Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Милләт анасы китеп барды» — Татар җәмәгатьчелеге Әлмирә Әдиятуллина белән хушлашты

0 11
«Милләт анасы китеп барды» — Татар җәмәгатьчелеге Әлмирә Әдиятуллина белән хушлашты
«Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм» Әлмирә апа соңгы ике елда урын өстендә ятты. Әмма анда яшәү көче, тормышка мәхәббәт сүнмәгән иде. Шуңа да вафаты турында хәбәр якыннары өчен көтелмәгән булган. Әлфирә апа, Ирек абый, Филарис абый, Зимфира апа, Робис абый — биш бертуган була алар. Иң олылары — Әлмирә апа. Самосырово зиратында узган хушлашу чарасына энеләре Филарис, Робис һәм сеңлесе Зимфира, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат сәркәтибе Булат Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Диния нәзарәте, «Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре һәм Әлмирә апаның хезмәттәшләре килгән иде. Әлмирә апа Башкортстанның Илеш районыннан. Якташлары юк иде. «Алар белми дә калдылар. Килергә өлгермәсләр иде, бик тиз булды бит. Кайгы уртаклашып шалтыраттылар», — дип аңлатты туганнары. Әни кеше — бу дөньяда иң якын кешедер ул. Ничә яшьтә булсаң да, син барыбер әниең өчен балаң булып каласың. Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә әнисеннән башка тормышны күз алдына китерә алмавын әйтте: — Әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм. Хәзерге вакытта миңа бик начар, — диде күз яшьләрен көчкә тыеп Миләүшә апа. Берничә сүз әйтелгәннән соң, җеназа намазы укылды. Аннан соң Әлмира апаны җир куенына алып киттеләр. Миләүшә апа бик тырышса да, күз яшьләрен тыя алмады. «Улы Маратның мәрхүм булуы аягыннан екты» Әлмирә апаның төпчек энесе Робис Гатиатуллин Чаллыдан кайткан: — Апа бот сөяген сындыргач, соңгы ике ел урын өстендә кызы Миләүшә тәрбиясендә ятты. Ай ярым элек янында булдык. Ябыккан, аяклары, ботлары өчпочмак формасына әйләнгән иде… Әле кичә генә апа белән телефоннан сөйләштек. Кызыбызны кияүгә бирү турында сөйләдем: — Апа, син килә алмыйсың инде… — Ярар, очрашырбыз, күрешербез, килермен әле. Бәхетле булсыннар, — дип калды. Үз аңында иде, ачык сөйләште. Никах алдыннан үзе шалтыратып котлады. Апаның безгә һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Һәр елны авылга кайта иде. Без: «Апа кайтты!» — дип шатланып каршы ала идек. Үзе бик тырыш булды. Матди байлыкны ныгытам дип тырышмады, һәрвакыт «җәмәгатьчелек» дип йөрде. Апа, үзеңне дә карарга вакыт җиткән бит инде, дигәнгә ул: «Үземнеке каралыр», — ди иде. Тормыш иптәше Рәсих абый белән илле ел гомер иттеләр, ул 2008 елда китеп барды. Апаны улы Маратның мәрхүм булуы аягыннан екты. Маратны ток сугып үтергәндә аңа нибары егерме яшь иде. Бик чибәр иде ул. Безнең әтиебез иртәрәк китте, сугыш ветераны иде. Аяклары, куллары эшләмәде. Сугыш тәмамланганнан соң озак тормады. Әни бөтен эшләрдә алдынгы булды… — дип сөйләде Робис абый. «Кешеләрне җәберләмә, гадел бул» «Энем, укырга Казанга килерсең. Бергәләп берәр нәрсә уйларбыз. Үзе артыннан журналистика өлкәсенә өндәде. Журналистика бүлеген бетерсәм дә, журналист булмадым. Милиция бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт куйдым. «Кешеләрне җәберләмә, гадел бул», — дип әйтә иде. Казан Кремле астында сыра бары бар иде. «Казан уртасында мәчетләр янында хәмер сата ноктасы булырга тиеш түгел», — дип, шушы барны алдырыр өчен бик каты көч куйды, үзенекенә иреште. Апага соңгы елда «Ярдәм» мәчете ярдәм итте. Хәтта җылытылган ризыклар китереп бирәләр иде. Төрле чаклар булгандыр, Миләүшәгә дә, апага да авыр булгандыр. Тереләй кабергә кереп булмый… Без үзебез Башкортстанның Илеш районыннан. Аны авылда, районда бик хөрмәт иттеләр. Уйларны җыеп булмый, — дип агып барган күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Робис абый. «Татар халкы бөек хатын-кыз, олы хәреф белән язылган милләт анасы буларак истә калдырачак» Әлмирә апаның бертуган сеңлесе Зимфира Гатиатуллина аның көчле хатын-кыз булганын әйтте: — Нәрсә әйтә, шуны ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарды. «Апа, алай итеп йөрмә инде, син олы бит. Җитәр», — дигән сүзгә дә: «Мин күтәрми кем күтәрсен?!» — дип җаваплый иде. Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкасын. Иҗтиһад иткән кеше. Татар халкы бөек хатын-кыз, олы хәреф белән язылган милләт анасы буларак истә калдырачак. «Паспортка яулык бәйләп төшү тәртибен Әлмирә апа кертте» «Татарстан» радиосы ветераны, радиожурналист Мөслимә Шәфыйк : — Әле кичә генә Әлмирәдә булдым. Бакчадан карлыган, кыяр-помидорлар, өчпочмаклар алып бардым. Аллаһның рәхмәте, ярый барганмын. Шулкадәр матур сөйләштек, күрештек. Китеп барыр дип кем уйлаган? Бернинди билгесе юк булмады. Шаккаткыч хәл. Була, булдырабыз, дип йөрде. Менә шул «булдырабыз!» дигән сүзен Минтимер Шәймиев аннан өйрәнгәндер әле! Паспортка яулык киеп фотога төшәр өчен Мәскәүгә алты тапкыр барды. Паспортка яулык белән төшү тәртибен ул кертте. «Була, була», — дип ышанып йөрде. Туксанынчы еллар башы иде ул. Грызлов аңа бик нык ярдәм итте. Һаман саен рәхмәт дип, сирәк булса да, анда да әдәплеләр бар, дип сөйләде. Бакчаларын искә төшердек. Антоновка алмасы үсә аларда. Мине шунда алып барыр иде дә шул алманы төяр идек. Юл саен очраган бер кешегә алма өләшер иде. «Анда хәзер үлән, кычыткан үсә инде», — ди кызы. Ник сатмыйсың, дип сорадым. Әни исән бит әле, әни күз алдында бакчаны сата алмыйм, диде Миләүшә. Дин өлкәсендәге эшчәнлеге өчен аны Мәскәүдән Нобель премиясенә дә тәкъдим иттеләр. Аның бөтен эшләре Нобель премиясенә лаек. Коръән белгече Валерия Прохорова аны зурдан бәяләде, очрашулар үткәрде. Мәскәүдән шатланып кайтты. Аллаһы боерса, җәннәт әһеле ул безнең… «Сөембикә»дән киткәч тә, җиң сызганып, тагын да ныграк эшләргә тотынды» Язучы, журналист Роза Камалетдинова-Мулланурова Әлмирә апа белән озак еллар «Сөембикә» («Азат хатын») журналы редакциясендә эшләгәнен сөйләде: — Мин яшь килеш килеп кергәндә ул җаваплы сәркәтип иде. Журналист буларак та кызыклы темаларны эзләп таба белде, кызыклы башлангычлар белән йөрде. Ихлас, гаҗәеп бер кеше иде. Бәрәңге ризыкларын ярата иде. «Балакайларым», дип, үз канаты астына алды. Максат куйса, аңа ирешер өчен көченнән килгәнен эшләде, гаделлекне яратты. «Сөембикә»дән киткәч тә, җиң сызганып, тагын да ныграк эшләргә тотынды. «И-и, сезне сагынып килдем. Сагынып китәм» Журналист Филисә Хәкимова Әлмирә апаны чын мөслимә-көрәшче иде дип саный: — Ул гел көрәш аркылы барды. Динебез, милләтебез өчен җан аткан көчле рухлы шәхес иде. Тырышуларын бәяләгән вакытлар да булгандыр, әмма дә ләкин янаулар, аңлап бетермәүчеләр шактый булды. Кылган гамәлләренең хаклыгына ышанып, артыннан ияртә белә иде. Меңәрләгән балаларга азан әйтү, Коръән уку кебек бәйгеләрен башлап оештырып йөрде. Бу кадәрле фидакяр һәм ихлас шәхес татар дөньясында бердәнбердер. Дингә кереп китүендә «Сөембикә» журналының элекке баш мөхәррире Роза Туфитуллованың роле зур. Әлмирә апаның Әфганстаннан кайтканнан соң улы вафат булды. Ул аны бик авыр кичерде. Роза ханым Әлмира апага мәчеткә барырга киңәш итте. Хаҗга ике тапкыр барды, зәмзәм суларын алып кайтты, бер кисәк ипине бөтен кешегә бүлеп чыга иде. Сугыш чоры баласы булгангадырмы, ризыкның кадерен белде. Ул биргән алмаларның, икмәкләрнең әле дә авызда тәме тора. Ул үзе дә тәмле телле иде бит. «И-и, сезне сагынып килдем. Сагынып китәм», — дип килеп керер иде редакциягә. Гел күчтәнәч күтәреп килеп керер иде. Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Әлмира апаның Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәтендә туксанынчы еллар башында эшли башлавын искә алды: — Бөтен җирдә беренчел иде. Бик актив, принципиаль кеше булды. Мөселманнар өммәте өчен җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Кабан күле буенда «Шәкертләр мәйданы» дигән мәйданда утызынчы августта берничә ел дәвамында бәйрәм оештырып, бөтен әйберне рәткә салып, оештырып йөрде. Үзенә дә, кешегә дә таләпчән иде. Аның турында күп сөйләп була. Үзе бер легенда. Үзе бер чор иде. Үзеннән соң бик күп эз калдырды. Иншә Аллаһ, урыны җәннәттә булсын. «Оптимист рухлы кеше иде» «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова Әлмирә апаны күптәннән белүен, туган көнендә очрашкан вакытта киләчәккә планнар төзегәнен әйтте. «Аның белән күп аралаша идек, сөйләргә авыр», — диде ул. Журналист Вәсилә Рәхимова : Әлмирә апа хакында күңелләрдә иң җылы, иң матур хатирәләр генә саклана. Ул оптимист рухлы кеше иде. Тормыш ваклыклары, үпкәләүләргә игътибар бирмәде. Заманына күрә галимнәрне, дин әһелләрен, тарихчыларны хөрмәт итеп, бөтен гавемгә таратырга тырышты. Әлмирә апа беренчеләрдән булып ислам темасына язмалар бирде һәм үз янында исламга мәхәббәте булган журналистларны берәм-берәм җыеп: «Без бу дәвердә — ислам журналистикасын торгызучылар», — дип рухландырды. Үзе ачкан «Мөслимә» газетасы бәгырь җимеше иде. Аллаһның рәхмәтендә булсын. «Шиһабетдин Мәрҗани», «Кол Шәриф», соңыннан «Ярдәм» мәчетләрендә үз кеше булып яшәде. «Казанда „Сөембикә“ исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды» Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Әлмирә Әдиятуллинаның язмышын бик катлаулы булганын әйтте. «Тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, беркайчан да бирешмәде, зарланмыйча оптимист шәхес булып калды. Ни хәлләрең бар соң, Әлмирә апа дигәндә дә: «Аллага шөкер, көрәшәбез», — дип әйтә иде. Урын өстендә ятканда да, Казанда «Сөембикә» исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды. Татарстан өммәтенә генә түгел, Россия өммәтенә дә бик файдалы, олуг, хәерле һәм кирәкле эшләр башкарды. Динебезнең алга баруына төп сәбәпчеләренең берсе иде», — дип сөйләде ул. Әлмирә Әдиятуллина «Сөембикә» мәчетен булдыру кирәклеге турында 2018 елдагы Хәтер көнендә дә әйткән иде. «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Әлмирә апаны легендар хатын-кыз дип атады. «Анда ир-атларга җитеп бетмәгән көч бар иде. Әлмирә апа кебек шәхесләрне истә тотарга, алар турында яшьләргә сөйләп торырга кирәк. Аның белән бергә эшләвебезгә горурланам. Ул безнең тарихка керде. Урыны җәннәттә булыр дип ышанабыз, догадан калдырмыйбыз», — диде. «Яшьләр, олылар белән һәрчак уртак тел таба иде» Әлмирә апа белән 22 ел бергә эшләгән Сәлимә Хөсәенова «Тынычлык» мәчетендә балаларны бәйгеләргә җыеп йөргәнен искә алды: — Балаларга бүләкләр алырга акчаларыңны җыеп куй», — дия иде. Иншә Аллаһ, ислам дине алда барсын дип, бик күп хезмәтләрен куеп калдырды. Урыны җәннәттә булсын. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Әлмирә апа белән 2000 ел башында Диния нәзарәтендә Хатын-кызлар оешмасы эшләгәндә танышкан: — Ул һәр кешене хөрмәтли белде. 2009 елда Дәүләт Советында сайланганда ул яшәгән урында участокка килдем. Участок ачылмаган, ә Әлмирә апа инде участокның ачылуын көтеп басып тора иде. Кешене югалткач кына аның турында искә алып сөйлибез. Бу дөньяда кылган гамәлләре теге дөньяга да барыр дип өметләнәм. Яшьләр, олылар белән һәрчак уртак тел таба иде. Әлмирә апаның рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Әлмирә апа белән узган ел чыккан интервьюсында журналистика — тугрылыкны ярата, дигән иде .



Москва

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская

Матч ЦСКА - "Рубин" завершился со счетом 2:2

Яндекс Погода выяснила, как за последние 30 лет изменились майские заморозки

Москву и Санкт-Петербург назвали лучшими городами для подработки

Новости Татарстана

Одна из целей неофашистского Азербайджана - уничтожение Христианства

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская

Концерт "Две музы"

5 фактов, которые необходимо знать о СЭЙН и Wimmortal и их релизе «Старик и воля».


Яков Радченко: Выборы абсолютно объективно показали мощную народную поддержку Владимира Путина

Найти золото Ивана Грозного. Что обнаружили археологи в центре столицы?

СМИ: Россиян обяжут согласовывать банковские переводы с родственниками

Александр Симонов: С таким Президентом, который чтит, сохраняет и укрепляет веру и силу духа своего народа, хочется учить и воспитывать мощное будущее поколение


Александр Симонов: С таким Президентом, который чтит, сохраняет и укрепляет веру и силу духа своего народа, хочется учить и воспитывать мощное будущее поколение

Рука и лапа помощи. Спасатели Москвы закончат подготовку к 20 мая

Актер Кирилл Сафонов после возвращения жены в РФ уехал к дочери от первого брака

В 6-м туре женского «командника» в Сочи шахматная сборная Москвы разгромила краснодарок, а «Сима-ленд» справилась с Татарстаном


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Москва

Собянин фразой «ходят слухи словно мухи» прокомментировал уход замов в кабмин


Частные объявления в Татарстане



Загрузка...
Персональные новости
Булат Окуджава

И только мы, плечом к плечу, врастаем в землю тут… Работники ОАО «Гомельтранснефть Дружба» и АО «Транснефть – Дружба» посвятили фронтовикам песню Булата Окуджавы



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Симпл из NAVI выступил на концерте Моргенштерна* с фристайлом

Создала пробку: юбку Карди Би на Met Gala несли сразу девять ассистентов

И только мы, плечом к плечу, врастаем в землю тут… Работники ОАО «Гомельтранснефть Дружба» и АО «Транснефть – Дружба» посвятили фронтовикам песню Булата Окуджавы

Сотрудники библиотеки №12 им. А.К. Толстого Брянска провели музыкально-литературный вечер к 100-летию со дня рождения поэта Булата Окуджавы


Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак

Швентек и Соболенко устроили триллер за престижный трофей

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде


Sci-Fi Short Film BackSpace Forever - DUST - Online Premiere

'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly