Медведев Татарстандагы балалар бакчаларында түләүне тикшерергә кушты
0
11
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русия мәгариф министрлыгына һәм Татарстан президентына Татарстандагы балалар бакчаларында абонент түләү күләмен тикшерергә һәм аны Русиядәге уртача дәрәҗәгә җиткерү юлларын тәкъдим итәргә кушты. Моның өчен 5 июньгә кадәр вакыт бирелде.