Татарстан казыйлары өчен бәхәс-низагларны хәл итүгә багышланган курслар оештырылачак
0
49
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасы утырышында казыйлар өчен махсус курслар уздыру турында сөйләштеләр. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, очрашуга КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин чакырылган иде. Хәзрәтләр чакырылган эксперт белән казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру мөмкинлекләрен карады. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар арасындагы бәхәс-низагларны хәл итү белән бәйле. Шуңа күрә чираттагы курсларда практикага зур әһәмият биреләчәк, халык белән эшләү барышында килеп ирешкән сорауларны хәл итү юллары кузгатылачак. Дәресләрне ноябрь башында үткәрү ниятләнә. Утырышта мөселман зиратының эчке тәртип кагыйдәләренә бәйле мәсьәләләр турында сөйләшенде. Казыйлар шәригать кушканча мәет җирләү, каберләрне карап тору, зиярәт кылу әдәпләре хакында халыкка ирештереп тору кирәклеген искә төшерде. Казыйлар шулай ук бер гаиләнең хәлен өйрәнеп, гаиләне саклап калу буенча киңәшләрен җиткерде. Моннан тыш, бүгенге җыелышта сүз авыл-мәхәлләләрдә Мәүлид бәйрәмен оештыру, Яшел Үзән мәчетенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтү, яңа уку елына әзерлек буенча фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.