Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Камал театрында премьера: Оныгына тел өйрәтмәгән татар зыялысы – милләт дошманы

0 82
Камал театрында премьера: Оныгына тел өйрәтмәгән татар зыялысы – милләт дошманы

Татар театрлары соңгы елларда бик тырышып яңа драматурглар эзли башлады. Камал театры «Яңа татар пьесасы» аша Алабугада яшәүче яшь драматург Артур Шәйдуллинны ачты – «Сагынырсызмы» мистик драмасын куйды, аннары журналист һәм блогер Альберт Шакировның «Сәфәр» спектаклен чыгарды. Кариев театры Айдар Әхмәдиев, Булат Минкиннар белән актив хезмәттәшлек итә. Журналист Рәмис Латыйповны драматург буларак ачты – аның «Җырлап яшик!» комедиясен сәхнәләштерде. Тинчурин театры Йолдыз Миңнуллина, Айрат Бик-Булатов, Энҗе Дусаева, Миләүшә Гафуроваларны туплап, «Ядәч! Исемдә!» спектаклен чыгарды. Ә хәзер драматург эзләүдә бөтенләй ерак китте – Актанышта яшәүче атказанган укытучының «Яратам! Бетте-китте!» комедиясе гөрләп бара. Әлмәт театры «Яңа татар пьесасы» конкурсы лауреаты Артур Ибраһимов әсәренә алынырга җыена.

Шулай итеп, таныш булыгыз - Камал театрының яңа авторы Рөстәм Галиуллин.

Белешмә: Рөстәм Галиуллин – язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

«Көзге кайтаваз» – Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләген алган пьеса. «Профессор түгел» псевдонимы белән язган авторның әсәре мелодрама элементлары белән драма жанрында иде. Дебют өчен Рөстәм Галиуллин үзенә таныш теманы алган һәм аны җиңел генә башкарып та чыккан. Драматургия ягыннан артык гадиләштерелгән булып тоелса да, тел ягыннан спектакль дәвамында колаклар кинәнеп-иркәләнеп матур тел тыңлады – рәхмәт!

Спектакльнең режиссеры – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Матбугат конференцияләренең берсендә ул алдагы планнарга бәйле сорауга җавап биреп, «Яңа татар пьесасы» конкурсына зур өметләр баглавын һәм андагы берәр пьесаны куячагын әйткән иде. Финалга чыккан пьесалар арасыннан режиссер шунысын – «Көзге кайтаваз»ны сайлаган.

Спектакльне музыкаль яктан Фәрит Бикчәнтәевнең улы Йосыф Бикчәнтәев бизәгән. Ялгышмасам, бу ата белән улның беренче уртак эше. Моңарчы Йосыфның кызыклы гына эшләрен Кариев театрында Ренат Әюпов куйган спектакльләрдә ишеткән идек.

«Көзге кайтаваз» спектаклендә төп рольне – профессор Зөфәр Мөхәммәтович ролен Камал театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкара. 2022 елның 1 июлендә Фәнискә 50 яшь тулды, ә кичәсе әле һаман да юк иде. Фәнис Җиһанша үз юбилеен яңа спектакль белән каршылау өчен бик тырышкан, күрәсең - Камал театрының баш режиссерын үзенең 50 яшьлегенә спектакль чыгарырга ышандыра алган. Камал театры юбилей кичәләре уздыра, ләкин юбилей хөрмәтенә репертуар спектакле чыгаруы гайре табигый хәл. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев күңеленә шул дәрәҗәдә юл табу осталыгы буенча мастер-класс бирерлек булды бу!

Сүз уңаеннан, бераз читкә китеп, «Бию пәрие» спектакленең тарихы Илдус Габдрахмановның 50 яшьлегеннән башланды. Әмма биредә башта кичә өчен бер күрсәтелешле бер пәрдәле тамаша эшләнеп, соңыннан күпсанлы сораулар буенча ул спектакль итеп эшләнде һәм репертуарга кертелде. Ул шулкадәр шәп бара – әйтик, 12 майда булачак спектакльгә билетлар аз калган.

«Көзге кайтаваз» премьерасы апрель аенда авторны һәм иҗат төркемен сәхнәгә чыгарып баш идереп өч көн барганнан соң, дүртенчесе – 3 майда Фәнис Җиһаншаның юбилей кичәсе буларак күрсәтеләчәк.

ххх

Вакыйгалар 70 яшьлек профессор гаиләсендә бара. Гомерләрен татар теле гыйлемен өйрәнүгә һәм студентларга өйрәтүгә багышлаган Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевна матур гына яшәп яталар. Уллары татарча камил сөйләшсә дә, ни олысы, ни кечесе ата-ана юлын дәвам итмәү генә түгел, кечесенең телгә мөнәсәбәте дә борчый, әлбәттә, ләкин тормыш үз җаена ага бирә. Һәрвакыттагыча, матур тормышны журналист халкы боза. Бигрәк тә, хатын-кыз җенесеннән булганы. Биредә дә шулай – Зөһрә туташ гаиләгә телевидение өчен тапшыру төшерү турында сөйләшергә дип килеп керә һәм тормышның астын өскә әйләндереп куя.

Баксаң, профессорның бердәнбер оныгы бөтенләй татарча белми икән, аны шигырь сөйләтеп тапшыруда төшерергә кирәк булып чыкты. Ә журналист кыз Зөһрә дигәнебез... Зөфәровна булып чыга. Кайсы Зөфәр, нинди Зөфәр... ә Зөфәр Мөхәммәтович берни дә хәтерләми... ковид кичергән чөнки... Әсәрнең кыскача эчтәлеге якынча шулай.

Алда әйтелгәнчә, 70 яшьлек профессор ролендә Татарстанның атказанган артисты, 50 яшьлек Фәнис Җиһанша. Шул ук яшьләрдәге профессор ханым ролендә театрда икенче сезонын эшләүче 23 яшьлек Эльза Моратхуҗина. 7 яшьлек Айваз ролендә – Татарстанның атказанган артисты, 35 яшьлек Раил Шәмсуаров. Профессорларның олы улы ролендә Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев, кечесе – Рәдиф Галимов. Спектакльдә шулай ук, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Айгөл Хәйруллина, Алинә Мөдәррисова һәм Айгөл Абашева катнаша. Әмма аларның кайсы кем булуын програмкадан гына белеп була – актрисалар клоунада закончалыкларына туры китереп булса кирәк, бөтенесе бертөсле уйнады.

Фәнис Җиһаншаның да мондый образ тудырган бар иде – Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясенең яңартылган версиясендә Фәнис Җиһанша карт кияү Галим абзыйны уйнаган иде инде. Анда ул авылның укымышлы мәзәк бер кешесе булса, монда – профессор. Әмма артист өчен чишелеше шул инде, аерма күрмәдем.

Пәрдә ачылгач та сәхнә бизәлешенең стилизацияләнгән китап шкафларыннан торуын күрәбез. Түшәмгә эленгән зур люстра да күзлекләрне хәтерләтә. Үзәктә классик стильдәге язу өстәле. Менә ул – бүгенге татар зыялылары - гомерләрен татар теле һәм әдәбияты фәнен үстерүгә багышлаган галимнәр яшәгән фатир. Шушы «күпертелгән» декорацияле сәхнәгә артистлар чыгып парикларын кияләр дә, уйный башлыйлар.

ххх

Бер тәнәфес белән 2 сәгать 20 минут барган спектакльнең буеннан-буена көлеп утырдык. Драматург язган кызык сүзләрдән дә, артистларның кыланмышыннан да, костюмнарыннан да... Барысы да күңелле...

Беренче уй булып, оныкларын карарга теләмәгән әби белән бабайны күргәч, «Мин сезне үстердем, үзегезнекен үзегез карагыз», дип йөргән татар ханымнары искә төште. «Онык карамаган әбиләр – милләт дошманы», дип күптән сөйләнеп йөри идем – менә Камал театры шундый «дошманнарны» шәп итеп күрсәтеп бирде.

Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның бер-берсенә мөнәсәбәте сокландырды. Берсе егылганда икенчесе баш астына мендәр ыргытып өлгерүе генә ни тора!

Минзилә Зәкиевнаның тузан суырткыч башы белән генә тузан суыртып йөрүен күргәч, Тукайның «Печән базары» поэмасындагы: «Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать, Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…» дигән юллары хәтергә килде.

Ә азакка таба үземне вакыт машинасы белән 10-15 ел артка чигенеп, ИЯЛИ яки Татфакның берәр тусовкасына килеп эләккән һәм андагы яшьләрнең, өлкән буынны «чеметеп», капустник күрсәткәнен карыйм кебек тойдым. Күренекле галимнәр Нурмөхәммәт ага Хисамов, Фуат ага Ганиев, Мирфатыйх ага Зәкиев, Марсель ага Бакиров, Тәлгать ага Галиуллин һәм башкалар, һәм башкалар күз алдыннан үтте. Юк-юк, һич юк, мин аларның балалары-оныкларының теле турында сүз алып бармыйм. Фән өчен җан атып яшәгән галимнәр турында сүз бара.

Пьеса авторы Рөстәм Галиуллинның да филология фәннәре кандидаты булуын искәртим. 2015-2018 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип булып эшләве аның галимнәр даирәсен эчтән өйрәнергә дә мөмкинлек биргән. Кайсы галимнең прототип булуын автор үзе яхшырак беләдер. Ә без фаразлый гына алабыз. Хәер, биредә аларның җыелма образыдыр. Бу әсәр белән исән һәм бакыйлыкка күчкән өлкән буын галимнәребезне үпкәләтмәбезме, мыскыл итү дип кабул итмәсләре дигән борчу да үтте күңелдән. Чөнки биредә күп нәрсә арттырып карикатура итеп күрсәтелгән. Аны кем ничек аңлый да, кем ничек шәрехли бит...

Шушы көннәрдә ИЯЛИ директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин биргән интервьюдан бер цитата: «Институтның 9 фәнни бүлегендәге җитәкчеләрнең барысы да 70 тирәсендә иде: кемгәдер тулыр-тулмас, кемдер узып киткән. Шул вакытта иртәгәсе көн турында уйланулар, курку да бар иде. Күпмедер вакыттан абзыйлар бүлек җитәкчелегеннән киттеләр. Иң кызганычы – бер генә бүлектә дә алар тарафыннан үзләрен алыштырырдай кеше тәкъдим ителмәде». Менә шушы милләт аксакаллары булгандыр инде сәхнәдә.

«Безнең милләт шундый хәлдә – без инде татар телле тирәлек тә тудыра алмыйбыз. Татар зыялысы! Телне саклауның бердәнбер юлы, әлеге дә баягы гаилә – оныгың булса да татарча белсен!» – дип әйтергә теләдеме режиссер?

ххх

Рөстәм Галиуллин әсәренең беренче варианты, алда әйткәнемчә, драма. Ул безнең үз оныкларын татарчага өйрәтә алмаган галимнәребездән усал көлми. Әмма Фәрит Бикчәнтәев комедия жанрын сайлаган. Хәтта азактан башына калфак кадаган һәм ялтыравыклы зәвыксыз күлмәк кигән ханымны – укытучы карчыкны да чыгарды – гафу итегез, акылы авыша башлаган бу түтәй «вишенка на торте» булды инде. Әйе, мондый ханымнарыбыз да бар – аз да түгелдер әле. Алары да үзебезнеке, Аллага шөкер!

Мин әлеге калфаклы Разия ханым сәхнәгә килеп чыккач та Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае делегатларын күз алдына китердем. Бүген корылтай башланды һәм Казан үзәген бизәп күпме милли җанлы, калфаклы «Ижау Разиялары» йөридер. Һәрхәлдә, 500 делегат арасында андыйлар юк түгел.

Финалга таба бер әйбер аңлашылып бетми: кем баласы булды соң инде бу журналист кыз Зөһрә? Калфаклы ханым аны кемнән тапкан? Нинди хат саклаган ул калфагы эчендә? Аңлап бетермәгәннәр өчен Рөстәм Галиуллин пьесасының беренче вариантында укылган хаттан өзек китерәм. Ул вариантта әлеге ханым катнашучылар арасында юк. Бары тик аның тапшырылмаган хаты гына укыла: «Миндә сезнең бердәнбер хатыгыз саклана. Күп укылудан таушалып беткән инде ул. Сезгә язган мәхәббәт хатыма җавап ул. Үзегезнең гаиләгез барлыгын һәм күңелегездә Минзилә Зәкиевнага гына урын барлыгын аңлатып язган идегез. Сез киттегез. Вакыт һәрнәрсәгә дәва диләр. Юк сүз. Мин сезне беркайчан оныта алмадым. Чарасызлыктан, үземнең артымнан йөргән егетләрнең берсенә ˗ Зөфәр исемле булганга күрә генә, яратмыйча кияүгә чыктым. Кызым туар алдыннан ул авариягә очрап һәлак булды. Бик сәер үлем булды. Үтерделәр, дип тә сөйләделәр. Ятимнәр йортында үскән иде ул, бер туганы да юк, ялгызым үлеме сәбәпләрен ачыклый алмадым. Башка беркемне дә ярата алмадым мин. Җаныма дәва табар өчен сезгә хатлар яздым, шигырьләр багышладым...»

Ххх

Инде төп темага – тел мәсьәләсенә килик. Без мәктәпләрдән татар телен куганда дәреслекләрне, димәк, шушы дәреслекләрне төзегән татар филологиясе галимнәрен гаепләп калдырган идек инде. Бәлки, үзәкләре өзелгәндер, ләкин алар аны «йотты». Инде шуңа өстәп, үзләренә театр тагын бер кат йодрык белән «тамызды» – әле сезнең оныкларыгыз да татарча белми икән бит. Начар дәреслек төзеп безнең балаларны телсез калдыруыгыз җитмәгән, үзегезнекеләрне дә өйрәтмәгәнсез! Аһ сез фәлән-төгән...

Менә бит, аклану өчен яхшы сәбәп – галимнәр дә өйрәтә алмаганны... Әйе, оныгы түгел, баласы да тел белмәгән зыялыларыбыз байтак лабаса.

Хәер, мин сораштырдым: Нурмөхәммәт абый ул мәсьәләдә каты торды – уллары да, оныклары да телне белә, диделәр. Фуат абый Ганиев улына һәм оныгына ни дәрәҗәдә тел өйрәткәнен үзегез бәяли аласыз – «Татармультфильм» берләшмәсен гамәлгә куйган Марат Ганиев һәм аның улы Азат Ганиев җәмәгатьчелек күз алдында. «Галимнәр телсез бала үстермәде, телсезлек мисалларын белмим», диде миңа галимнәребезнең берсе. Ә менә артистларның балалары-оныкларына килгәндә, төрлесе бар. Язучыларның да татар телендә иҗат итәр дәрәҗәдә тел белүчеләре күп димәс идем. Кыскасы, Зөфәр Мөхәммәтович – татар интеллигенциясенең җыелма образы. Ул галим дә, язучы да, шулай ук, Камал театрының үз артисты та була ала иде диюем.

Теманы дәвам итеп, Ким Миңнуллин тагын шул ук интервьюсыннан юллар китерәм: «Милли-мәдәни тормышта нәрсәгәдер эчләре пошса да, ачулары килсә дә... җитешсезлек күренсә дә, безгә бәйләү гадәте бар. Күз уңында булуыбыздан килә – элмә такталарындагы, торак пункт һәм урам исемнәрендәге күзгә бәрелеп торган хаталарны да, телевидениедә татарча әйбәтләп сөйләшмәгән өчен дә безгә төртеп күрсәтәләр. Янәсе, тиешле сүзлеге эшләнмәгән, кемгәдер җитми калган. Мәгариф системасын да, сәнгать юнәлешен дә, музыка, театр өлкәсен дә безгә бәйләп була...», дигән иде ул.

Мин азрак темада булган кеше булганга, шуларны уйлап утырдым. Ә темада булмаган кеше нинди уйлар белән кайтып китәчәк. Клоунада караудан тыш. Бик тар даирәгә аталган спектакль булып калмасмы бу? Тагын да аянычы - киң аудитория өчен галимнәрдән клоун ясауга кайтып калмасмы? Тукайның «Печән базары»ндагы кебек: «Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт, Ну, Печән базары халкы күңле шат!»




Москва

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Автодор» ввел абонементы на проезд по участкам трассы М-12 «Восток»

Сеть клиник «Будь Здоров» подвела итоги первого квартала 2024 г.

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ

Победителей конкурса юных иллюстраторов назвали в «Михайловском»

Новости Татарстана

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD


Владислав Мурашов назначен главой ГУСТ Подмосковья

Mazilla – подбор микрозаймов для клиентов

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о льготных тарифах для семейных поездок по стране

В Нижегородской области обнаружили дефицит химиков


Победителей патриотического конкурса среди студентов наградили в Подмосковье

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о природоподобных технологиях будущего

Врач Подмосковья напомнила женщинам о важности регулярного посещения гинеколога

В Сочи трех кайтсерферов унесло в море


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Москва

Собянин: Производство одежды в Москве за последние пять лет выросло в 62 раза


Частные объявления в Татарстане



Загрузка...
Персональные новости
Юрий Башмет

С 31 мая по 7 июня 2024 в Самаре пройдет детская академия Башмета



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Дистрибьюция Музыки. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Театрально-кукольные вести из Бурятского театра "Ульгэр": Россия, Культура, Театр, Дети - Серебряные звездочки засветились в буддийском дацане в Иволге

Концерт в музее П.И. Чайковского

Члены «Русской общины» требуют отменить концерт Элджея в Новосибирске


Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP

Рыбакина рассказала о болезни перед стартом на «Ролан Гаррос»

Dagospia: Синнер и Калинская вместе поужинали в ресторане в Париже

Надежда Петрова высказалась о перспективах Арины Соболенко снова возглавить рейтинг WTA


Johnny Nelson Reveals His Wide Fury-Usyk Scorecard: “Don’t Be Fooled”

Move over Harry Kane and Jude Bellingham the real England champ is a 15 yr old SUBBUTEO star

Shocking moment idiot films himself invading pitch and taunting Spurs in major security breach before Newcastle friendly

Tesla under investigation over Fremont factory toxic emissions, and faces lawsuit over alleged health harms