Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк
0
48
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 29 маенда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм II Коръән укучылар бәйгесе уздырылачак.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, биш җүзне белү номинациясендә җиңү яулаучыга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк, ә 3 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урын алучыга Ютазы районы башлыгының махсус бүләге тапшырылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.
Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – катнашучы туташлар һәм ханымнар Россия гражданы булырга, Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкертләре булмаска тиешләр. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләргә бары биш җүзне яттан белү номинациясендә катнашу шарты куела.
Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең биш (26, 27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне дөрес уку тора.
Һәрбер конкурсант бары бер генә номинациядә катнаша ала.
Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсе Мәдәният йорты бинасында үткәреләчәк. Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 5 маена кадәр aisha-ustaz@rambler.ru почтасына кабул ителә.