Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә
0
17
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 декабрьдә, Татарстанда коры һәм уртача салкын һава булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык була.
Төнлә һава температурасы -14 градуска кадәр төшә, ә аязганда - 20 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак була.
Татарстан метеорологлары алдан әйткәнчә, республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләвен дәвам итә.