Түбән Камада «Ярдәм янәшә» акциясе дәвам итә
0
32
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Шәһәргә 3 000 тартма кайтарылган, аларны тарату үзәкләре эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла. Акция коронавирус инфекциясе аркасында авыр хәлдә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Бу вакыт эчендә 12 576 кеше азык-төлек җыелмасы алды, азык-төлек таратуда 250дән артык волонтер катнаша. Акциядә шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова, Түбән Кама ТЭЦ, ТАИФ-НК хезмәткәрләре, шулай ук кече бизнес вәкилләре — әйтик, «Тетрис» студиясе башкарма директоры Рамил Сафин да катнаша. Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.