Гыйльметдинова булгандыр, мөгаен. Ул Туфан Миңнуллинны шулкадәр хөрмәт итә иде. 2021 елда – III Бөтенроссия драматурглар семинарында татар драматургиясе буенча Зимфира Гыйльметдинова оештырган һәм алып барган түгәрәк өстәлне хәтерлим. Ул утырышта Туфан аганы искә алу да, драматургларның җан авазы да, көлкеле мизгелләр дә бар иде. Ә Зимфира үзе – семинарның җаны, рухы, йөрәге, моторы иде, урыны җәннәттә булсын.

2021 елгы Бөтенроссия драматурглар семинары

Фото: © Максим Кәримов фотосы

Быелгы семинарга бөтен кешене тәртипкә сала, сәгатен-минутын туры китереп оештыра торган шушы мотор җитмәде. Бәлки, семинарга ниндидер башка концепция кирәктер. Ул драматургларны театр белгечләре беләнме, әллә театр беләнме – кемнәр беләндер якынайтырга тиештер. Заманча итеп әйтсәк, коллаборацияләр җитми.

Мөгаен, катнашучылар пьесаны да алдан укып килергә тиештер. Чөнки 40 битлек пьеса тыңлау – нык арыта торган чара. Бөтен драматургка да тыңлаучыларны үзенә җәлеп итеп тора алу сәләте дә бирелеп бетмәскә мөмкин бит әле. Пьесаның эчтәлеген сөйләп, 1-2 кисәген укысаң ди җитәдер, бәлки.

Кыскасы, шул: семинарны Туфан аганың туган ягына кайтардык, Олы Мәрәтхуҗада булып, Антоновкага барып, семинарны бу якларга ныгытып бәйләп куйдык. Инде эчтәлеген тутыра башларга вакыт.

Киләсе драматурглар семинары 2025 елда көтелә. Исән булыйк!




Москва

Россияне назвали запрет рукопожатий и парфюма странными требованиями на работе


Все города России от А до Я

Загрузка...

Комментарии

Комментарии для сайта Cackle
Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Аналитики выяснили, какой чай любят россияне

Гендиректор ГПМ Радио выступил на VII международном фестивале «Радио без границ»

В Крыму подорожали, в Севастополе подешевели: что происходит с осенними ценами на новостройки

Работа будет. Туриндустрии в РФ понадобится 400 тысяч новых сотрудников

Новости Татарстана

Продляют все! Московские МЦД станут доступны для жителей соседних регионов

Гендиректор ГПМ Радио выступил на VII международном фестивале «Радио без границ»

III Международный телевизионный фестиваль «Большая сцена» соберет более 1000 талантливых детей и подростков

Как сэкономить на автокредите: «Выберу.ру» составил рейтинг лучших кредитов на авто с пробегом в сентябре 2023 года


Благоустройство завершено возле станции БКЛ "Нагатинский Затон"

Студентам рассказали о бое бригады Катукова с панцер-дивизией

Южноафриканская группа показала пляски на похоронах в Москве

Американские ВВС получили первое аэротакси


Синоптики пообещали москвичам до 20 градусов тепла 27 сентября

Профессиональное признание: в Москве наградили победителей и призеров конкурса «Артмастерс»

В Подмосковье молодые люди избили мужчину, гулявшего с годовалой дочерью у ТЦ

Подмосковным студентам представили программу «ГосСтарт»


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Москва

Мэр Москвы Собянин: благоустройство спортивного комплекса завершили в Свиблове


Частные объявления в Татарстане



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Джиган

Эмин Агаларов, Джиган, Анна Седокова на открытии караоке Royal Estate в Estate Mall



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.

Погоду сделают джазовый панк и внучка Визбора

Гонорары оставшихся в России Басты и Zivert поднялись в несколько раз

Российская фигуристка Проскурякова отказалась выступать под Rammstein


Челябинец Владимир Иванов защитил титул чемпиона России по бадминтону

Карацев обыграл Маррея и вышел в четвертьфинал турнира ATP в Китае

Рублев уступил американцу Фритцу в матче Кубка Лейвера

Звонарёва обыграла Бултер и вышла во второй круг турнира в Нинбо


Tyreek Hill Modestly Gives Credit For Dolphins' Week 3 Success to Tua Tagovailoa

Porsche 911 S/T review - is it Porsche's greatest 911 yet?

Fact or Fiction: Dolphins Could Flirt With 15 Wins, Packers Are Best In NFC North

LIV Golf in hot water again, faces lawsuit from Adidas over logo trademark issue




Все новости на 123ru.net

Казань на Ria.city