Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылында яңа газүткәргечне куллануга тапшыруда катнашты
0
45
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылындагы ике йөзләп йортка торбалардан газ килә башлаячак.
31 авгут көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов «зәңгәр ягулык» җибәрә башлауга символик команда бирде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин быелның апрелендә Федераль Җыенга бушлай социаль газлаштыру программасын эшләргә кушкан иде. Аны гамәлгә ашыру торак мәйданнарга кадәр газ үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов искәртте.
«Бу күрсәтмәнең „Газпром“, төзүчеләр, җирле хакимият көче белән үтәлешен Татарстанның Сокуры авылындагы 173 йорт хуҗалары бүген үзләре күрде», — диде ул.
Лаеш районы Сокуры авылына газ җибәрү эше республиканың социаль газлаштыру программасы кысаларында башкарылды. Узган елның ноябрендә Сокуры авылы халкы авылны «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итүне сорап Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.
Масштаблы реконструкция ясау карары моннан берничә ел элек Татарстан Президенты иницииативасы белән кабул ителде һәм аны «Газпром» да хуплады.
«Киләчәк ун елга безнең газ белән тәэмин ителүдә проблемалар булмаячак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге объект саклана торган зоналардагы һәм табигый газның магистраль транспорты объектларыннан минималь ераклыктагы төрле закон бозу очракларының шактыеннан котылырга ярдәм итәчәк.