Киров өлкәсендәге «Мирас» ансамбленең 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
0
1029
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Малмыж шәһәрендә Киров өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең һәм автономия каршында эшләп килүче «Мирас» ансамбленең 10 еллык юбилейларына багышланган тантаналы кичә узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев кунакларны сәламләде һәм мохтариятнең актив әгъзаларына һәм ансамбль вәкилләренә конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ул миләттәшләрне тиздән булачак Халык санын алуда актив катнашырга чакырды