Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр кую тантанасына чакыра
0
33
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 7 майда 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга теләгән һәркемне Билгесез солдат каберенә һәм маршал Григорий Жуковка һәйкәленә чәчәк салу тантанасына чакыра.
Чара Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү һәм тарихыбызда иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы кысаларында узачак, дип хәбәр итте Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
«Татарстан Бөек Ватан сугышы тарихына батырлык һәм каһарманлык турында бик күп якты битләр язды. Республиканың якынча 350 мең улы һәм кызы туган җирләренә кайтмаган, сугышка киткән һәр икенче улы һәлак булган. 10 меңгә якын якташыбыз Мәскәү оборонасында катнашты», — ди оештыручылар.