Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Линар Закиров: Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм бүген дә бар

0 40
Линар Закиров: Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм бүген дә бар

«Журналистикага көнчелек алып килде»

– Линар, үзең белән таныштырып үтсәң иде. Журналист булу балачак хыялы идеме? Нигә нәкъ менә татар журналистикасын сайладың?

– Мин – Чаллы егете, Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамладым. Татар теле, татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. 9нчы һәм 10нчы классларда Чаллыда 1нче урын алган булсам, Казанда исә 2 ел рәттән 4нче урынга калдым. Укытучым Әлфия Сәрвәровна: «4нче урын – иң үкенечлесе, ул йә 3нче, йә 5нче урын булсын», – дия торган иде. 11нче класста татар теленнән, ниһаять, 1нче урынга ирештем. Ә менә әдәбияттан бу батырлыкны кабатларга дуамаллыгым, телне «тезгендә тота алмавым» комачау иткәндер. Олимпиада эшен язганда, оештыручылардан берәү (ул чактагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты мөгаллимнәре) яныма килеп: «Мәктәпне тәмамлагач, бәлки, безгә укырга килерсез», – дип кодалады. Әмма аңа бик дорфа җавап биргәнемне хәтерлим. Татфакка кер, дип әллә кемнәр үгетләп карады, әмма мин үз хыялымда, фикеремдә нык тордым.

Журналистикага көнчелек алып килде, дияргә яратам. Безнең буын «Көмеш кыңгырау» газетасын укып үсте. Күз алдына китерәсеңме, безнең буын, дип сөйләшер чак җитте. Класста бөтен кеше «Көмеш кыңгырау»ны алдыра иде. Инша язганда, «иң матурларын газетага җибәрәчәкмен» дип үсендерә иде укытучы.

Берзаман классташым Фиданның әкияте басылып чыкты. Шулчак күңелгә «корт керде» – минем дә басыласым килә. Укудан кайткач, шакмаклы дәфтәр уртасыннан куш бит тартып чыгардым да тычкан малае турында әкият яздым. Конвертка салдым да җибәрдем. Газетаның яңа саннары килә тора, әмма әкиятем юк та юк. Күңелдәге теге «корт» тагын кыбырсый. Тоттым да, 4нче класс укучысы башым белән, газетаның мөхәррире Нәсимә апа Садыйковага шалтыраттым. Янәсе, нишләп хатымны бастырмыйсыз, дип. «Язмаңны таптык, озакламый чыгарырбыз», – диде ул һәм сүзендә торды.

Шуннан соң, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә автобуста барып, редакциягә кочак-кочак язма ташый башладым. Тәүге остазым дип, һичшиксез, Нәсимә апаны атыйм. Ул безне район-шәһәрләргә укучылар белән очрашуларга алып чыга, халыкка таныта башлады.

Мин «Чаллы ТВ» каналын карап, «Күңел» радиосын тыңлап, «Шәһри Чаллы» газетасы белән «Мәйдан» журналын укып үстем. Барлык алып баручылар, дикторларның исемнәрен әле дә хәтерлим. Эфирга көне-төне шалтыратып, уеннарда, әңгәмәләрдә катнаша идем. Туйдырып та бетергәнмендер үзләрен.

«Хәерле иртә, Чаллы!» тапшыруында фокус күрсәтү осталыгына өйрәтәм

Берзаман, «безнең балалар тапшыруы алып барасы килә» дип, телевидениегә шалтыраттым. Без дигәнем – мин һәм классташым Зөләйха. Иң гаҗәбе – нинди тилеләр икән бу, дип, кире бормадылар. Киресенчә, чакырдылар, теләк-тәкъдимнәребезне игътибар белән тыңладылар. Яңа тапшыру ачмадылар, әмма «Хәерле иртә, Чаллы!» тапшыруында урын таптылар. Алып баручы Сәрия Батуллина белән бер-бер артлы әллә ничә сәхифә эшләдек. Башта йомшак уенчыкларны тавышландырып, табигать күренешләренең ничек килеп чыкканы турында сөйләдек. Соңыннан Зөләйха белән үзебез дә кадрда күренә башладык. Шәүлә театры күрсәттек, ягъни кул бармаклары белән ут яктысында хайваннар ясарга өйрәттек. Бераздан «Фокус-мокус» сәхифәсе чыга башлады. Фрак, цилиндр киеп, муенга «бабочка» тагып, шундый сихри образда фокус күрсәтү серләренә төшендердем. Ул вакытта интернет бүгенге кебек алга китмәгән иде әле, кирәкле мәгълүмат эзләп, китапханә сукмагын еш таптарга туры килде.

Зөләйха белән «Хәерле иртә, Чаллы!» тапшыруында шәүлә театры күрсәтәбез.

Кечкенә чакта нәрсә күрәсең, шуны язасың бит инде. Каникул саен әбиемә – Әлмәт районы Чупай авылына кайта идем. Мәктәптә укыганда да, югары уку йортына кергәч тә, аннан соң да авылның бөтен проблемалары, сәер хәлләре, уңган кешеләре турында яздым. Баштарак «Җәбирә әби» чишмәсенең ни өчен «Җәбир бабай» чишмәсенә әйләнүен тикшерсәм, соңыннан «Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?» дигән четерекле сорауларга да җавап эзли башладым.

Мәктәптә укыган чакта ук акча эшли башладым – «Татарстан яшьләре» белән «Шәһри Чаллы»дан басылган язмаларыма гонорар җибәрделәр.

9нчы класста тормышыма «Алтын каләм» фестивале килеп керде. Яшь журналистлар елга бер җыела торган бәйрәм иде ул. Берничә көн атаклы «Борис Полевой» теплоходында йөреп, төрле шәһәрләрдә туктап, көнне – төнгә, төнне көнгә ялгап, бертуктаусыз иҗат иттек: газета, ТВ, радио тапшырулары чыгардык. «Алтын каләм»гә килеп, башка катнашучылар белән бер-беребезне читтән торып белә идек инде. Чөнки республика матбугатында үз сүзен ишеттерә алган яшьләр байтак иде ул чакта. Ярыша-ярыша иҗат иттек. «Сәләт»тә дә журналистика белән «авырган» яшьләр белән 2 атна буе газета чыгардык. Берничә ел рәттән «Алтын каләм»дә остаз-куратор буларак катнаштым.

«Алтын каләм» фестивалендә татар матбугатында кураторлык иткән чак.

Татар журналистикасын сайлавыма күп нәрсә сәбәпчедер. Милли мохитнең йогынтысы зур булган, күрәмсең. Мин бит Чаллының театр сәнгате мәктәбендә дә белем алдым. Җитәкчебез – җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның бертуган сеңлесе, бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган Рабига апа Гыйззәтуллина иде. Безнең төркем бер гаилә кебек булды, Төркиядәге фольклор фестиваленә дә барып, бүләкләр алып кайттык. 6 ел дәвамында шактый спектакльләр чыгардык, аларны ТНВдан килеп төшерделәр, «Күчтәнәч», «Тамчы» тапшыруларында да катнашырга насыйп булды.

Группадашларым Фәнзилә Мостафина һәм Алинә Минневәлиева белән «Башваткыч» тапшыруында.

«Акча эшләү төп максат булмады»

– Берничә басма матбугатта – «Ялкын», «Мәгариф», «Татарстан» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында, аннан соң «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгәнсең, дип беләм. Әлеге матбугат чараларында эшләп, журналист буларак үсеш кичердеңме? Яисә ни өчен шушы матбугат чараларын сайладың?

– Монда телгә алынмаган, әмма мин каләм төрткән тагын берничә басма бар әле. Мәктәптә укыганда «Ялкын» журналы буй җитмәслек биеклек булып тоела иде. «Алтын каләм» фестивалендә басманың баш мөхәррире Эльмира апа Закирова, редакциянең башка хезмәткәрләре белән танышып, дуслашып киттек. Мине үсмерләр редколлегиясенә кабул иттеләр. Яшь журналистларны җыеп, Татарстанның төрле министрлары белән очрашуларга чакыра башладылар. Шундый тәүге очрашуым ул чактагы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән булды.

«Алтын каләм» фестивалендә Эльмира Закирова һәм Фәнзилә Мостафина белән.

Берничә елдан, төгәлрәк әйтсәм, университетның 1нче курсыннан ук шушы атаклы журналда эшләрмен дип, башыма да китермәдем. Тәүге хезмәт хакы алган көнемне дә хәтерлим әле. Банкомат экранындагы сумманы күргәч, шатлыктан күзем шакмак була язды.

2нче курста «Кәеф ничек?» газетасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. «Барс-медиа» нәшер итә торган сарырак басма иде ул. Җырчы Илназ Сафиуллин газетаны сатып алып, иҗатташ дустым Айназ Гайниева аркылы мине баш мөхәррир булырга чакырды.

Хәзер искә төшерәм дә гаҗәпкә калам. Редакциянең үз машинасы юк, журналистлары юк, гонорар фонды бик сай. Ә газетаны чыгарырга, тиражны саклап калырга кирәк. Бәхеткә, басманың читтән торып эшләүче авторлары күп иде, аларга рәхмәт. Иҗатташ дусларым Фәнзилә Мостафина белән Айгөл Закированы «иңемдәге ике фәрештә» дияр идем. Газетаны алар тартып барды. Шулкадәр кызык, эксклюзив, шәп материаллар эзләп таба, әллә нинди гаҗәп проектлар эшли идек. Бер генә мисал. «Кәеф ничек?» Татарстанның иң надан «йолдызын» ачыклый» шигаре белән, танылган шәхесләр – артистлар, алып баручылар, җырчыларга Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәреннән бер өзек яздырдык. Алар диктантны мөмкин кадәр хатасыз башкарып чыгарга һәм әсәрнең исемен, авторын белергә тиеш иде. Иң күп хата җибәрүче – Буа театры директоры Раил Садриев булып чыкты.

Иҗади сәфәрләр «попуткалар» белән истә калды. Әйткәнемчә, редакциянең үз машинасы юк, бүлмәдә утырып кына рәтле әйбер язып булмавы көн кебек ачык. Җәйге бер челләдә Айгөл белән Казан янындагы «сихерчеләр авылы»на барып, көне буе халык белән аралашып, өйгә әлеге дә баягы попутка белән төнлә генә кайтып төштек.

Газета чыгару ансат түгел, акча да, көч тә, вакыт та күп кирәк. Бер елдан Илназ газетаны япты.

Берара «Акчарлак» газетасы белән хезмәттәшлек иттем. Минзәлә, Актаныш кебек ерак районнарга җиткәнче, әллә ничә машинага утырып барырга туры килде. Рәхәт нәрсә түгел. Үзең шундый абруйлы, зур тиражлы басмада эшлисең, ә үзең авылга попутка белән килеп керәсең, имеш. Мине шундый хәлдә ничек җитди кабул иткәннәрдер, дип шаккатам. Озак тормадым «Акчарлак»та – берничә язма өчен «ташкаүлчим» гонорар алгач, китәргә булдым. Бүтән алай кимсенеп йөрисем килмәде.

Журналист буларак ныклап танылуым, чыныгуым «Шәһри Казан»да булгандыр. Басманың баш мөхәррире Гөлнара Сабирова төпле каләм иясе булып җитлегергә бар шартлар тудырды. Ул – журналистиканың барлык баскычларын үткән кеше, шуңа да каләм әһелләренең хезмәтен тиешенчә бәяли дә белә. Илфак Шиһапов, Марат Кәбиров кебек заманның көчле каләмчеләрен, публицистларын җәлеп итә алды. Алар редакциядә еш була, планеркаларга да килә иделәр. Карап торышка гап-гади кеше булып күренсә дә, Илфак абыйның шулкадәр тирән фикер йөртүенә таң кала идем.

Эш тә эш, димен. Уку да бар иде бит әле. Эшем никадәр генә тыгыз булмасын, парларны сирәк «тозладым». 4нче курста укыганда атнаның беренче яртысында – «Шәһри Казан»да, икенче яртысында «Манзара» тапшыруында, соңрак «Казан» телерадиокомпаниясендә эшлим, җомга кичендә Айсылу Хаҗиева белән 6 сәгать дәвамында төнге уникегә чаклы «Болгар» радиосында «Шөпшә-шоу» тапшыруын алып барабыз. Берничә ел шундый режимда эшләнде. Ничек барысына да өлгергәнмен, диген. Акча эшләү төп максат булмагандыр. Иҗат, эш дәрте шулкадәр ташып торган…

«Шөпшә-шоу»да Айсылу Хаҗиева белән. Хәния Фәрхи дә кунак булып килгән иде.

«Хәзер халыкның «журналист килде» дигәнгә исе китми»

– Журналист баштан үз исемен танытыр өчен эшли, аннан соң исем аның өчен эшли, диләр. Шәхсән син исемеңне таныту өчен эшләдеңме, әллә беренче урында милләткә файда китерү, хезмәт итү тордымы?

– Журналистикага, бигрәк тә басма матбугатка танылу өчен килмиләрдер. Каләмгә алынгансың икән, эш аты булуга әзер тор. Мин иске гадәт буенча «каләм» дип сөйләшәм, юкса, хәзер каләм, ручка тотып эшләүчеләр калмагандыр да. Бер генә иҗатчыны әйтә алам – Риман Гыйлемханов. Бүген дә парламент журналисты ул. Дәүләт Советының матбугат хезмәтенә килеп, башта ныгытып кофе эчә, соңыннан А4 кәгазенә фикерләрен теркәп бара иде.

Язу сәләтен алмаз (минерал) дип карасак, аның бриллиант булып чарлануы үз өстеңдә ни дәрәҗәдә эшләүгә бәйле. Яза белергә мөмкин ул, әмма журналист тиз, төгәл эшләргә, шул ук вакытта хата җибәрмәскә, стресска да бирелмәскә тиеш. Сәләт тумыштан бирелсә, калганына үзең өйрәнәсең.

Журналистка танылу нәрсә бирәме? Берни бирми. Әйтик, артистка үз исемен таныту концертка тамашачыны җәлеп итү өчен кирәк. Студент чакта гына кызык ул танылу. Язмаңны укыдык, телевизордан күрдек, дигәч, шундый рәхәт була. Өлкәнрәк яшьтәге хезмәттәшләрдән ишеткән бар, совет чорында район-авылга килгән журналистны кочак-кочак күчтәнәч, ризык белән озатып җибәргәннәр. Хәзер халыкның «журналист килде» дигәнгә исе китми. Элек алар бик аз булган, ә хәзер, кем әйтмешли, «син дә журналист, мин дә журналист»...

Мин беркайчан да милләткә хезмәт итәм дип яшәмәдем, ягъни үземә шундый зур миссия йөкләнгәнен аңлап җиткермәгәнмен. Беренче мәлдә язу – эчке бер ихтыяҗны канәгатьләндерү буларак кына кабул ителгәндер. Кеше ашыйсы килгәндә нишли? Ашый. Төчкерәсе килгәндә – төчкерә. Иҗат белән дә шулай. Язасы килгән кеше – яза.

Син татар язучысы, татар шагыйре, татар журналисты икән, милләт өчен янып-көеп яшәргә тиеш, дигән күзаллау яшәп килә җәмгыятьтә. Милләткә кычкырмый-шапырынмый гына дә хезмәт итәргә була. Тормышын татарлык белән бәйләгән кеше мескен дә, хәерче дә булырга, «үз-үзен корбан иткән кеше» буларак кабул ителергә тиеш түгел. Яшәү, тормыш алып бару өчен кеше үзенә һөнәр сайлый. Кемдер – төзүче, кемдер – сатучы, кемдер – укытучы... Журналистика да – акча китерүче шундый ук бер һөнәр ул.

Милләткә хезмәт итү – милли темага язу дигән сүз түгел. Нинди генә өлкә булмасын, милли яссылыкта сыйфатлы әйбер эшлисең, продукция җитештерәсең, Татарстанны, татар халкын эш-гамәлең белән танытасың икән, милләткә хезмәт итү шул була торгандыр.

Профессиядән ник киттең, дигәннән, журналистикага килгәндә, «егетләр-кызлар, бу өлкәдә акча юк, шуны чамалагыз» дип әйткән кеше булмады. Үземнең дә берәүдән дә «ә сез күпме хезмәт хакы аласыз» дип сорарга баш җитмәде. Татар әдәбияты олимпиадасына мәктәп укучылары белән очрашуга бер язучы ханым килгән иде. Халык язучысы ул. Очрашу барышында мин аңа сораулар бирдем, ул миңа бүләккә китабын тапшырды. Соңыннан аерым сөйләшеп утырганда, кая укырга керергә теләвем белән кызыксынды. Журналистикага, дигәч, ул башын чайкады да «әйдәле, син энергетикага кереп кара», диде. Ләкин үз туксаным – туксан булды минем...

«Хәзер тәнкыйтьтән курыкмыйлар – «эт өрә, бүре йөри»

– Матбугатта нинди проблемалар күтәрә идең? Журналистларга мөнәсәбәт турында сөйләшәсе килә.

– Мин репортаж жанрында эшләргә, детальләргә игътибар бирергә яраттым. «Кычкырып торган» башисемнәр кую белән дә мавыктым, бигрәк тә, «Кәеф ничек»не чыгарганда. Бүген бу алымны «кликбейт» дип атыйлар. Хат эзеннән, туган-тумача, күрше-күлән арасында килеп чыккан низаглар турында күп язылды. Андый темага эшләгәндә башым тубал була торгандыр иде. Мондый жанрдагы мәкаләләрнең нәтиҗәсе шул чама гынадыр. Журналист ачуланышкан ике якка сүз биреп, аларга «пар чыгарырга» гына мөмкинлек бирә торгандыр.

Журналист үз язмасы белән авыл җирлеге, район дәрәҗәсендәге вак-төяк мәсьәләләрне генә капылт кына чишәргә мөмкин. Күләмлерәк проблемаларга килсәк, аларны бер язма белән генә хәл итеп булмый. Әйтик, проблеманы башта бер журналист килеп тикшерә, аннан соң икенчесе килеп яктырта... Тамчы тама-тама ташны тишә, дигәндәй, бу мәсьәләне «югарыда» утыручылар да игътибарга алса, хәлнең уңай якка үзгәрүе мөмкин. Әйтик, минем шушы интервьюны укып, татар журналистикасының финанс хәле бер көндә генә уңай якка үзгәрер, димим. Әгәр бу турыда мөмкин кадәр күбрәк кеше чаң сукса, бәлки, хәл уңай борылыш алыр.

«Шәһри...»дә дә хат эзеннән шактый йөрелде. Гаяз Исхакыйның туган авылы – Яуширмәдән бакаларның нигә качып киткәнен ачыкларга, Мамадыш районында авыл мулласының тимер урлау очрагын тикшерергә туры килде. «Шәһри...» заманында Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белән хезмәттәшлек итә иде. Бергәләп, кызык кына материаллар эшләдек. Республика буенча иң чиста суның кайдалыгын ачыклар өчен, редакция хезмәткәрләре үзләре кайтып йөри торган районнардан суны шешәгә тутырып алып килделәр дә шуларны лабораториягә илттек. Әле тагын 3 «хәләл» колбасаны тикшертеп, берсендә дуңгыз ДНКсы таптык.

Журналистның төп вазифасы – халыкка мәгълүмат бирү, вакыйга, проблемага игътибарны юнәлтү. Совет чорында матбугатның көче зур булган, диләр. Тәнкыйди материал басылып чыккач, партия органнары тикшерү оештырган, сансыз җитәкчеләр эштән алынган. Хәзер тәнкыйтьтән курыкмыйлар – «эт өрә, бүре йөри». Бүген заказга язучылар, акча «төртеп», кешене «фаш итү» очраклары ешайды. Ешайды гынамы, кайбер медиаларның эшчәнлеге гел шуңа корылган. «Телеграм» каналлар алгы сафта, аларның йогынтысы әйтеп бетергесез зур бүген, кайберләренең язылучылар саны миллионнар белән исәпләнә. Татар «Телеграм» каналлары ни хәлдәдер – анысын белмим.

«Күңел турында уйланганчы, тамак тук булырга тиеш»

– Линар, журналистика бүлеген тәмамлаучыларның күбесе үз урынын таба алмый. Нигә шулай? Син дә, бер карасаң, үз урыныңны, һөнәреңне тапкан идең кебек. «Йолдыз» булып балкыдың да, кинәт кенә башка өлкәгә күчтең. Нигә? Журналистикадан туйдыңмы, бу адымны ясарга нәрсә этәрде?

– Журналистикада гына түгел, башка өлкәдә дә шулай. Иҗатчылар халыкның күз уңында, шуңа да бу өлкәдәге үзгәрешләр – кемнең килүе, кемнең юкка чыгуы ачык күренә. Барлык төр һөнәрләрнең уңай һәм тискәре ягы бар. Үзем белгән өлкә турында гына фикер йөртә алам. Журналистның эше гаять катлаулы. Башкалар ял иткәндә дә эшкә чыгарга туры килә. Шушы шартларга риза булсаң, эшлисең, ошамаса – башканы сайлыйсың. «Йолдыз» булып «балкыган», әмма соңыннан юкка чыккан журналистлар бихисап. Юкса алар креатив, зирәк, талантлары да ташып тора. Барысын бергә җыеп, менә дигән милли мәгълүмат чарасы оештырып булыр иде дә бит! Потенциал бик зур, әмма аны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар юк. Эшенә күрә – әҗере.

Соңгы эш урыным Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте булды. 4 елдан күбрәк эшләдем, юкса «син – ирек сөючән, анда озак тора алмассың» дип әйтүчеләр дә булды. Парламент бик чыныктырды мине. Журналистика белән дәүләт хезмәтен икесен бергә алып бару ансат түгел анысы. Шуңа да карамастан, матбугат хезмәтендә дә көчле иҗатчылар эшли. Шагыйрә Таңчулпан (Чулпан Әхмәтова), язучы Җәүдәт Юныс белән иҗат, әдәбият, матбугатның бүгенге хәле турында һәрчак фикер алыша идек. Чулпан апа минем өчен зур терәк булды, матбугатка җибәрәсе мәкаләләрне дә беренче булып аңа укыта идем. Бүген дә аралашабыз.

Дәүләт Советында эшләгән чак.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бик хәерхаһлы. Командировкага чыккан саен, исән-сау килеп җиттегезме, тамак тукмы, дип сораша. Татарстан районнарыннан кала, парламент делегациясе белән илнең башка регионнарына да барырга туры килде. Кабарда-Балкар республикасы, Ямал-Ненец автоном округы, Томск өлкәләренә әле кайчан барып чыгар идем. Фәрит Хәйруллович белән вертолетта да йөрдек. Эшебез гаять җаваплы, чөнки парламент башлыгы авызыннан чыккан һәр сүз синең аша үтә, синең аша халыкка барып җитә. Һич кенә дә хата җибәрергә ярамый. Бервакыт Томскидан самолетта кайтып барганда, Фәрит Хәйруллович «язмаңны күрсәт әле» диде. Бер хәреф хатасы тапты. Шулчак җир тишегенә кереп китәрдәй булдым.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән.

Никтер нәкъ менә шул чорда журналистика белән кызыксынуым сүрелә төште. Әмма шул чакта җан дустым, шагыйрә Луиза Янсуар белән «Тәгәрмәч» дигән трэвел, ягъни сәяхәт форматында видеоблог башлап җибәрдек. Чыгарылыш саен берәр авылга барып, аның тарихы, уңган-булган кешеләре, йолалары, уеннары, ризыклары белән таныштырдык. Кибетләренә кереп, бәя тикшердек, җирле продукциядән авыз иттек. Кәҗәсен дә саудык, печәнен дә чаптык, бөтен чишмә суларын дегустацияләп чыктык... Әлдермеш, Керкәле кебек җырларга кергән популяр авылларның да бүгенге хәлен күрсәттек.

Луиза Янсуар белән «Манзара» тапшыруында «Тәгәрмәч» проекты белән таныштырабыз.

Теләсә кайсы теманы, вакыйганы кызык итеп күрсәтергә була. Үтемле формасын таба белергә генә кирәк. Әйтик, федераль каналларда Казанны туристик яктан мең дә бер тапкыр күрсәткәннәрдер инде, әмма башкалабызны һәрчак төрлечә, кабатламыйча күрсәтү юлларын әле дә табалар бит. Без дә саланың яшәү рәвешен җиңелчә, «Орел и решка» тапшыруына тартымрак рәвештә күрсәтергә тырыштык.

Форсаттан файдаланып, «Интертат»ка рәхмәтемне җиткерәм, беренчеләрдән булып безнең турында сез язып чыктыгыз. Баштарак мәлдә, «сез нинди акчага чыгасыз, сезне кем финанслый» дип сораучылар шактый булды. Беркемнән бер тиен сорамыйча, бөтен нәрсәне үз акчабызга эшләдек. Гаҗәпме? Гаҗәптер шул. Үзе «журналистика акчалы булырга тиеш» ди, үзе бушка эшләнүче проект турында сөйләнә, диярсең. Әйе, кирәкле техниканы, шул исәптән монтаж ясар өчен егәрле ноутбукны үзебез сатып алдык, юлга да үзебезнең хисапка чыгып китә иде. Татар авыллары белән чикләнмичә, Кырым, Истанбулга да барып төшердек. Бу эш безгә әйтеп бетергесез рәхәтлек китерде – үзебезгә үзебез хуҗа, үзебезгә үзебез ирек бирүче. Күңел өчен эшләнгән эш иде. Әмма күңел турында уйланганчы, тамак тук булырга тиеш. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, Маслоуның ихтыяҗлар пирамидасында физиологик ихтыяҗлар беренче урында тора.

«Тәгәрмәч»нең кайбер чыгарылышларын «Ютуб» һ.б. социаль челтәрләрдә берничә мең кеше караган. Караулар саны бүген дә арта. Луиза Кариев театры директоры итеп билгеләнгәч, ул хәтта ял көннәрендә дә юлга чыгарга җай тапты. Былтыр мин Мәскәүгә күченеп киткәч, «Тәгәрмәч» туктады. Бәлки, киләчәктә тагын «тәгәрәп» китәр.

Луиза Янсуар белән «Тәгәрмәч»нең тәүге чыгарылышын атаклы Әлдермеш авылында төшердек.

– Журналистикага башка кайтмаячаксыңмы?

– 4нче класста күңелгә корт керде, дигән идем бит. Тагын ияләште бит әле ул. «Мәскәүдә татар эзе» дигән «Ютуб-проект» башлап җибәрергәме әллә, дим. Башкалада татарлар белән бәйле урыннар, корылмалар бихисап, Мәскәү тормышында актив катнашучы татарларыбыз гаҗәп күп. Әмма бу зур эшне башкарып чыгар өчен команда, мөмкинлек кирәк.

«Татар журналистына мескенлек хас»

– Журналистикада сине иң күбе нәрсә борчый?

– Үпкәләштән булмасын, әйтми булдыра алмыйм, татар журналистына мескенлек хас. Матбугат очрашуларында арткы рәтләргә кереп утыралар, сорау бирергә куркалар. Фикер тирәнлеге дә җитеп бетми. Тема тарлылыгы. Һаман да шул мәдәният, сәнгать, авыл хуҗалыгы тирәсендә бөтерелү. Без «Шәһри Казан»да сәнәгать, төзелеш, автомобиль хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык темаларына менә дигән аналитик материаллар эшләп, үзебезнең белгечләр базасын булдырган идек. Татар матбугатында уңай якка үзгәреш бардыр, бәлки, объектив бәя бирә алмыйм, чөнки басма матбугатка социаль челтәрләр, сайт аша ара-тирә генә күз салам.

Әле тагын татар журналистына «татар теле белән мин кая барыйм» дигән курку хас. Соңгы елларда хатын-кыз иҗатчылар үзләрен менә дигән сатучы, эшмәкәр итеп танытты. Теләк булганда, башка һөнәрне үзләштерергә, күңел сайлаган эшне сайларга була ул. Ничә яшьтә булуыңа карамастан.

Үҗәтлек – журналистка аеруча кирәк сыйфат. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер, тәрәзәдән кертмәсәләр, морҗадан төш, дип өйрәтәләр иде безне. Билгеле, законны бозмый гына. Студент чакта «Татарстан яшьләре» белән дә хезмәттәшлек иттем. Кайбер язмаларны чыгаралар, кайберләрен, «яраксыз» дип, кире боралар. Берзаман бер-бер артлы 9 язмам кире кайтты. Исмәгыйль Шәрәфиев бик таләпчән мөхәррир иде. Язманың газетага керү-кермәве аның кәефенә дә бәйле, дия иделәр. Кәефе турында берни әйтә алмыйм, үзе белән шәхсән аралашырга насыйп булмады. 9 язма кире кайткач, күңел төшкәндер төшүен, ләкин каләм тибрәтүдән туктамадым.

Берсендә «Татарстан яшьләре»ндә «Беренче канал»ның «Поле чудес» тапшыруында ике тапкыр катнашып кайткан Чаллы егете Рафаэль Кәбиров турында язып чыктым. 9 елдан, ягъни 2019 елда үзем дә, «Могҗизалар кыры»на эләгеп, финалга кадәр барып җиттем. Леонид Якубовичның «барабанны алай каты әйләндермә» дип кырт кискәне аеруча истә калды. «Сине телевизордан күрдек» дип, ел буе сөйләделәр.

«Поле чудес» тапшыруында.

Татар журналистының рус телен камил белүе һәм куллана алуы аны берничә башка күтәреп җибәрә. Мин дә баштарак татарча гына яздым. «Казан» телерадиокомпаниясенә эшкә килгәч, «Адымнар» тапшыруы мөхәррире Сәрия Хәбибуллина: «Столица» тапшыруына яңалыкларны русча да төшерерсең», – диде. Мин бит русча язмыйм, дигәнгә, «өйрәнерсең» диде.

KZNга шуның өчен генә дә рәхмәтлемен – ул мине билингваль, ягъни ике телле журналист буларак ачты, тәрбияләде. Соңыннан «Татарстан» журналына да русча-татарча яза башладым, ТНВ белән хезмәттәшлек иткән чорда «Татарстан хәбәрләре» белән беррәттән «Новости Татарстана» тапшыруына да сюжетлар төшердем. Дәүләт Советында исә рус теле бөтенләй дә төп эш коралыма әйләнде.

Журналистның каләм көченә, йогынтысына килсәк, ул адвокат та, хөкемдар да түгел. Әйткәнемчә, төп максаты – игътибар юнәлтү, туры юлны күрсәтеп җибәрү, фикер формалаштыру. Әмма фикернең дә кирәклесен формалаштыра бүгенге журналистлар. Альтернатив фикергә урын калмады. Шул ук вакытта мин рәсми мәгълүматка ышанам. Бүген һәркем мәгълүмат тарата ала. Дөрес булмаган, тикшерелмәгән, күрәләтә фейк тудырып ятучылар буа буарлык, аларның беренчел максаты – тынычлыкны какшату. Рәсми мәгълүмат булмаса, җәмгыятьтә хаос булыр иде. Ә хаосның юньлегә китермәве көн кебек ачык.

Федераль матбугатта эшләүчеләрнең сүзе әйбәтрәк үтә, аларга күбрәк колак салалар. Төбәк матбугатының мөмкинлеге чикле. Районныкын әйткән дә юк, әмма аларның беренчел вазифасы – мәгълүмат бирү. Татарстанны алсак, рус телле матбугат чараларында басылган язмаларга игътибар күбрәк. Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм, ни кызганыч, бүген дә бар.

«Журфак кармак бирә, ә балык тоту – синең эш»

– Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсең? Матбугатны күзәтәсеңме? Хәзер матбугатта нәрсәне тәнкыйтьләр идең һәм нәрсәне мактар идең?

– Хәзер баш-аягым белән бизнеска кереп чумдым. Иптәш малай белән маркетплейста көнкүреш җиһазлары сатабыз. Товарны Мәскәүнең күмәртәләп сату үзәкләреннән дә алабыз, Кытайдан да кайтартабыз. Товарны үтемле итеп сатар өчен, аның характеристикалары турында матур, кешенең игътибарын җәлеп итәрлек язарга, дизайнын эшләргә, «кайтавазлар» аша халык белән аралаша белергә кирәк. Сүз белән эшләү тәҗрибәсе булгач, бу вазифа минем җилкәдә.

Үземне Мәскәүдә зур чараларда модератор, алып баручы буларак сыный башладым. Бөтенроссия стартап-студияләр форумында.

Аннан кала, шәһәр үзәгендә кофе автоматы урнаштырдык. Шул бер җиһаз Казанда ай буе журналист булып эшләп алган хезмәт хакының яртысыннан күбрәген китерә. Юкса, өч көнгә бер килеп, автоматка кәһва саласың, су тутырасың да вәссәлам.

Үземне алып баручы буларак та сыный башладым. Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашындагы бик зур чарада – Бөтенроссия стартап-студияләр форумында модератор буларак эшләдем. Минем өчен үзгә дә, шул ук вакытта якын да өлкә бу.

Татарстан матбугатын күзәтеп барам. Республика тормышы, иҗатташларның ни-нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтү кызык ич. Мин алардан яңалык көтәм, нәрсә уйлап чыгардылар икән, дим. Кызганыч, кайбер мәгълүмат чараларында еллар буе үзгәреш юк. Ә менә сез, «Интертат», әледән-әле мавыктыргыч проектлар башлыйсыз. Матбугатка хәрәкәтчәнлек хас булырга, заман белән бергә атларга тиеш ул.

Үзем эшләгән «Адымнар», «Манзара» тапшыруларына (ТНВ) кайвакыт күз салам. Аларны еш кына сайттан спорт залында велосипед тренажерын әйләндергәндә карыйм. «Чаллы ТВ» яңалыклары белән дә танышып чыгам. Заманында гөрләп торган мәгълүмат чарасының бүген аяныч хәлгә төшүенә күңел әрни. Бер тапшыру да калмаган диярлек, журналистлары да яшен тизлеге белән алышына.

– Яшь журналистларга киңәшең?

– Воронеж шәһәрендә журфакта эшләүче бер танышым бар. Студентларны заманча эшләргә өйрәтә, укыта ул. Күптән түгел генә языштык. «Ярый ла без беркатлы булганбыз, ә бүген яшьләр журфакка нәрсә дип килә соң?» – дип сорадым үзеннән. «Бу һөнәргә беркатлылык белән килүче яшьләр бүген дә бар, ләкин күп түгел. Күбесе җитди журналистикага бармаячагын белә, ләкин университетта алган белем-күнекмәләрнең smm, пиар өчен кирәге чыгасын беләләр. Безгә «төштән соң гына» барып җиткән әйбер турында алар алдан уйлап, хәстәрен күрә», – диде ул.

Кайсы гына һөнәрне сайласаң да, шул өлкәдә эшләүчеләр белән аралашырга, профессияне бар яклап өйрәнергә кирәк – соңыннан үкенерлек булмасын. Төп киңәшем шул. Журфак тәмамлаган, соңыннан аспирантурада укып чыккан кеше буларак кистереп әйтә алам: журфак кармак бирә, ә балык тоту – синең эш. Безнең бит редакция һәм китапханә көннәре бар иде. Үзебез теләгән редакциягә барып, анда практика үтеп чарландык. Журфакта заманча фикерле мөгаллимнәр, практик журналистлар күбрәк булсын иде.

Үз кабыгыңа бикләнергә, «татарлык» белән генә дә чикләнергә ярамый. Дөньяга ачык булсаң, мөмкин кадәр күбрәк акыллы кеше белән аралашсаң, күзаллау шулкадәр киңәя. Бу – осталыкта да, дөньяны аңлауда, фикер тирәнлегендә, яңа идеяләр уйлап табуда да чагыла. Студент чакта Мәскәү, Белгород, Калининград шәһәрләрендә узган конференция, форумнарда катнашып, яңа дуслар таптым, кайбер иҗатташлар белән бүген дә аралашабыз, киңәш-табыш итәбез.

Мин остазларымнан уңдым. Васил Гарифуллин, Миңназыйм Сәфәров, Римзил Вәлиев, Мәгъсүм Гәрәев, Рәсимә Галиева, Резеда Зәйниләр... Остазлар арасында ирләр шактый булса да, ир-ат сүзе, егет сүзе татар матбугатында сирәк хәзер. Ирләр, кабат әйтәм, акчалы эш сайлый. Вазгыять үзгәрмәсә, аларны көндез чыра яндырып та таба алмассың. Дөрес аңлагыз – хатын-кызның ролен һич кенә дә түбәнсетәсем, алар начаррак яза, дип әйтәсем килми, әмма һәр җирдә баланс булырга тиеш.

Остазым профессор Васил Гарифуллин белән.

  • Закиров Линар Рөстәм улы – 1991 елның 30 декабрендә туган. Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамлый. 2010-2015 елларда Казан федераль университетының журналистика бүлегендә, 2015-2018 елларда аспирантурада белем ала. «Алтын каләм» республика балалар үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең Гран-при иясе (2010), «Бәллүр каләм» республика конкурсының «Дебют» номинациясендә (2012), «Ел студенты» республика конкурсының «Ел журналисты» номинациясендә җиңүче (2014), «Ел студенты» илкүләм премиясенең «Ел журналисты» номинациясе лауреаты (2014).
  • «Ялкын» журналында бүлек редакторы, җаваплы секретарь (2011-2014), «Шәһри Казан»да корреспондент (2014-2016), «Татарстан» журналында (2016-2017) бүлек редакторы, «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында хезмәт куя. Төрле елларда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Казан» телерадиокомпаниясе, «Болгар», «Тәртип» радиолары белән хезмәттәшлек итә. 2017-2021 елларда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә эшли.



Москва

Молочка и салаты: в Роскачестве назвали продукты, которые не стоит брать на пикник


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Автодор» попросил водителей заправляться заранее после очередей на АЗС на М-12

В Самаре заработает пункт отбора на программу «Время героев»

14 новых команд приняли участие в фестивале «FONBET Стальная воля»

Куда поехать на майские праздники в России: топ-7 направлений

Новости Татарстана

Героическое участие армян в СВО. Часть третья

Эхо стрельбы под Цимлянском долетело до Москвы

Хоккейный клуб из Балашихи выиграл Кубок Регионов

Один человек погиб в результате ДТП на севере Москвы


Секретным парашютистом оказался актер Райан Рейнольдс, новый глава острова Яс

Главные новости к утру 30 апреля

«Мечтала попасть в твои руки»: Якутянка побывала на макияже у Гоар Аветисян

Поджигатели вертолёта Ка-32 в Остафьево сознались в диверсии на железной дороге


Папа прокурор, который отмажет? На историческую родину вместе с папой! Навсегда!

Прокуратура: устроивший смертельное ДТП в Москве водитель был пьян

Источник 360.ru: смертельное ДТП случилось в Зеленограде

Секретным парашютистом оказался актер Райан Рейнольдс, новый глава острова Яс


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Москва

Собянин: Более 40 театров отреставрировали и отремонтировали в Москве за 10 лет


Частные объявления в Татарстане



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Юрий Лоза

Юрий Лоза объяснил, почему Чулпан Хаматова критикует Россию



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

«Я не джентльмен»: Лепс вновь объяснился за инцидент с телефоном фанатки

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье

«Если прищуриться, мы похожи на The Beatles» // Евгений Цыганов о своей карьере музыканта


WTA предвкушает дуэль Елена Рыбакина — Юлия Путинцева на турнире в Мадриде

Названы победительницы матчей Рыбакиной и Путинцевой за четвертьфинал турнира в Мадриде

Теннисист Надаль навестил в больнице 16-летнюю российскую теннисистку Корнееву

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Chat log from R7 of 2024: Gold Coast vs West Coast

Fans slam ‘worst thing I’ve ever seen from EFL ref’ as John Eustace sent off after heated touchline bust-up

China’s Huawei launches new software brand for intelligent driving

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery