Татарстанда комбайнчылар конкурсында җиңүчеләргә 60 мең сум премия тапшырдылар
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында агымдагы елның июлендә Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «2019 елның иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2019 елгы урып-җыю эшләре барышында югары күрсәткечләргә ия булган комбайнчылар 60 мең һәм 35 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнде. Уңыш җыюда аерылып торган механизаторларга «Кама» спорт-йөзү комплексына абонементлар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика конкурсы йомгаклары буенча Илнар Хәсәнов («Нармонка» ҖЧҖ), Михаил Воронцов, Рамил Хәлиуллин, Рәис Вафин («Хәерби» ҖЧҖ), Айрат Әхмәтшин, Алексей Капитонов һәм Айнар Вәлиуллин («Сәетов»КФХ) иң яхшы комбайнчылар булган.