Свердловск өлкәсендә Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге Татар халык иҗаты бәйгесе була
0
26
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Сведловск өлкәсенең Түбән Серга районы Әрәкәй авылында Сәрдәрия Нигъмәтова исемендәге Татар халык иҗаты XII Халыкара конкурсы була. Бәйгегә җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор коллективлар, вокал ансамбльләре, хорлар, хореография коллективлары, уен кораллары оркестрлары һәм ансамбле, драма һәм театр коллективлары чакырыла. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чара Свердловск һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне һәм Туган телләр елында өлкә Халык иҗаты сараеның төп чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Аны Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае, Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы оештыра. Конкурсның сайлап алу туры видеоматериаллар буенча үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен агымдагы елның 4 маена кадәр salavatarakaevo@mail.ru электрон адресына видеоязмага сылтама белән гариза җибәрергә кирәк. 4 майдан соң җибәрелгән гаризалар кабул ителми. Бәйгенең икенче туры агымдагы елның 22 маенда Әрәкәй милли-мәдәни комплексында беренче тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы иҗади коллективлар һәм җитәкчеләр катнашында узачак. Тулырак белешмә Вәкиллек сайтында урнаштырылган. Жюри Гран-прига лаек булучыны, һәр номинациядә лауреатларны һәм дипломантларны, махсус диплом ияләрен ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.