Түбән Новгород өлкәсенең татар теле укытучысы бөтенроссия бәйгесенең финалына чыкты
0
287
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының финал өлеше булып үтте. Анда барлыгы 32 укытучы (Татарстан Республикасыннан 20 һәм Россия төбәкләреннән 12) катнашкан. Алар арасыннан алты финалист сайлап алынган һәм алар арасында Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Кутерова да бар.
Галия ханым Түбән Новгород өлкәнсен лаеклы күрсәтеп, өченче урынны алган. Ә беренче ике урынны татарстанлылар алганны исәптә тотсак, Россия төбәкләреннән булган татар укытучылары арасыннан Галия ханымны беренче дип әйтә алабыз. Бу турыда «Туган як» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шундый дәрәҗәле бәйгедә шактый зур уңышка ирешүемә мин бик шат. Конкурс катлаулы иде, башлангыч этапларны узып, Казанда да шактый тырышырга туры килде — шәһәрнең Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә дәрес бирергә, класс сәгате уздырырга, педагогик остаханә һәм мастер-класс күрсәтергә кирәк иде. Һәрберебез үзе өчен ниндидер яңа алымнар алды, тәҗрибә уртаклаштык», — дип сөйләде ул.
Финалистларны бүләкләү тантанасы шәһәрнең Ленин исемендәге мәдәният йортында узган. Җиңүчеләргә дипломнар белән бүләкләрне Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре тапшырган, иң яхшы татар теле укытучылары шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә бүләкләнгән.