Рөстәм Миңнеханов һәм Евразия үсеш банкы идарәсе рәисе хезмәттәшлек хакында сөйләште
0
125
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Евразиянең үсеш банкы идарәсе (ЕАБР) рәисе Николай Подгузов очрашты. Николай Подгузов ике яклы очрашу кысаларында республиканың Казахстан белән бергә тормышка ашырыла торган инвестиция проектларын финансларга әзер булуын белдерде. Шулай ук сәнәгать җитештерүе, инфраструктура һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасын үстерү өлкәсендә перспективалы инвестицион проектлар турында фикер алыштылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Николай Подгузов Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларын финанслауда катнашырга әзер булуын әйтте. Аерым алганда, сүз Атырау өлкәсендә бутадиен каучуклары заводы һәм Караганда өлкәсендә шина заводы төзү турында бара. Россиядәге иң зур «Алабуга» махсус икътисади зонасын үстерү аерым тема булды. Николай Подгузов Рөстәм Миңнехановка шулай ук Евразия икътисади берлеге илләренең (ЕАЭС) төп инвестицион проектларын тәкъдим итте. Аларның берсе — Евразиянең транспорт каркасы. Аның составына «Төньяк — Көньяк» һәм «Европа — Көнбатыш Кытай» (Татарстан территориясе аша уза) транспорт коридорлары керә. Евразия үсеш банкы идарәсе рәисе Евразия транспорт каркасын төзү кысаларында республиканы Россиянең башка төбәкләре һәм Евразия икътисади берлеге илләре белән тоташтыручы транспорт инфраструктурасын үстерү проектларында катнашырга ниятләве турында хәбәр итте. Сүз, «Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының өлеше буларак, Мәскәү — Казан, Казан — Екатеринбург һәм Шәле — Баулы трассаларын финанслауга ярдәм итү турында барды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразиянең үсеш банкына хезмәттәшлек һәм Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның алдынгы икътисади партнерларының берсе булуын әйтте, диелә хәбәрдә.